|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2014 Җәмгыять
Безгә Хэллоуин кирәкме? (Сораштыру)31 октябрьдә Көнбатыш илләрендә, зурлап, Хэллоуин бәйрәмен уздыралар. Ирландия һәм Шотландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара. Шулай да күпләр Хэллоуин дигән “кабак бәйрәме”н кабул итеп бетерә алмый. Берәүләр аны Көнбатыш мәдәниятен кабатлау дип санаса, икенче берәүләр Хэллоуинны Аллаһы Тәгалә урынына шайтанга табындырган “пәри туе” буларак кабул итә. Ничек уйлыйсыз: безгә Хэллоуин кебек бәйрәмнәр кирәкме? Рөстәм НИГЪМӘТУЛЛИН, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:
– Һәр бәйрәм нинди дә булса традицияләргә нигезләнә, йә булмаса дәүләт тарафыннан билгеләнә. Хэллоуинда исә мөселманнарның да, православие дине вәкилләренең дә традицияләре сизелми. Ул дәүләт бәйрәме дә, безнең җирлектә барлыкка килгән тарихи бәйрәм дә түгел. Шуңа күрә бездә Хэллоуинны билгеләп узуны кирәк тапмыйм.
Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы:
– Мин бу бәйрәмгә каршы. Үз традицияләребез белән бәйле, безгә бик якын булган милли бәйрәмнәребез бар. Дөнья күләмендә билгеләп уздырылган Хэллоуин кебек бәйрәм ярдәмендә без үзебезгә хас булмаган ниндидер яңа мәдәният кертергә җыенабыз. Бу ниндидер җыелма, ясалма субкультуралар барлыкка китермәсме икән дигән шик бар. Яшьләр дә үзебезнең бәйрәмнәрдән ләззәт тапмыйча, читтән кергәннәренә өстенлек бирә бит.
Резеда Шәрәфиева, җырчы:
– Кемнеңдер юньсез бәйрәме булган Хэллоуинның бездә бәйрәм ителүенә каршы мин. Үзебезнең милли бәйрәмнәргә җитми инде. Яшьләр дә, җен-пәри булып киенеп, әллә нинди мәгънәсез чараларда күңел ачып йөргәнче, күбрәк үзебезнең бәйрәмнәрне билгеләп узсыннар иде.
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
– Дин, гомумән, сихерче, албасты, шайтан, җен-пәриләргә каршы. Бер яктан караганда, Хэллоуин сихерчелек белән дә шөгыльләнү түгел, ул чын җен-пәриләрне дә җыеп ятмый. Тик әлеге тискәре затларга атап уздырылган бу бәйрәм, тора-бара сихерче, җен-пәриләрнең тормышыбызда популярлашып китеп, кешеләрнең аларга уңай карый башлавына китерергә мөмкин. Шуңа күрә дин бу бәйрәмгә каршы. Тагын бер әйбергә игътибар иткәнем бар. Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясендә ел саен балалар өчен бәйрәм тамашалары оештырыла. Анда Кыш бабайның дуслары арасында шайтан да бар. Димәк, шайтан кешенең дә дусты булып чыга. Мондый чараларны оештырганда рухи кыйммәтләргә дә игътибар итсеннәр иде.
Дамир Бәдриев, “Шәһри Казан” газетасы журналисты:
– Хэллоуин – кеше аптыраганлыктан уйлап табылган әйбер ул. Җен-пәриләрне Тукай да, Мөхәммәд пәйгамбәр дә сүккән. Ул – кешене азындыру, котырту дигән сүз. Дөнья болай да тыныч түгел. Шуңа өстәп тагын ниндидер шаукымнар да күзәтелә. Хэллоуин да шуларның берсе. Шул шаукым белән яшьләргә конфет дип наркотигын да таратырга мөмкиннәр. Бу бәйрәм, гадәттә, эчүгә корылган була. Аек кеше алай акылдан язган сыман юләрләнеп йөри алмый. Хэллоуин психиканы да боза. Ниндидер җен-пәридән түгел, Ходайдан, ата-ана сүзеннән куркырга кирәк. Әлеге чараны оештыручыларны штрафка тарта башласыннар иде.
Регина ӘХМӘТОВА, КФУ студенты:
– Миңа төрле илләрнең, халыкларның бәйрәмнәре кызык. Алар аркылы милләт һәм аларның гореф-гадәтләре белән якыннан танышасың. Әйтик, Хэллоуин бәйрәмендә без инглизчә генә сөйләшәбез. Чит мәдәният үрнәге булса да, аңа татарча эчтәлек тә кертергә мөмкин. Мәсәлән, шул ук кабакны татар егете яки Шүрәлегә охшатып ясап була. Кызык бит!
|
Иң күп укылган
|