поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2014 Дин

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Өчкүл мәчете 25 еллыгын билгели

31 октябрьдә Т.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Өчкүл мәчете үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан без авыл имамы Таһир хәзрәт ӘББӘСОВ (фотода) белән әңгәмә корып кайттык. Әлбәттә, сүзебез күбрәк үзгәртеп кору җилләренең беренче дулкынында барлыкка килгән Аллаһы йорты турында булды, бу изге эшнең нигезендә торучыларны олы хөрмәт белән искә алдык, әмма әңгәмәне Таһир хәзрәттән башладык.

- Таһир абый, Сез ничегрәк мулла булып киттегез соң?

- Олы ихтирамга лаек булган хөрмәтле муллабыз Хәмзә хәзрәт Абдулкадеров, шундый ук зур абруйга лаек булган азанчыбыз Нурулла Невмянов динебезгә кайту өлкәсендә чиксез һәм кыйммәтсез игелекле зур эшләр башкарып фани дөньяны ташлаганнан соң, муллалыкка минем кандидатурам калкып чыкты. Әлбәттә, тиз генә ризалыгымны бирмәдем, бигрәк җаваплы вазифа бит, бераз курыктым. Мәетләрне озатырга Пашаттан Марат хәзрәт йөрде, Яндавишчадан Әнәс хәзрәт тә килгәләде. Менә алар күндерделәр дә инде. Шулай итеп, 2010 елдан имамлык вазифасына керештем, ә 2011 елда Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин үзе мине “указлы мулла” итте, авылдашым һәм адашым азанчы Таһир Хөсәинов белән икебезгә дә “Рухи бердәмлек өчен” дигән медальләр тапшырды. Аллага шөкер, авылдашларым бу яңалыкны җылы кабул иттеләр. Үзем дә нык тырышам, дини белемемне үстерү өстендә даими шөгыльләнәм.

- Таһир абый, әйдәгез әле узган гасырга, моннан 20-30 елларга артка кайтыйк, хәтер йомгакларын сүтә башлыйк.

- Миңа калса, 19 гасырдан башласак дөрес булыр. Чөнки дини тормыш Өчкүлдә нәкъ шул гасырның икенче яртысында зур үсеш кичерә, мәчеттә ике мәхәллә була. 1862 елда имамлыкны Амин (Алим) Динмөхәммәтов үти. Мәхәлләләрдә рәисләр булып Шәрәфетдин Сәйфетдинов белән Ризван Кәмбәров торалар. 1870 елларда Өчкүл халкының рухи ихтыяҗларын Ризван Кәмбәровның уллары – Юсыйп белән Юныйс канәгатьләндереп киләләр. Алар авыл мәчетен 1901 елда үзгәртеп коралар, дини мәктәпне тиешле дәрәҗәдә тоталар. Беренче дөнья сугышы елларында Россия армиясенә булышалар: акча җыялар, икмәк озаталар һәм башкасы.

Әлбәттә, авылда дини тормышта тирән эз калдырган руханиларыбызның барысын да әйтеп бетерерлек түгел, әмма ХХ гасырга күчкәндә, Мөхәммәтҗан Ибраһимовны билгеләп үтәргә кирәк.

Ул мәдрәсә тәмамлап Россия армиясендә 5 ел хезмәт итә. Беренче дөнья сугышында катнаша, 1917 елга кадәр хәрби хәрәкәтләрдә була, тән җәрәхәтләре алып, ефрейтор дәрәҗәсендә авылга кайта. Әмма дини йолалар үтәгәне өчен ул 1934 елда кулга алына һәм 1942 елда гына иреккә чыгарылып, яңадан имамлык вазифасын үти башлый, әмма эзәрлекләүләр дәвам итә...

Анардан кала тагын Осман Әйбәтуллинны һәм Халим Сөләй-мановны искә алырга кирәк. Соңгысы хәтта 1983 елга кадәр авылдашларыбызның дин юлындагы рухи ихтыяҗларын канә-гатьләндереп килде. Нәкъ шул елларда авылда яңа мәчет төзү фикере туды. Аны сугыштан аяксыз кайткан Хәсән Җәфәров күтәреп чыкты һәм икенче абруйлы авылдашыбыз Хәмзә Абдулкадеров бу эштә аңа теләктәшлек белдерде, зур ярдәм күрсәтте. Әйтергә кирәк, бу чакта Хәмзә хәзрәт авылда имам вазифасында иде инде.

