|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2014 Шоу-бизнес
XV “Татар Җыры” фестивале: Кайчан? Кайда? Кем белән? (ФОТО)Кунакчыл Казаныбызда ел вакыйгасы - 20 декабрьдә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәге сәхнәсендә XV “Татар Җыры” фестивале! Әйе, быел фестивальнең юбилей елы. Әлеге чара Казан өчен генә түгел, ә күрше республикалардагы, хәтта Россия күләмендәге иҗат дөньясында кайнаучылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм, тантана. Чөнки Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә татар эстрадасына, моңлы җырларыбызга мөкиббән тамашачы җыела. Аларны башкалабызга татар җыры тарта, барысын да фестиваль, музыка берләштерә. Әйтергә кирәк: тәүге башлангычыннан ук “Татар Җыры” фестивале мондый чараның заманча татар эстрадасы үсеше өчен бик мөһим булуын күрсәтте.
“Быел эстрада җырын яратучылар фестивальнең унбиш еллык тарихында хит булып, бүгенгәчә халык тарафыннан яратып тыңланган җырлар урын алачак. Күңелле көтелмәгән бүләкләр әзерлщнщ. Тамашачылар искитмәле чыгышларны күрәчәк, күз явын алырлык, үзенчәлекле сәхнә бизәлеше - бары иң яхшылары гына елга бер генә тапкыр “Татар Җыры” фестивале сәхнәсендә булыр дип көтелә!” – дип ышандыра быелгы фестиваленең режиссеры - “Шум” бию театрының сәнгать җитәкчесе Ирина Алешина (югарыдагы фотода).
Ирина моңарчы “Барс-Медиа” инновацион-эшлекле үзәге белән бию төркеме җитәкчесе буларак шактый хезмәттәшлек алып барган. “Барс”лылар оештырган күп кенә концерт-тамашаларда җырчыларның чыгышларын бию белән баетучы, бизәүче ул.
Фестиваль концертының кайбер серләрен белер өчен Ирина ханым белән әңгәмә кордык.
- Ирина, Сез беренче тапкыр «Татар Җыры» фестивалендә режиссер буларак чыгыш ясыйсыз. Сайлап алу ничек булды: үзегезне тәкъдим иттегезме? Әллә инде фестивальне ошетыручыларга сез башкарып чыккан проектлар мәгълүм идеме?
- Быелгы фестивальнең режиссеры булып билгеләнүемнең сәбәбе “Татар Җыры-2013”тә мин куйган номерларның оештыручыларга охшавыннан дип аңлыйм.
Шулай ук “Барс-Медиа” үзәге хезмәткәрләренә мин режиссер булган башка чараларга да күзәтү ясаган.
“Татар Җыры”нда эшләү мөмкинлеге - минем өчен бик сөенечле вакыйга булды. Эстрада сәнгатенең иң дәрәҗәле, иң модалы проетында күптән эшлисем килгән иде. Әлеге фестивальне тормышка ашыру вакытны күп алса да, бу иҗади процесс миңа бик нык ошый.
- Җырчыларга бию кую өчен татар эстрадасына гашыйк булу, җырны-моңны ярату кирәк бит!
- Казанга 1996 елда килдем. Шуннан бирле мин татар мәдәнияте белән кызыксынам. Татар эстрадасы белән якыннан ун ел элек таныша башладым. Татар эстрадасы йолдызлары белән эшләү бик күңелле, рәхәт.
- Быелгы “Татар Җыпы” унбишенче тапкыр уза. Быел – юбилей елы. Тамашачыларга нинди яңалык көтәргә? Серләрне азрак ачмассызмы?
- Төп игътибар быел иң яхшы унбиш җырга юнәләчәк. Әлбәттә, халык тарафыннан сайланган, яратылган җырлар турында сүз бара. Аларның кайберләре республикабыздан читтән дә мәгълүм.
Ә тамашаның бизәлешенә килгәндә, без көчебездән килгәнчә тамашачыларны шаккатырырга, куандырырга тырышабыз. Әллә концертның бизәлешендәге кайбер өлешләрне һаман да уйлыйбыз, тулыландырабыз. Шунысын төгәл әйтә алам: бу иң заманча, иң матур бизәлеше тамаша булачак.
- Милли музыка көндәшлеккә сәләтле түгел, ул замана шоу-бизнесына яраклаша алмый дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Сезнең фикерегезчә бу сүзләрдә хаклык бармы?
- Ә нәрсәгә мин бу фикергә каршы чыгып, аны кире кагарга, кешене киресенчә уйларга күндерергә тиеш соң? Андыйларга бер генә сүз әйтәм: “Татар Җыры” фестиваленә килсеннәр һәм үз күзләре белән милли музыканың шоуга лаек булуын күреп китсеннәр.
- Уңышлар сезгә, Ирина ханым!
Сүз уңаеннан, гала-концертта башкарылачак халык үзе тавыш бирү юлы белән сайлый. Тавыш бирүне оештыру, үткәрү кагыйдәләре, вакыты һәм тавыш бирүнең нәтиҗәләре, урыны турындагы мәгълүматны http://tatargiri.ru/ сайтыннан белә аласыз. Тавыш бирүдә катнашучы һәр җырга тәртип номеры куелган. Аның белән дә сайтта “Тавыш бирү” бүлегеннән танышып була. Татарстан республикасы буенча теләсә-кайсы оператордан sms-хәбәр җибәрү бәясе (НДСны исәпкә алмыйча) 15 сум. Тамашачылар фикеренчә лаеклы җырчыларны “Алтын Барс” сыны белән бүләкләячәкләр.
Партнерлар: ААЖ «Татнефть», ЖЧЖ «Камкомбанк», «Иль де Ботэ» парфюмерия һәм косметика челтәре, ITEC-Kazan чит илләрдә белем алу.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
|
Иң күп укылган
|