поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
25.09.2014 Дин

Рамил Юныс: “Мәхәббәт Аллаһы Тәгалә кулында”

Көз – туйлар чоры. Электән килгән гадәт буенча, уңыш өлгерүне форсат итеп, күпләр бу вакытта никах укыта, туй уздыра. Ләкин Россия аерылышучылар саны буенча беренчеләр рәтендә тора. Кемдер холкыбыз туры килмәде дип гаиләсен тарката, кемдер матди хәлдән риза булмыйча аерылыша. Сәбәпләр төрле.

Шул ук вакытта авырлыкларга түзеп, гомере буе гаиләсен саклап калырга тырышып яшәүчеләр дә җитәрлек. Никах турында редакциябезнең кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Гаилә кешене ничек үзгәртә?

– Җирне һәм андагы һәрнәрсәне үзенең хикмәте белән Аллаһы Тәгалә яраткан. Ул Коръәни Кәримдә җир йөзе турында: “Һәрнәрсәне парлы итеп яраттым”, – ди. Хәтта үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар, шул исәптән адәм балалары да парлы. Камиллеккә ирешү һәм җир йөзендә кешеләрнең нәселе дәвамлы булсын өчен Аллаһы Тәгалә безне парлы иткән. Ир белән хатын гаилә кормаса, Раббыбызның максаты чынга ашмаячак. Яшәешнең бүгенге көнгә килеп җитүе ул – никахның бер нәтиҗәсе. Без – кемнеңдер балалары, бездән соң җир йөзендә нәсел кала. Хәер, җансыз предметларның да парлары бар. Мәсәлән, физика фәнендә өйрәнгәнчә электр кисәкчекләрендә плюс белән минус бар һәм алар бергә яктылык хасил итә. Парлар кавышкач, ниндидер бер нәтиҗә килеп чыга.

– Гаилә кору мәҗбүриме?

– Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят бирүнең хөкеме – фарыз, ягъни болар үтәлергә тиешле гамәлләр. Никахның хөкеме исә кешенең халәтенә бәйле. Адәм баласының гаилә корасы, балалар үстерәсе килә икән, никах укыту сөннәт. Кешенең гөнаһка керү ихтималы бар, әйтик, эчендәге хис-кичерешләре чиксез, гормоннары уйный, зина кылырга, башка төрле хаталар җибәрергә мөмкин икән, аның өчен өйләнү фарыз. Кешенең тапкан малы хәрәм икән, булачак гаиләсенә дә шуны ашатса, өйләнү – хәрәм. Чөнки үзенең хәрәм мал гына ашавы җитмәгән, ул хатыны, балаларын да үзе артыннан ияртәчәк. Аның төзәлеп, хәләл малга күчкәч өйләнүе хәерле. Никахның хөкеме кешенең халәтенә карап үзгәрсә дә, Аллаһы Тәгалә гаиләле булуны өстен күрә. Коръәни Кәримдә: “Бер-берегез өчен тынычлык тапсын дип Ул сезне ирле һәм хатынлы итеп яратты, арагызга мәхәббәт һәм рәхимлек куйды”, – ди, ягъни гаилә кешене тынычландыра.

– Моның белән күпләр килешмәс. Сугышып-талашып яшәүчеләр дә җитәрлек бит?

– Дөрестән дә, кайбер кеше тирә-юньдәге гаиләләрне күзәткәч: “Өйләнмәвең хәерле”, – ди, кызлар исә кияүгә чыгарга теләми. Алардан еш кына: “Кияүгә чыгарлык юньле егетләр юк” яки “Кияүгә чыгып кем бәхетле булган”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шуңа да карамастан, никахлар саны бихисап. Кызганыч, йөз елга якын безнең ил динсез яшәде. Хәзер дә шәригать кануннарын өйрәнсәк тә, ул күбрәк теориядә яши, тормышта аның төбенә төшеп бетмибез, ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә дә дин юк. Ә бит адәм баласына биш төрле фактор тәэсир итә. Беренче фактор – әти-әнисе. Баланың холкы нинди гаиләдә үсүенә бәйле. Икенчедән, балалар бакчасы, мәктәп, дуслары да йогынты ясый. Өченчедән, генетика турында онытмау мөһим. Дүртенчедән, кешенең нинди җәмгыятьтә яшәвен искә алырга кирәк. Бишенчедән, адәм баласына шайтан вәсвәсә кыла. Кеше 20-22 яшеннән динне өйрәнсә дә, тормышта туган проблемаларны әти-әнисеннән күреп чишә. Шуңа да гаиләләрдә тотрыклылык, хөрмәт, чын мәхәббәт аз.

– Хәзер күпләр гаилә корырга ашыкмый. Машина, фатир алам, карьера ясыйм, аннары гына башлы-күзле булам, диләр. Ислам буенча ничә яшьтә никах укыту хәерле?

