поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2014 Авыл

“Әни, күчтәнәчкә ипи җибәр” - Актанышта ипине өйдә пешерәләр

Актаныш якларында авыл апалары ипине үзләре пешерә. Башка җирләрдә, мода артыннан куып, ипи мичләрен инде күптән сүтеп бетерсәләр, бу якта аны саклап калганнар әле. Дөрес, биредә дә бөтен йортта ипи пешә дип әйтеп булмый.

“ВТ” редакциясе урнашкан бина икмәк заводы тирә­сендә. Ике арада берничә тукталыш булса да, кайвакыт эш­кә барганда яки кайтканда тәмле икмәк исе борынны кытыклый. Балачакта борынга сеңеп калган ипи исеннән аерыласы килмичә, аяклар үзен­нән-үзе завод кибетенә бара. Шәһәр төтененнән соң, икмәк исен сулаудан да рәхәт нәрсә юк. Гүя туган җиргә кайткандай буласың. Хәер, авылларда күптәннән ипи пешермиләр бит инде. Аны кибеттән генә сатып алу ягын карыйлар. Хәтта сыер сөтен дә салаларга Казаннан кайтарта башладылар.

Актанышка баргач, бу як хатын-кызларының әле дә булса ипи пешерүләрен әйт­кәч, баштарак ышанасы кил­мәде. “Духовкада пешкәне белән мичтәгесен чагыштыра торган түгел инде”, – дигә­немне сизми дә калдым. “Син нәрсә инде, әни мичкә ягып пешерә. Аның тәме... Балачакны искә төшереп, кайвакыт духовкада үзем дә пе­шер­гәлим, дөрес әйтәсең, мичне­кенә җитми”, – диде Рәзинә Сәләхиева.
 
Мич ипие сүзе чыккач, түзмәдем, гадәтләрне онытмаучы авыл апалары белән сөйләшәсе иттем. Яңа Кормаш  авылында яшәүче Фина апа ире Мокатдис абый белән биш бала тәрбияләп үстер­гәннәр. Барысы да үз тормышларын корып, төр­лесе-төрле якта яшәп яталар.
 
– Балалар үсеп, таралышып бетте. Бабай белән икәү генә калдык. Кайтуларын сагынып көтеп алабыз. Алар кайтышка да, китешкә дә ипи салам. “Әни, берни кирәкми, күчтәнәчкә ипи генә пешер”, – диләр. Шуңа да кайтасы көннәренә дә, китәсе вакытларына да күп итеп ипи пе­шерәм, – ди Фина ханым Вәлиева.
 
Фина апа әйтүенчә, менә 50 елдан артык инде гаиләсен ипи пешереп сыйлый ул. “Балалар кечкенә вакытта атнасына икешәр тапкыр мичтә ипи пешә иде. Безнең якта элек-электән йорт ипиенә өстенлек бирелде. Хәзер дә бу га­дәт югалды дип әйтә алмыйм. Дөрес, кайберәүләр заманга ияреп, мичләрен сүт­тер­гән иде. Әмма авылда үс­кән кеше мич ризыгын авыз итми икән,  аның күңеленә нидер җитми башлый. Кире торгызучылар да бар”, – ди Фина апа.
 
Элеккеге заманнарда ипи­гә хөрмәт бик зур иде, дип искә ала авыл өлкәннәре. Күрше белән күрше бер-берсенә икмәк биреп торган. Мондый күркәм гадәт Актаныш җирлегендә дә булган. Фина апа бу хәлләрне матур бер хатирә итеп исенә тө­шерде. “Яңасы пешеп чыкканчы, Сания йә Мәч­түрә җиң­гәйгә, яки Саҗидә апага керә идек. Шулай бер-бере­без­некен ашап, пешер­гән ипи­ләрне макташып, гомер иттек. Аларның берсе дә юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Ипекәй салырга тотынсам, шуларны искә алам”, – ди ул.
 
Өлкәнрәк буын белә: ипи салу – рәхәт тә, мәшәкатьле дә эш. Тик без, яшьләр, алар кебек борынгыдан калган гадәтләрне кулланып, ни кызганыч, ипи пешерә белмибез инде. Кибетләрдә ипи генә түгел, ипи пешерү мич­ләре дә сатыла. Камыр да басып торасы юк, он, су, чүпрә, май сала­сың да, заманның “акыллы” җайлан­масы бер­ничә сә­гать эчендә аны пешереп тә бирә. Әмма күңел җылысын биреп, кул белән баскан ипи тәме белән аны чагыштыра торган түгел. Фина ападан мич ипиен ничек пешерүен сорамый булдыра алмадым.
 
– Кичтән баш ясап, ачытырга куям, – ди Фина апа. – Моның өчен кичтән алдагы ипидән калган ачы камырга, су, он салып, сыек камыр ясыйм. Иртәнгә кадәр ул әчеп утыра. Торгач, ки­рәгенчә тоз, җылымса су, он салып, кулдан төш­кәнче яхшылап басам да, табаны майлап, шуңа салам. Камыр кабарган арада мичкә утын ягып җибәрәбез. Күмер төшү белән, ипи тигез булып пешсен өчен, аны таратып җәяргә кирәк. Аны шулай бераз тоткач, күмерләрне кече учакка күчереп, ипи­ләрне куябыз. Нәкъ бер сә­гатьтә пешеп чыга. Кыскасы, кич­ке унда башланган эш, икенче көнне төшкә кадәр дәвам итә. Төшке ашка мич­тән чыккан ипи була инде.
 
Ипи пешерү озак вакытны ала торган эш буларак, мичкә ягарга ире Мокатдис абый да булыша икән. Мичкә күмер төшкәч, майлы табага юкарак кына итеп камыр җәеп, көлчә дә пешерәләр әле алар. Анысы, ипи әзер булганчы, майлап чәй эчү өчен бик тәмле була, ди хуҗабикә.
 
Сез ничектер, Фина апа белән аралашкач, кетердәп торган авыл икмәгеннән авыз иткәч, мич алдында пешкән кабартма, коймак ашыйсы килә башлады. Тиздән Корбан бәйрәме. Мондый изге көндә авылларда элек мич коймагы исе тарала иде... Тик мич булмагач, быел тагын күпләре­безгә газ плитәсендә пешкә­нен генә ашарга туры киләчәк инде. Мич коймагы искиткеч тәмле булса да...

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 143 | 27.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»