поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2014 Авыл

Туфан Миңнуллин авылы Олы Мәрәтхуҗа бүген нишләп ята? (ФОТО)

Гүзәл тау ягы Кама Тамагы районына аяк басканда, табигатьнең алдавыч мәле: көзнең, китәргә теләмичә, кыш белән тарткалашкан мизгеле иде.

Мондый матур якларда туып үскән кешеләрнең күңеле саф, уйлары чиста, гамәлләре изге, сүзләре үткен була торгандыр. Туфан Миңнуллин шундый иде. Бүген мин язучының туып үскән ягында. Туфан абый авыл темасына багышлаган һәр чыгышында кендек каны тамган җирен – Мәрәтхуҗасын телгә алмый калмый иде.

«Җиңел эш эзләмәде»
 
Авылга илтә торган юл башында «Олы Мәрәтхуҗа. Туфан Миңнуллинның туган авылы» дип язылган такта эленгән. Олы Мәрәтхуҗада нибарысы – 34 хуҗалык. Авылда фельдшер-акушерлык үзәге, мәдәният йорты, бер кибет эшли. Дүрт укучы бала бар.  Туфан абыйның бертуганы Өммия апа белән очрашырмын дип барган идем, юлыма очраган бер апа: «Өммия апаң монда түгел шул хәзер, әнә бу йортта туганнары яши», – дип, бер йортка төртеп күрсәтте.
 
– Бу – Туфанның әнисенең нигезе, – дип каршы алды мине Динә апа Галиева. – Ул минем иремнең туганнан туганы.
 
Аннан: «Тукта, минем сеңлем Венера күбрәк белә», – дип, шалтыратып аны чакырды. Озак көттермәде, Венера апа үзе дә килеп җитте.
 
– Мин Туфанны ирем ягыннан гына туган дип йөри идем. Сарман районы егете Дамир Гарифуллин Миңнуллиннарның нәсел шәҗәрәсен төзегәч, шул билгеле булды: мин аңа әниләр ягыннан да туган икән, – ди Венера апа. – Туфаннар гаиләдә җиде бала иде, Туфан – икенчесе. Ул кечкенәдән мәзәкчән, телгә оста булды. Безнең яшь аермабыз – алты ел, апа белән бер яшь. Шигырьләр яза, аларны урындыкка менеп басып сөйли иде. Сугышып, әтәчләнеп йөргәнен хәтерләмим. Мәктәптә дә тырыш укучы булды. Сыйныфташлары өй эшләрен аннан күчерде.
 
Буласының бишектән үк билгеле. Мәктәпне тәмамлагач, Туфан абый Кариле авылы сельпосында – хисапчы, аннан авыл кибетендә сатучы булып эшли. Чирәм җирләрне күтәрү эшләре башлангач, Казахстанга китә.
 
Сүз йомгагы тәгәри дә тәгәри. Әкренләп Туфан абыйның Мәскәүгә укырга китү көннәренә дә барып җиттек.
 
– Дания исемле авылдаш апа «Татваленка»да эшли иде. Ул вакытта төрле оешмалар концерт-театрларга билетлар сата. Дания апа да шул эш белән шөгыльләнә. Щепкин театр училищесына кабул итү башланганын да Туфанга ул әйтә, – дип, хатирәләрен яңарта Венера апа. – 1962 елда бер төркем щепкинчылар укуларын тәмамлап кайтты. Бу вакытта инде Туфан Нәҗибәгә өйләнгән иде. Ватунин урамындагы ике катлы агач йорттан яшь артистларга бүлмә бирделәр.
 
Туфан бервакытта да җиңел эш эзләмәде. Хәтта авылдан җибәргән бәрәңгене дә алырга чана тартып килә иде ул. «Нигә болай җәфаланып йөрисең? Такси чакырт», – дигәч: «Мин акча жәлләмим. Кеше шуны җәй буе үстергән, яңгырда, пычракта алган, мин шул бәрәңгене сатып алып кайтыйммыни?» – дип җавап бирә иде.
 
Геройлары – авылдашлары
 
Чирек гомерләрен Казанда уздыргач, әңгәмәдәшем Динә апа тормыш иптәше Мансур абый белән 1991 елда авылга күченеп кайта. Менә шул көннән соң Туфан абыйның да йөрәге «авыл» дип ярсыбрак тибә башлый.
 
– Ул елны яз бик салкын килде. Райондагы «Гипс руднигы» дигән җирдә аның дачасы бар иде. Туфан шунда кайтып йөрде. 1 май көнне апаларга килеп керде ул. Өстендә «кожан», башында бүрек. Җизнигә: «Мин синең янга зур йомыш белән килдем. Авылга йорт саласым килә. Нинди киңәш бирерсез икән?» – ди. Без аны хупладык, тәкъдимен күтәреп алдык. Ничә еллар авыл белән шәһәр арасында бәргәләнүен беләбез ләбаса! – ди Венера апа, хәтер йомгагын сүтеп.
 
Менә шуннан авылда йорт салу эшләре башлана. Арча районыннан берьяклы өй алып кайтып күтәрәләр. Туган йорты кая киткән соң диярсез? Туып үскән нигезен ул, балалар күрше авылга йөреп укымасыннар дип, башлангыч мәктәп итеп биргән була. Җиде бала тәгәрәшеп үскәндә, ике яклы агач йорт була ул. Әмма, балалар үсә-үсә, өй дә картая. Туфан абый кирпеч юнәтә, ә төзүче булып эшләүче олы абыйсы йортның начар ягын сүтеп, кирпеч белән өеп куя. Мәктәп әнә шул бинада урын ала. Туфан абыйның 60 яшьлегенә дуслары тагын бер йорт бүләк итәләр. Соңгы елларда язучы шунда кайтып йөри. Элек салганы инде шактый искергән була.
 
– Авылда кайтып керер нигезе булгач, Туфан айлар буе авылда яши иде. Бакчасына төрле агач, куаклар утыртты, бакча тутырып, яшелчәсен үстерде. Өй янына күл дә ясатты хәтта. Бервакыт Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Мәгъсум Хуҗин, Газинур Морат мунча салырга кайттылар. Туфанның дуслары күп иде. Бергә-бергә ял итәргә, мунча керергә дә бирегә җыелалар иде, – ди Венера апа.
 
Туфан Миңнуллин әсәрләрендәге персонажлар да уйдырма геройлар түгел. Мәсәлән, «Әлдермештән Әлмәндәр»нең төп героен ул авылдашы Гыйльметдин бабай холык-фигылендә, эш-гамәлендә күргән. Өммия – язучының үз апасы. «Минһаҗ маҗаралары» да хыялый хикәяләр түгел. Авылда Минһаҗ исемле  фантазиягә бай бабай гомер иткән. Гомумән, халык белән, авылдашлары белән бер сулышта сулаганга микән, аның барлык әсәрләре дә табигый, җырлап тора бит. Ул кемнең авызыннан нинди канатлы сүз, афоризм ишетеп алган – шуны куен дәфтәренә төшерә барган. Ә алар, үз чиратында, аның иҗат җимешләрен бизәгән.
 
– Ирем үлгәч, алты ел әни белән яшәдем. Ул да җор телле, мәзәкчән кеше иде. Туфан озаграк кайтмый торса: «Кайтмавың озакка ките, Туфан, энергиям бетте. Мин синнән энергия алам бит», – дия иде. Бервакыт абыйның улы, китәр алдыннан әни белән саубуллашканда: «Короче, бабушка, ты жди меня и я вернусь», – ди. Әле дә хәтеремдә, Туфан эче катканчы көлде шуннан. Аннары тиз генә куен дәфтәренә теркәп куйды. «Җанкисәккәем»ә керткән бит шуны! – дип көлә әңгәмәдәшем.
 
«Утырмасаң, тотын, күңелсез хәбәр әйтәм...»
 
Туфан абый авылга йорт салган елларында ук кан басымы күтәрелүдән җәфа чигә. 250гә кадәр күтәрелгән кан басымын авыл фельдшеры венасыннан кан алып кына төшерә хәтта берьюлы. Инде 2010 елда ук йөрәгенә операция ясатырга кушалар үзенә. Әмма...
 