– Ир кеше өйләнгәндә аягында нык басып торырга тиеш. Әмма адәм баласы гомере буе нидер эзләнә, илле яшьтә дә фабрика төзергә, фатир алырга хыяллана. Егет ниндидер эшне үз кулы белән башкара алырдай яшькә җиткәч өйләнергә хаклы. Үз аягында нык басып тормаса, тормышны хатыны алып барачак һәм алты-җиде елдан, өлгереп җиткәч, “нишләп тормыш минем кулда түгел”, дип тавыш чыгара башлаячак. Гаиләне хатыны да алып бара алмый икән, ул чагында алар әти-әни җилкәсендә утыра инде. Әлбәттә, кызлар да кияүгә акыл белән чыгарга тиеш. Бу урында шундый бер мисал китерергә телим. Никах вакытында кияү белән кәләштән: “Ни өчен бер-берегезне яраттыгыз?” – дип сорагач, тулы җавап бирә алмыйлар, төртелеп калалар. “Буй-сыны зифа, йөзгә матур, шуңа яраттым”, – диләр. Чынлыкта алар ни өчен яратышканнарын белми. Әгәр кешеләр бер-берсен 100 процент белсә, өйләнүче һәм кияүгә чыгучылар күпкә кимиячәк. Мәхәббәт Аллаһы Тәгалә кулында. Кемгә кем кирәге, ике кешенең күзәнәкләре кушылгач нинди бала туасы – һәммәсе дә Аңа мәгълүм. Шуңа күрә гаилә корганда без сайлаган ярыбызны ни өчен яратканыбызны белмибез. Аллаһы Тәгалә: “Мин сезнең күңелегезгә мәхәббәт салам”, – ди. Кайвакыт кызның очрашып йөргән егете турында ахирәтләре: “Нәрсәсен тапкансыңдыр шуның”, – диләр. Мәхәббәт – Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына биргән бүләге. Кешеләр егерме ел яшәгәннән соң, сынаулар аша үткәч кенә ни өчен бергә булуларын аңлый башлый. Ир тормышында дүрт чор уза, диләр. Өйләнгәч, ул хатынына “синсез тора алмыйм” ди, чәчәкләр бүләк итә, тортлар алып кайта. Көннәрдән бер көнне “мин синең белән яши алмыйм”, дип белдерә. Акыллы хатын иренең “авырый” башлавын аңларга тиеш. Бу хәл 80 процент ирдә күзәтелә. Хатын гаиләне саклап калу өчен бөтен зирәклеген, хәйләсен, уңганлыгын эшкә җигә башлый. Кайбер ирләр бер ел, икенчеләре озаграк “авырый”. Соңыннан хатынына “синең белән яшәп тә, ташлап китеп тә булмый”, дип тәкрарлый. Шул чагында операциягә кереп чыкса яки башка авыр хәлгә юлыкса һәм янында хатыны йөрсә, “әй, мин синсез тора алмыйм”, дип башлангыч халәтенә әйләнеп кайта.

– Кемдер бик уңышлы өйләнә яки кияүгә чыга да, гомер буе уйнап-көлеп, матур гына яши. Кемгәдер картлык көненә кадәр гаиләсен саклап калу өчен тырышырга кирәк. Никах язмыш сынавы була аламы?

– Хатын-кыз ир белән сыналмаса, аны башка яктан авырлыклар көтә. Йә сәламәтлек, йә җитәкчелек, йә туганы һ.б. белән сынала. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мин кешеләрне сынаулар өчен дә яраттым”, – ди. Кемнеңдер тормышында ире дә, хатыны да үз урынында икән, моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте итеп кабул итәргә кирәк. Кемдер көне буе чабып та кибетеннән өч тиен табыш ала алмый, икенче берәүнең исә кибетләре яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек ачылып кына тора, малы күп. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә моңлы тавыш, кемгәдер башка сәләт бирә. Бу төшенчәләр адәм баласының мантыйгына сыймый. Шуңа да без: “Йа Раббым, хәерле хәләл җефет бир”, – дип дога кылырга, булдыра алган кадәр сәбәп кылырга тиеш. Шәт, шушы догабызга җавап итеп, Аллаһы Тәгалә хәерле хәләл җефет насыйп итәр. Җитмеш яшькә җиткән ир белән хатынны беләм, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар әле дә берсе өчен икенчесе үлеп тора, яратышып яшиләр, аерылыша алмыйлар. Биш ел очрашып йөреп, өйләнешкәч, дүрт айдан соң үзара дошманга әйләнгән парларны да очратканым бар. Хәзер тормышта сабырлык дигән төшенчә югалды. Ә бит һәр җирдә сабыр кеше өстен кала. Сабырлык ул эндәшмичә, түзеп яшәү дигән сүз түгел. Әйтик, май аенда бәрәңге утыртабыз да сентябрьдә алабыз. Шушы вакыт эчендә аны карап, тәрбияләп торабыз, чүбен утыйбыз, кортын җыябыз, төбен өябез, нәтиҗәгә ирешү өчен көн дә нәрсәдер эшлибез. Шуның кебек, сабыр булу даими рәвештә хезмәт итү, максатка әкренләп бару, ашыкмау дигән сүз. Коръәни Кәримдәге “Бүлмәләр” сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһтан узмагыз”, – ди, ягъни вакытны ашыктырырга ярамый, тырышсаң, нәтиҗә барыбер булачак. Гаиләдә дә сабырлык кирәк. Аллаһы Тәгалә дә ирләргә: “Гаиләгезне намазга (дингә) өйрәткәндә сабыр булыгыз”, – ди.

