поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2014 Җәмгыять

«Лайк» куйган бар ла ул...

Мин кайчакта, бүген татар теленә «үз татарларымыз» тарафыннан ихтирам нишләп бик аз икән, дип уйлыйм да үзебезнең авылны искә төшерәм. Без үскән авыллардан ук киләдер, күрәсең, ул үз телеңә түбәнсетеп карау.

Бездән ерак түгел Алтунино дигән чеп‑чи урыс авылы бар иде. Бар иде дип язам, чөнки Самара өлкәсенә кергән әлеге авылда, калса, ике йорт калды бугай, таралды. Сәбәпләре төрледер, әлбәттә, тик иң беренчесе – урысның русчаны яхшы белеп, авыр авыл тормышыннан калага таюыдыр, мөгаен. Хәер, сүз аның турында түгел. Интернетта бераз утыргач хәтердә калыккан бер‑
ике истәлек белән генә уртаклашасым килә. Авылдашларның исемнәрен үзгәртеп язам инде.

...Шәһит абый урамда вата-җимерә русча сөйләшеп йөрергә маташкан малаен бастырып сүгә икән бервакыт:

– Нигә тел бозасың, малай актыгы (бездә бу урында катырак сүз кулланалар), нигә татарча гына сөйләшмисең? Ул бит синең туган телең, бабайлардан килгән тел.

– Хи, – дигән малае, – әнә Харастин абзый, энем, син русча сөйләш. Татарча белеп кенә, Алтунга менеп, тозлы кәбестә дә сатып алып кайта алмассың, дип әйтте.

Шәһит абзый бераз уйланып утырган да: «И то правда», – дип куйган диләр иде.

...Әни кибеттә эшләде минем. Русчасы бик чамалы. Әби моңа: «Карамалка ягы мукшыларыннан (алары да күрше авыл, аралашып яши торган халык) сора әле, сатып алырга берничә саулык бәрән алып килсеннәр, аларда сарык эре була, нәселгә кирәк», – дигән.

– Торам шулай кибеттә, – ди әни. – Керделәр бит карамалканыкылар. Анатолий дигән абзыйны таныйм да. Сорыйм хәзер шуңардан: «Дядя Анатолий, мама сказала купить у вас барана», – дим. Ну, бәрән сүзенең русча баран икәнен чамалыйм бит инде. «Какого барана? – дип гаҗәпләнә теге. – Большого что-ли? Резать будете?» «Нет, не барана, овца надо», – дим. «Подожди, вам кого привести: барана или овцу?» – дип аптырый Анатолий. Саулык бәрәнне ничек аңлатырга дип озак кына азаплангач, башка килде бит: «Нам надо молодую жену баранина», – дим. Шау‑гөр көлделәр инде. «Так вам ярку что ли надо?» «Да, да», – дим, инде аңлата алганыма шатланып.

Әти дә, әни дә минем рус телен яхшы белүемне таләп иттеләр. Шул ук «Алтун кәбестәсе» дә, «Молодая жена баранина» да сәбәпче булгандыр инде моңа. Бишенче сыйныфка мин урыс мәктәбенә укырга киттем. Баштарак авыррак булды, аннан күнегелде. Укытучылар безне тәнәфестә татарча сөйләшкән өчен дә тотып әрлиләр иде. Тик өйдә гел татар китаплары булды, минем балалар да татарча яхшы белеп үстеләр. Мәктәпне тәмамлап, озак еллар үткәч, безне тәнәфестә татарча сөйләшкән өчен әрләгән бер укытучы апаның остабикә булып йөрүен белдем. Нишләтәсең, заман үзгәрә, шартлар үзгәрә, кеше үзгәрә...

Мин татар телен, туган телемне шул урыс мәктәбендә укыганда гына ныгытып ярата башладым бугай.

...Интернетта төрле челтәрләрдәге ленталарны актарып утырам. Әй Ходаем, без чыннан да, шундый миңгерәүме, әллә кыланабыз гынамы соң? Милләт... Тел... Үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз фәлсәфәсе булмаган милләтне җирдә берәрсе аерым көч, аерым халык итеп кабул итәме соң? Ярый инде, кайберәүләр кебек катлаудан ясалган халык яисә, гомумән, тамырсыз булсак. Тик меңнәрчә еллык тамырлы тел, дистә меңнәрчә елларлык ҮЗ фәлсәфәбез бар. Бу җирләргә законлы хокукыбыз бар. Шуны күрмибезме? Ояла белүне оныттыкмы? Үзләрен «татар милләтчесе» дип атаган бәндәләр оялмыймы бүгенге татарга семит идеологиясе тагып, аны коллыкка өндәп, ялганга уралып ятудан? Зират коймасы тотылмаган, мәктәпсез, мәдәният йортсыз, караучысыз карчыклар белән тулы авылда хан сараедай мәчетләр салып, татар мәктәпләрен бетерәләр, дип ятудан оялмыйбызмы? Интернетта «Камитит па засчите татарскага языку» дигән төркемнәр оештырып, татар телен урысча яклап ятучылар оялмыймы? «Татарны танытырга кирәк» дигән булып, яза белгән хәлдә дә урысча язып ятучы, урыс телле сайтларда «заметкалар» язучы функционер «милли кадрлар» оялмыймы? Хәер, оялмыйдыр. Аларга синең милләтең кирәкмени? Аларга ашарга, яшәргә, танылырга, «лайк» алырга кирәк. Инглиз, гарәп, урыс телләрен белеп тә, татарча өйрәнергә «вакыты булмаган» күселәр, интернетта урысча чүбек чәйнәп, татарны яклап яткан булып кыланучылар татар түгел бугай алар.

Татар ҮЗ телендә язганда, сөйләшкәндә, уйлаганда, ҮЗ ТАТАР йолаларын саклаганда, ҮЗ бәйрәмнәрен бәйрәм иткәндә, ҮЗ фәлсәфәсе белән башкалар алдына чыга алганда гына татар, милләт ич ул. Әлбәттә, бу хәлләрнең, мин шул «Татарча гына белеп, Алтун урысыннан тозлы кәбестә дә сатып ала алмыйсың» дигән заманнарда ук тамырланганын аңлыйм. Тик кәбестәне без бүген үзебез дә яхшы үстерәбез, тозлыйбыз да. Ә менә психологиябез һаман шул чорныкы кебек бугай. Бигрәк тә интернетта. Башкача булса, үзем шәхси белгән бер татар кызы миңа: «Пастав пажалысты лайк на мою фотку», – дип язмас иде. Куя алам мин лайкны, куйгалаган бар, кем әйтмешли. Ну бит. 


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»