|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2014 Дин
Өлкән сыйныфларга – ярый, башлангычларга – юкБеренче ноябрьдән Мәскәүнең Пирогов исемендәге Россия медицина университетында милли һәм дини хасиятне аңлатучы яулык бәйләгән кызларны укырга кертми башларга җыенганнар иде. Шөкер, университет ректоры Андрей Камкин белән Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббасов очрашып сөйләшкәч килешүгә ирешелгән. Ректорның әлеге җәһәттәге боерыгы пәйда булгач: “Ректор чыгарган боерык Россия белән ислам илләре арасындагы мөнәсәбәткә зыян китермәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Мондый тыюлар ислам илләрендә Россиянең абруен төшерәчәк. Бу беркемгә дә кирәк түгел һәм безнең файдага булмаячак. Әлеге гамәл Россия Конституциясенә каршы килә”, – дип белдергән иде Рушан хәзрәт. Медицина учреждениесе студентларын бер төсле киендерү зарурлыгы бар, дип аңлаткан иде әлеге боерыкны чыгару сәбәбен ректор. “Дини таләпләрне үтәү тиешлеген кире какмыйм, әмма дин кушканча киенү нәтиҗәсендә килеп чыккан аерма мөмкин кадәр азрак булсын иде”, – дигән ул очрашу вакытында. Шул ук вакытта ректор, Шәрекътәге кебек булмаса да, яулык туташларның чәчен һәм муенын капларга тиеш, дигән таләп белән килешкән. Гаҗәп түгел, әлеге хәл башкаладагы байтак мөселманның ачуын кабарткан иде. Бу уңайдан актив яшьләребез 27 октябрьдән башлап медуниверситет капкасы янында бер кешелек пикетлар оештыра башлады. Россия ислам институты ректоры Дамир Хәйретдинов үз чиратында, медуниверситетта укучы туташларыбыз тыюлары хак булса, белем алуны дәвам иттерә алмабыз дип борчыла, диеп белдергән иде. Менә уртак фикер табылган, күпмедер чигенүләр бәрабәренә булса да, медуниверситетта яулыкны саклап калуга ирештек, диләр Россия Мөфтиләр шурасында.
Газетабызның алдагы саннарында Мордовия мәктәпләрендә дә бу җәһәттә ыгы-зыгы килеп чыгуын, яңа уку елы башыннан уку йортларында яулык бәйләп йөрүне тыюларын хәбәр иткән иде. Ата-аналар, мондый хәл балаларыбызның хокукын чикләү була, дип мәгариф түрәләре белән дә сөйләшеп караганнар, Россия Мөфтиләр шурасына, Россия Үзәк Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә хәл ителмәгәч, республика хөкүмәтенең карарын Мордовия Югары судына бирде. Тик Югары суд карарны үз көчендә калдырды, укучы киемнәренә булган таләпне законлы дип тапты. Шушы хәлдән соң ата-аналар Россия Югары судына мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Ни гаҗәп, мәктәп җитәкчеләренең байтагы ир бала белән кыз бала арасындагы аерманы күрергә-белергә теләми, элгәреләребезнең гореф-гадәтләре кушканча тәрбия бирергә кирәклеген оныта.
Аллага шөкер, Мордовиядә дә уңай үзгәрешләр бар. “Мордовия Мәгариф министрлыгы түрәләре белән сөйләштем. Ниһаять, килешүгә ирешкәннәр. Туташларыбыз яулыгын салмаячак. Бердәм милли мәктәп формасы булдырсагыз иде, дип сорадылар. Дөрес, башлангыч сыйныфларда укучы кыз балаларга гына яулык бәйләргә киңәш ителми. Инде өлкән сыйныфларда саклап калуны без җиңүгә саныйбыз. Билгеле, баштанаяк чорналып йөрү турында сүз бармый. Милли-дини традицияләребезгә тугрылык саклап яшәүне кайгыртабыз“, – дип аңлатма бирде безгә Россия Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина.
Безнең җирлектә, Идел-Урал буйларында беркайчан да нәфис затларыбыз хиҗаб киеп йөрмәгән. Шунысы да бар: ислам галимнәре арасында, яулыкмы, белем алумы, дигән шарт-таләп куелган сурәттә гыйлемне беренче урынга куегыз, дип фәтва бирүче галимнәр дә шактый. Аерым алганда, мөселман иле саналучы Төркиядәге дөньяви мәктәпләрдә укучы кыз балаларга, шул исәптән дөньяви вуз студентларына да яулык бәйләп йөрергә рөхсәт ителми. Әлбәттә, шау-шу күтәрмичә генә, мәктәп җитәкчеләре һәм ата-аналар комитеты уртага салып хәл итә торган мәсьәлә бу.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|