поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
03.10.2014 Мәдәният

Вера Минкинаның каберенә һәйкәл-таш куелды (Фоторепортаж)

Бүген, Яңа татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның каберенә таш куелды. Ә кичке сәгать 19.00 Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Камал Театры үзенең 109 сезонын ача.

Белешмә өчен:

Вера Минкина 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. 1939 елда, Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Республика күчмә театры труппасына кабул ителә. Ярты гасырдан артык, 1952 елдан 2004 елга кадәр, артистканың тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйле була.

Төрле буын тамашачыларның күңелендә аның күп кенә рольләре саклана: М.Кәримнең “Җырланмаган җыр” спектакленнән – Гөлбикә, “Кыз урлау” спектакленнән - Уңганбикә; М.Горькийның “Дошманнар”ыннан - Полина; Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”ыннан - Гыйлмениса; Г.Фигейредоның «Эзоп» спектакленнән – Мелита. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклендәге Ана роле актрисаның иҗат биографиясендә аеруча мөһим урынны били. Шулай ук Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Хәмдебану, “Гөргөри кияүләре”ндә – Палый рольләре дә зур игътибарга лаек.
Вера Минкинаның иҗади эшчәнлеге театр белән генә чикләнеп калмый. Ул радио, телевизион тапшыруларда катнаша, кинофильмнарда төп рольләрне башкара.

Вера Минкина 2011 елның 20 сентябрендә 94нче яшендә арабыздан китте. 

1

2

3

4

5

6

7



Камал театры
№ | 03.10.2014
Камал театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (885938) / 07.10.2014 18:03:55

Азнакай, театрда ул чорда югалтулар куп булды.
Эхтэмева,Закиров, Миннулин, Биктимеров, Гобэйдуллин.
Монда да чират житкэч куелган инде. Ин мохиме куелган.

№5 (885934) / 07.10.2014 17:56:07

әдәм көлкесе, 2011нче елда вафат булган халык артистына 3 ел узгач кына таш куелган . Әле шуның белән мактанабыз. Без әниебез , гади колхозчы вафат булгач кырыгы җиткәнче таш кайтарып куйган идек.

№4 (885408) / 04.10.2014 14:12:53

Кем әйтте әле сиңа аны соры дип. Гомумән, кеше хатасын тикшереп утыручы мескен җан соры корт инде син үзең. "Күптән" сүзе "ү" һәм "ә" белән языла, "у" һәм "э" белән түгел. "Ияләндек" сүзе дә "ә" белән языла, "э" белән түгел. "Синең" сүзе "ң" белән языла. 7 сүздән торган сүзләр тезмәңдә 5 хәреф хатасы, 1 өтер хатасы. Башка сүз юк сиңа.. Дулкынланудан киткән хата дип аңлыйм мин аны. Үзеңнең начар кеше икәнең әллә каян күренеп тора инде. Театр карап үссәң, алай начар булмас идең, минемчә. Ник берәр җылы фикер әйтеп язмадың? Актаныш кешесе бик дөрес язган. Аның һәр сүзе белән килешәм. Искә алалар икән, димәк, алар яхшы шәхесләр булганнар. Синең үзеңне кем шулай искә алыр икән? Бик шикле шул.

№3 (885383) / 04.10.2014 08:28:08

Соры. Синен хаталарга куптэннэн иялэндек бит инде.

№2 (885382) / 04.10.2014 08:18:31

Үлгәннәрнең каберен бел дип укысагыз иде, хатам киткән.

№1 (885344) / 03.10.2014 20:14:24

Театр артистларын бик хөрмәт итәм. Һәрберсе дә зур хөрмәткә лаек. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең кадерен бел" дигән мәкальнең асылын саклап яши әлеге һөнәр ияләре. Рәхмәт аларга. Вера апа, Фирдәвис апа Әхтәмова, Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова "Беренче театр" бедән, Фирдәвис Хәйруллина "Җомга көн кич белән", Шәүкәт ага Биктимеров, Һидият ага Солтанов, Рәштдә апа Җиһаншина "Әлдермештән Әлмәндәр" белән, Наил абый Әюпов җырлы рольләре белән, Хәлил абый Мәхмүтов "Бала баласы балдан татлы" белән, Шамил абый Бариев "Хаҗи әфәнде өйләнә" белән хәтерләрдә саклана. Алар шул килеш безнең күңелләрдә яшиләр. Урыннары оҗмахта булсын. Монда исемнәрен аталмаган инде бакыйлыкка күчкән артистлар да халык күңелендә яши.
Бүгенге көндә аларны искә алып рухларына дога кылган театр хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar