поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2014 Шоу-бизнес

Рифат Зарипов үзенең берсекөнгә булачак туе турында сөйләде (ФОТО)

Әле күптән түгел генә, 27 июнь көнне юмор остасы Рифат Зариповның никахы булып узган иде. Бу вакыйганы вакытлы матбугат та яктыртып алды. Инде туй көненә дә санаулы көннәр калып бара. Туйны 26 сентябрь көненә билгеләгәннәр. Булачак гаилә башлыгы белән тормыш юлдашы Диләрәнең пыр-тузып шуңа әзерләнүләре икән.

Узган елны Рифат Зарипов үзенең беренче сольный концертларын уңышлы гына башлап җибәргән иде. Аның төркемендә 10 кеше эшли. Администратор эшләрен уң кулы булырлык бертуган абыйсы Илгиз башкара икән. Былтыр Рифат үзенең төркеменә Казанның “Сәйдәш” бию театрыннан биючеләр алган булган. Алар арасыннан биюче Түбән Кама кызы Диләрәне ничектер бер күрү дә үз итә. Әмма очрашып йөрү булмый. Аның каравы, алар көн саен бергә булалар. Чөнки аларны иҗат бәйләп тоткан була. Көн саен концерт, репетиция вакытында күрешеп торганнар.

- Диләрәне минем бер көн дә күрмичә торганым булмады. Ул минем биючем булгач, без гел бергә булдык. Шул вакыттан очрашып йөри башладык дип тә әйтә алмыйм. Кайбер кешеләр: “Мин аны бер күрдем дә гашыйк булдым, йә ул минем күңелемә кереп калды”, - дип сөйлиләр үзләренең мәхәббәт тарихлары турында. Безнең алай булмады. Үзеннән-үзе кушылдык та куйдык инде. Беренче көннән үк ул миңа якын кеше булып күренде. Хәзер дә шулай. Аның уңганлыгына, тырышлыгына, чисталыгына, менә шулай миңа түзеп тора алуына, сабырлыгына гашыйк булдым дип әйтәсем килә. Үзем мин бик кызу канлы. Әтигә дә, әнигә дә охшамаганмын. Алар минем икесе дә тыныч холыклы кешеләр. Аннары Диләрә белән безне эш тә бәйләде. Дөресрәге, иҗат! Быел өйләнермен дип уйламаган да идем. Насыйп эше дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләдән вакыты да җиткәндер. Тагын шул сабырлыкка килеп төртеләм. Диләрәдән дә миңа артык түзәр кызлар булмас дип, минем белән дә эшләгәч, шуннан да артыгы булмас, дидем. Чөнки үзем дә бүләк түгелмен. Кешене аңлый белү дә үзе бер бәхет бит әле ул. Диләрәнең шулхәтле сабыр, мине аңлый белүе гашыйк иттерде дисәм бер дә ялгыш булмас, - дип сөйләде Рифат Зарипов.

Рифат үзе кызу канлы булса да, кешегә авыр кагылуны белми. Аеруча да якын кешеләренә сюрпризлар ясарга яратучы дип тә өстәр идем. Диләрәгә тәкъдимне Рифат үзенең туган көнендә ясый. 4 июньдә Рифатның бертуган абыйсы Илгизнең дә туган көне икән. Кирәк бит, бертуган абыйлы-энеле беркөнне туганнар. Менә шул көнне Рифат барлык төркемен, якын кешеләрен туган көнен билгелибез дип җыйгач, бөтен кеше алдында Диләрәгә тәкъдим ясап, бик зәвыклы, затлы пар алкалар бүләк итә.

Диләрә Рифаттан 5 яшькә яшьрәк. Бүгенге көндә Диләрә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультетында соңгы курсында укый. Бию белән бала чагыннан ук шөгыльләнеп, тормышын шул өлкәгә бәйләргә булган.

Юмор остасы быелгы икенче сезоны турында да сөйләп узды. “Бие, әйдә, кайнана” дип атала. Бөтенләй өр-яңа программа. Барысы да яңа. Артист белән биючеләрнең өс киеменнән башлап, җырга тиклем. Узган елгысыннан бер нәрсә дә калмаган. Хәтта программага Рифатның “Кодачалар” җыры да кермәгән. Тамашачы сораса гына җырлап бирәчәкмен, ди. Замана да үзгәрә. Килен белән кайнаналар да башка төрле бит хәзер. Менә алар арасындагы булган актуаль теманы күрсәтергә булдык, ди артист үзе.

- Быел минем өйләнгән ел да бит инде. Аннары минем әниемнең өч улы булгач, ул өч килененә кайнана да. Аллага шөкер, әнием Рәмзиянең өч килене хәзер. Бер абыемның хатыны – табибә, икенчесенеке – банк хезмәткәре, ә өченче килене, ягъни минем тормыш юлдашым биюче булып эшлиләр. Биюче булгач, биетә! Кара, килен төшкән дә, биетә дип уйлыйлар. Без моннан кызык бер хәл таптык та, “Бие әйдә, кайнана” дигән җыр да яздырдык. Көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Айдар Минһаҗев иҗат иттеләр. Бик матур җыр килеп чыкты ул! Матур гына да түгел, шәп булырлык! Быелгы программага кергән яңалыкларның барысын да сөйләп бетермим. Чөнки кызыгы бетәчәк. Пародиягә килгәндә, яңа бер кешегә пародия күрсәтәчәгемне әйтеп куя алам, - ди юмор остасы.

Рифатның ипотекага 3 бүлмәле фатир алуын да ишеткәнсездер, бәлки. Туйдан соң ширбәт аеның кайда һәм ничек үткәрәчәге турында да “яшермәде”. “Кукмара, Әтнә, Балтач һәм калганнары... Ширбәт аебызны Татарстан буйлап үткәрмәкче булабыз”, - дип әйтеп куйды артист уенын-чынын бергә кушып. Чыннан да Рифатның үзен һәм аның иҗат төркемен бар җирдә дә көтеп алалар. Яшь артистны яратмаслык та түгел шул. Үзенә күрә бер сөйкемле сөяге бар, диләр. “Ни өчен өйләнергә булдың?” - дип сорагач та, “Ипотекага фатир алдым. Үзем генә караңгыда ятып йокларга курыкканга, өйләнергә булдым әле”, - дип сүзне юморга борып та куйды. 

1

2

3


Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 24.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»