поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.10.2014 Шоу-бизнес

Актерлар, телевидение йолдызлары, модельерлар, җәмәгать эшлеклеләре - җырчылар белән чыгыш ясаячак

"2 артист" проектында театр артистлары, журналистлар, телевидение йолдызлары, модельерлар, җәмәгать эшлеклеләре... җырчылар белән бергә чыгыш ясаячак. Бу адымга әзерме икән соң алар, үзләренә сүз бирик:

Римзил Валиев, Надежда Әюпова, Айгөл Мирзаянова, Марат Мухин, Илдар Кыямов, Люция Хәмит, Гөлүсә Исмагилова - бу исемнәр нәрсә турында булса да сөйлиме. Сөйләп кенә калмый, җырлаячаклар дим бит! Шунысы тагын да кызыграк: алар үзләре генә түгел, ә эстрадабызның танылган җырчылары белән дуэт башкарачаклар. Менә берничәсе: Айдар Галимов – Айгөл Мирзаянова, Зәйнәп Фәрхетдинова – Илфат Абдрахманов, Мөнир Рахмаев – Гөлүсә Исмагилова, Илсия Бәдретдинова – Люция Хәмит, Раяз Фасихов – Илдар Кыямов, Гөлназ Сафарова – Искәндәр Хәйруллин, Хәмдунә Тимергалиева – Айрат Арсланов, Фирдүс Тямаев - Надежда Аюпова, Эльмира Сөләйманова – Римзил Вәлиев.

Җырчылар белән бер сәхнәдә җырларга әзерме икән соң алар, “2 Артист” проектында катнашучылар. Үзләренә сүз бирик.
 
Гөлүсә Исмәгыйлева - телевизион алып баручы.
 
“Мөнир мине биергә өйрәтә”
 
- Өч альбом чыгардык студент чакта. “Төнге Казан" төркемен әле дә белеп сорыйлар. “В контакте”га җырларны куюны сораучы күп. Ул вакытта “Барс-рекордс” дигән компания бар иде. Беренче альбомны бушлай бирсәк тә, калганнарына шактый акча да түләделәр әле. Чөнки кассеталар киоскларда бик күп сатылды. Үзебез дә сата идек.
 
Тавышым әллә ни түгел. Шулай да ул замананнада диско-стильдә җырлаучы юк иде әле, “Айфара”дан кала. Шуңа яратканнардыр инде. Телевидениега килгәч, җырчы буларак танылырга килдеңме, дип бер сораулары җитте - җырлаудан туктадым, эшемне югалтудан курыктым.
 
Менә хәзер эфирга чыкмыйм, шуңа җырларга да ярый дип уйлыйм. Җырчы буларак танылу максатым юк иде. Алып баручы буларак яратып, хөрмәт итәләр - монысы миңа бик мөһим.
 
“2 Артист”та Мөнир Рахмаев белән әйбәт дуэт килеп чыгар, дип ышанам. Безнең үз уебыз бар - импровизациядән курыкмыйм. Сәхнәне да яратам. Анда минем чыгышым белән кызыксынып килүче кешенең җылысын тоярмын әле, Алла боерса. Мөнир кебек үк булдыра алмасам да, оештыручылар мине әйбәт хәрәкәтләнә дип тапты. Әзерләп куйган кызыл озын күлмәк урынына кыскаракны табып өлгерәсе була инде (елмая).
 
Мөнир белән бии-бии җырламау мөмкин түгел ул, хәзер ул минем белән үзенең “визит карточкасы” булган хәрәкәтләре белән бүлешә. Эчендә җаны булган кеше түзмәс. Бар да әйбәт булып, бик күп унай хисләр кичерермен дип уйлыйм. Мин яңалыкларны бик яратам. Чынлап та, сәхнә сагындырды.
 
Римзил Вәлиев – журналист, җәмәгать эшлеклесе.
 
“1974нче елдан бирле җырлаганым юк иде”.
 
- Яшьрәк чакта җырлаган бар иде, кунакта утырганда, ялда, учак янында. Мәскәүдә укыганда сәяси җырлар конкурсында катнаштым, анысы да төркемдәшләр таләбе буенча. Анда 20-30 илдән килгән студент катнашты. Шунда Мостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкованың “Өченче көн тоташ кар ява” җырын башкардым. Фортепьянода африка егете аккомпонемент уйнады. Шундый озын, аяныч җырны тыңлап, шаккаттылар. Сүзләрен тәрҗемә итеп, сугыш турында дип әйттем. Бигрэк тә ГДР слудентлары яратты бу җырны. Иң оригиналь җыр булды. Беренче урын бирделәр. 1974 елгы шул конкурстан сон сәхнәгә чыкканым булмады.
 
“2 артист” проектында Эльмира Сөләйманова белән җырларга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, “Кирәк түгел” дигән җыры бик ошый иде миңа. Машинада йөргәндә гел шуны куеп, кушылып җырлыйм хәзер. “Кичерә алмыйм” дигән җырын да өйрәндем. Бик матур җыр бит. Үзен кургәнем юк әле, тавышына күнегеп беттем. Машинада гел дуэт яңгырый безнең - үзе беләме икән? (елмая).
 
Гөлнара Сабирова – журналист, шагыйрә.
 
“Бу кичтә генә җырлыйм”
 
- Җырлау тәҗрибәм юк. Үземнең җыр кичәмдә дә җырламадым. Бары тик “2 артист” проетында гына җырлаячакмын. Бу проектны кызыклы дип саныйм. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигән кебек, монда бит инде кемнең ничек җырлавы беренче урында түгел, бу беренче чиратта шоу буларак кабул ителә. “2 артист” проектында ИлСаф белән дуэт башкарабыз. Без аның белән шактый якын дуслар, ә бу очракта бер-береңне аңлау да кирәк. Минем сүзләремә иҗат ителгән җырны башкарабыз - “Бәхет тукталышы” дип атала. Зөфәр Хәйретдинов көе. Минем өчен җыр - күңел халәте.
 
Барыгызны да 26 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә “УНИКС”та сезонның иң шау-шулы проектында көтеп калабыз!
 
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77. Билетларны УНИКС кассасында (8(843) 292-70-06), https://www.kassir.ru, http://www.concert.ru сайтларыннан алып була.
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»