– Гел хәбәрләшеп тордык, – дип дәвам итә Венера апа әңгәмәне. – Соңгы сөйләшүдә: «Яңа фатирга күчендек, тиздән сине кунакка кайтып алам», – диде. Нагорный бистәсенә йорт салгач, авылдагы йортын «Иҗат йорты» итү эшләре белән чабулап йөрде. 28 апрельдә дә кайтып киткән, минем янга сугылмады. Юкса, кайткач, керми киткәне юк иде. Үлем үкенечсез булмый, диләр бит. 1 май көнне верандада шифоньердан иске газеталар табып алдым. Карый-карый, Туфанның бер мәкаләсенә тап булдым. «Хәлен дә белим, газета турында да әйтим әле», – дип, телефон трубкасына үрелүем булды, хәлем китте, кан басымым күтәрелгән. Калганын хәтерләмим, аңымны җуйганмын. Сөйләшмичә калдык. Гомердә дә кан басымым күтәрелгәне юк иде. Икенче көнне апаның кызы, шалтыратып: «Утырмасаң, тотын, күңелсез хәбәр әйтәм: Туфан абый вафат», – диде. Шул хәбәрне ишеткәч, кояшым сүнгән кебек булды, – ди Венера апа, күз яшьләре аша.
 
Ул авылныкы гына түгел, бөтен халыкныкы, хөкүмәт кешесе дә, дип, Туфан абыйны Казанда җирлиләр.
 
Туфан абыйның эш-гамәлләрен сөйләп бетерерлек түгел. Туганнары булган өчен генә буш мактану түгел бу. Аның милләт өчен янып йөргәнен, оптимизациягә каршы чыгуын, авылларны саклау өчен җан атканын барыбыз да яхшы белә. Туган авылы өчен дә куйган хезмәтләре бихисап икән: ул Олы Салтыкка мәктәп салдыру, юлларны рәтләтү, ут баганаларын алыштырту, күпер ясату эшләрендә актив катнашкан; газ кертү өчен күп тир түккән. Бу әле ул өлгергән эшләрнең кайберләре генә.
 
Нигез
 
Авылга кергәч, урам башында янган йортка төртелүем турында әйтеп узган идем. Күңелем юкка гына сизенмәгән! Бу – Туфан абыйның урамы, ә янган йорт туган нигезе икән.
 
Танышларым белән бирегә кабат килдек. Быел июль аенда Туфан абыйның төп нигезенә – 20  ел мәктәп вазифасын башкарган йортка, «кызыл әтәч» куна. Балалар шуклыгы, диләр.
 
Йорт тирәсен күргәч, аһ иттем. Зәңгәргә буялган рәшәткәләр ауган, янгын теле ялмаган барлык нәрсәне ишегалды уртасына өеп куйганнар, бина тулы да кара күмер. Бушлык. Күңелсез.
 
Олы Мәрәтхуҗа авылы Олы Салтык авыл җирлегенә керә.
 
– Мәктәп бинасы янганда, янындагы йортка да зыян килгән иде. Аның түбәсе алыштырылды, янкормасына да ремонт кирәк. Хакимият башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин белән элемтәдә торабыз. Аның да, безнең дә җан әрни. Кыш җиткәнче, авыл халкы белән өмә ясап, йортның тирә-юнен җыештырып, матурлап куярбыз, – диде авыл җирлеге рәисе Хәлим Ибәтов.
 
Музейга – рөхсәт алып
 
Туфан Миңнуллинның район үзәгендә музей-йорты бар. Килгән-килгән анда да сугылырга булдым. Директор Рәзимә Нәҗмиева Казанга киткән иде.  «Күреп, карап кына чыгам», – дигәч тә, аннан рөхсәт алуны кирәк таптылар. Тәртибе шулайдыр, күрәсең. Туган якны өйрәнү музееның баш саклаучы хезмәткәре Лилия Гомәрова йорт белән таныштырды.
 
– Туфан абый үзе дә бирегә кайтып йөрде. Бу йорт иҗат йорты дип планлаштырылган була. Менә бу китапларны, портретларын үзе бүләк итте, – диде ул, диварга ымлап. – Бинаның беренче каты музей формасында ясалып, икенче катында ул иҗат эше белән шөгыльләнергә, очрашулар уздырырга тиеш иде. Өлгерми калды.
 
Музей-йортта мәшһүр язучының шәхси әйберләре (карават, өстәл, кием-салым) белән бергә төрле елда төшкән фотолар, кулъязма һәм бер ел эшләп, пастасы беткән ручкаларына кадәр саклана. Ә ишегалдында авыл ихатасын хәтерләткән ат арбасы һәм чанасына кадәр бар.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5

Автор фотолары.

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»