|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2014 Мәдәният
Ваһапов фестивале - “Лукойл” җиңүчеcе (ФОТО)Казанның “Пирамида” үзәгендә “Лукойл” нефть компаниясенең социаль-мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр арасында – “Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале” проекты да бар. Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттаховка бүләкләрне Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Лукойл”ның директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер тапшырды. Ваһапов фестивале исеменнән элеге бәйрәмдә фестивальнең 2008 елгы лауреаты, бүгенге көндә Санкт-Петербургның Мариин театрының яшь башкаручылар академиясе солисты Артур Исламов чыгыш ясады.
Киләсе елда “Лукойл” гранты ярдәмендә Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсын үткәрү күздә тотыла.
1
2
3
Ринат Гаялиев фотолары.
|
Иң күп укылган
|