1989 елда Өчкүлдә “двадцатка” оеша һәм ул районның башкарма комитетына яңа мәчет төзү турында язма мөрәҗәгать белән чыга. Аны район түрәләренә Хәсән Җәфәров тапшыра. Рәсми рөхсәт көтмичә, авылда мәчет төзер өчен акча җыю эшләре башланып китә, аеруча Мәскәүдә яшәүче өчкүллеләр бу хәйрия акциясенә зур өлеш кертә. Хәмзә хәзрәт, ике дә уйлап тормыйча, беренче җыелган акчаларга Пильна районыннан ике бура кайтарта һәм Татар Моклокасы балтачылары мәчет төзү эшенә керешә.

- Таһир абый, мәчетне рәсми рөхсәтсез бастырдыгызмыни?


- Әйе, шулай булып чыга инде. Бу мәсьәлә буенча Хәмзә хәзрәтне районга чакырталар, аңлатма сорыйлар. Ул чакта безнең район белән бүгенге өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов җитәкчелек итә иде, ә бүгенге Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов Өчкүл колхозы рәисе иде. Аллаһының рәхмәте белән, Халит Мөхәммәт улы һәм Алексей Иванович яхшы танышлар булып чыктылар, икәү бергә армия сафларында хезмәт иткәннәр икән. Халитның тырышлыгы һәм үтенече буенча мәчетне төзү туктатылмады, киресенчә, Алексей Морозов курыкмыйча бюрократик киртәләрне хәл итәргә булышты. Шул ук елның 22 октябрендә Өчкүлдә мәчет үзенең ишекләрен ачты.

- Ә рөхсәт?


- 1990 елның августында Хәмзә хәзрәт Уфага барды һәм бөтен кирәкле документларны алып кайтты. Өчкүл мәхәлләсенең СССР мөселманнарының Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәтендә 292 нче номер белән теркәлү узганы турындагы справка әлегәчә сак-лана булса кирәк. Шунда Хәмзә хәзрәткә Тәлгат Таҗетдин имамлык таныклыгы да тапшыра. Ә Халит Әхмәтҗанов дини җәмгыятебезнең рәисе була.

Мәчетебезне төзекләндерүдә Абдулла Хәйруллин, Хәмзә Хәйретдинов һәм Әхмәт белән Хаммәт Сөләймановлар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Аның территориясен тәртипкә китерүдә, чисталыкны саклауда Заһир Ситдиков нык булышты. Кабатлап әйтсәм дә артык булмас, мәчетебезне кыска вакыт эчендә бастырып куюда Алексей Иванович Морозовның һәм Халит Мөхәммәт улы Сөләймановның ярдәмнәре аеруча зур булды. Ә бүген мәчеткә Ринат Фатехов булышып тора.

- Таһир абый, булачак бәйрәм турында да берәр сүз әйтсәгез иде?


- Мәчетебезнең 25 еллык тантанасын 31 октябрьгә билгеләдек. 12.00 сәгатькә мәчеткә җыелачакбыз. Мин кереш сүз тотармын дип исәплим. Шунда олы кунаклар да үзләренең котлау-теләкләрен ирештерер дип беләм. Аннары җомга намазын укырбыз һәм клубта төзелгән табын артында бәйрәм дәвам итәр. Кунакларны Казан артистлары үзләренең җыр-моңнары белән сөендереп торыр.

Советлар Союзында үзгәреш җилләре исә башлагач ук, өчкүллеләр беренчеләрдән булып мәчет бастырдылар һәм бу бөтен авылым халкы казанышы.

- Таһир абый, киләчәк бәйрәмегез мөбарәк булып үтсен. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.


 



Өчкүл мәчетендә Ураза гаете. 2014 ел

 


О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»