– Ачу килгәндә үзеңне ничек тыярга?

– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә ачуны тыюны иң бөек сыйфат, ди. Андый дәрәҗәгә җитү бик авыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтүенчә, дүрт төрле кеше бар: иң хәерлесе – әкрен кызып тиз суынучы, икенчесе – әкрен кыза, әкрен суына, өченчесе – тиз кыза, тиз суына, дүртенчесе – тиз кыза, озак суына. Соңгысы – иң яманы. Расүлебез: “Кызып китү шайтаннан”, – ди һәм утны су белән сүндерергә куша. Шайтан уттан яралган. Шуңа да ачу килгәндә тәһарәт алырга кирәк. Ул ярдәм итмәсә госел алу зарур. Госелнең дә тәэсире булмаса халәтне үзгәртү, өйдән урамга чыгу, урамда булсаң, яр буена китү һ.б. эшләү шарт. Әлбәттә, “Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин”, – дип дога кылырга, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга кирәк. Шуны онытмагыз: ачу ул кешенең эчендә туган сыйфат түгел, ул читтән килә. Хәзер гаиләдә кешеләр сүзне күтәрә алмый. Бер мәртәбә бәхәсләшсәләр, чыгып китәләр, ике сүз әйтсә, киемнәрен җыеп алалар. Кешеләр сериаллардан аерыла алмый, алар да кешенең аңына йогынты ясый. Хатын-кызларыбыз гаиләдә хәйләкәррәк булса иде. Аларның сиземләү сәләте дә көчле бит.

– Күп гаиләләр “холыклар туры килми” дип аерылыша. Өйләнешкәч, кеше хатынын яки ирен үзгәртергә тырышырга тиешме, әллә инде яраклашып, килешеп яшәсә хәерлеме?

– Бер-береңне төзәтү кирәк. Коръәни Кәримдә бу хакта ике аять бар. “Гасыр” сүрәсендә: “Кем иманга килде, изге гамәлләр кылды, бер-берсен нәсыйхәтләде һәм сабыр булды, болар уңышка ирешер”, – ди. Хатын – иренең, ире – хатынының әйткән сүзен күтәрергә тиеш. Әйтик, ике дусның берсе аракы эчә, икенчесе тәмәке тарта, ди. Аракы эчкәне – тәмәкенең, тегесе аракының зыяны турында сөйләп, икесе дә бу начар гадәтләрдән арына ала. Беребез дә гөнаһсыз түгел. Шуңа да бер-беребезнең кимчелекләрен бергә төзәтү хәерле. Икенче аятьтә Аллаһы Тәгалә: “Ир белән хатын бер-берсенә дус. Алар бер-берсен хәерлегә өндәп, гөнаһлардан тыярга бурычлы”, – ди. Чит илләрдән, бигрәк тә мөселман дәүләтләреннән килгән ирләр безнең хатыннарның үзләренә артык нык ышанган булуын ассызыклый. Кайбер гүзәл затларга карагач: “Моңа ир кеше нәрсәгә кирәк”, – дип уйлыйсың. Матди яктан ул үзен-үзе тәэмин итә, иренә буйсынырга да теләми. Чөнки машинасы ватылса сервиста ясыйлар, ягулыкка акчасы бар, фатир ала, аны җиһазландыра. Нишләп әле ул кем алдындадыр баш иеп торырга тиеш? Бу – Европа йогынтысы. Ислам дөньясында хатын-кызның урыны башка. Ул ир кешегә үзенең аңа мохтаҗ булуын күрсәтә, ирен патша, үзен аның вәзире итә. Мөселман илләрендә хатын-кызлар авыр эштә эшләми, гаилә җылысын саклый, балалар тәрбияли. Дөрес, соңгы елларда гарәп хатыннары да ялкауланды. Балаларын карау өчен Филиппиннан “няня” алып кайттылар. Безнең татар хатыннарында матурлык та, әхлак та, эшчәнлек тә, иман төшенчәсе дә бар. Шуңа да аларны гарәп дөньясында хөрмәт итәләр. Аллаһы Тәгалә: “Без урталыкта бара торган өммәт”, – дигән. Шул алтын урталыкны онытмаска, сакларга кирәк.  


Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»