|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2014 Хатлар
Укытучы һөнәрем"Матбугат.ру" укучылары иҗатыннан Уку бетте, мин һөнәрле булдым,
Тоттырдылар диплом кулыма.
Зур теләкләр теләп озата чыкты әнием,
Озын юлга – хезмәт юлыма.
...Укучылар каршы алды басып,
Ничаклы күз төбәлгән миңа.
Каушамаска тырышып, сер бирмичә,
“Утырыгыз”- дидем аларга.
Тыйнак булды микән укучылар,
Әллә үзем булдым кырысрак.
Тәртибеннән һич тә зарланмадым,
Белемнәре булсын ныграк.
Һәр баланың уңай билгесенә,
Сөенәсең ихлас күңелдән.
Бәйгедә берәрсе җиңү алса,
Төшермисең аны телеңнән.
Балаң укымый, - дип, зарланышып,
Борчыйбыз кайчакта ананы.
Ул гаепле түгел, ачуланмыйк,
Замана үзгәртә баланы.
Без өйрәндек Ленин әсәрләрен,
Заманы шуны таләп итте.
Ә балалар хәзер компьютерны,
Контактны теләп үз итте.
Кирәк булса сиңа язма эш,
Яки мәсьәлә чишелеше,
Я, мәсәлән, берәр мәгълүмат
Җитә моңа бары бер минут.
Интернетка бас белеп кенә,
Килә дә чыга көлеп кенә .
Бу бит чын галәмәт, могҗиза,
Үзгәрешкә мин дә бик риза.
Кайбер укучыларым – “коллега”
Очрашабыз семинарларда.
Бүгенге укучыларым кебек,
Якын алар миңа бары да.
Күпме еллар үткән хезмәт юлым,
Ә дипломым хәзер дә яңа.
Саекмаган белем чишмәсе дә,
Яшем генә олыгая бара.
Екатерина ВАРАКСИНА
1 нче мәктәп, Питрәч
--- |
Иң күп укылган
|