поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
21.09.2014 Җәмгыять

Иске афишага карап уйланулар

Нәкъ 25 ел элек, сентябрьнең шушындый ук матур көннәренең берсендә Куйбышевта “Идел-Кама Болгарстанының тарихы һәм мәдәнияте. Халыклар дуслыгын ныгытуда тарих фәненең роле һәм бурычлары” дип аталган фәнни-практик конференция уздырылды. Бу чара Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләренә 1100 ел тулуга багышлап оештырылган иде.

СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте Идел буенда ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүе уңаеннан уздырган тантаналы чараларны борынгы Шәһри Болгар хәрәбәләре өстендә зур җыен һәм җәмәгать намазы белән тәмамлаганын хәтерлибез.

Шул ел башында гына Куйбышевта оешкан “Туган тел” татар җәмгыяте дә, Идел буенда ислам динен кабул итүне билгеләп үтү йөзеннән, конференциягә әзерләнә башлады. Бу фикерне беренче булып “Туган тел” әгъзасы Мансур Ямалетдинов тәкъдим иткән иде. Идеяне Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты да күтәреп алды. Шул көннән башлап Политпросвещение йорты мөдире Владимир Грызлов җитәкчелегендә  буклетлар бастырылды, чакыру билетлары Татарстан, Башкортстан автоном республикаларына, Идел буендагы күрше регионнарга җибәрелде. Хәтта Ленинградта яшәүче Лев Гумилевка да шалтыраткан идек. Ул урта гасырлар тарихын бик яхшы белүче галим буларак, Россия белән Бөек Дала арасындагы мөнәсәбәтләрнең сугышка түгел, ә хезмәттәшлеккә нигезләнүен дәлилләгән кеше. Ләкин Лев Николаевич авыру булып, чарага килә алмыйча калды.
 
Оештыру комитеты әгъзалары - Рәшит Абдуллов, Минәхмәт Сәгыйров, Асия Ногманова, Әхмәт Нафигин, Шамил Баһаутдинов һәм башкалар, җиң сызганып эшкә керештеләр. Ә татар чараларының беренче хәйриячесе Равил ага Яһудин бөтен чыгымнарны – кунакларны “Волга” кунакханәсенә урнаштыруны, командировкалары өчен түләүне үз өстенә алган иде. Моңа ул вакыттагы акчалар белән мең сумнан артыграк тотылуын  хәтерлим. Заманасы өчен бу бик күп акча иде.
 
Конференциядә өлкә мәктәпләренең тарих укытучылары, төрле югары уку йортлары педагоглары, музей һәм китапханәләр хезмәткәрләре, күпсанлы галимнәр һәм фән белгечләре катнашты.
 
Архивыбызда сакланган афишадан күренгәнчә, чара алдыннан татар җәмәгатьчелеге кунаклар белән алдагы көнне очрашу уздырды. Бу кичә Татарстан галимнәре профессор Альфред Халиковның, Фаяз Хуҗинның, Европа мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте президиумы рәисе урынбасары Рәшит Гыйльмановның чыгышлары белән истә калган. Алар күп еллар буе дөреслекне яшереп килгән тарихи стереотиплар, Идел буе татарларының монгол татарларыннан түгел, ә Идел болгарларыннан килеп чыгуы турында сөйләгәннәр иде.
 
Бу тема икенче көнне конференция барышында тагын да яхшырак яктыртылды. Альфред Халиковның “Идел Болгарстаны: тарихы һәм мәдәнияте” дип аталган докладыннан соң чыгыш ясаган Татарстан галимнәре - Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин, Иван Якимов, Рафаэль Вәлиев төп докладны тулыландырып, болгарларның тормыш рәвеше, кәсепләре, язу культуралары, Киев, Урта Азия, гарәп илләре белән дә аралашып яшәүләре, сәүдә алып барулары турында сөйләделәр.
 
Куйбышев галимнәре дә җавапсыз калмады:  доцент Галина Матвеева һәм профессор Петр Кабытов Куйбышев һәм Ульян өлкәләрендә үткәрелгән казу эшләре нәтиҗәсендә табылган болгар истәлекләре, философия фәннәре кандидаты Владимир Грызлов тарих, философия һәм социология фәннәре күзлегеннән этник төркемнәрнең проблемалары, ә Оренбург педагогия институтының философия кафедрасы мөдире Габделгаффарова яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү ысулларына тукталып үттеләр.
 
Дөрес, конференциядә зур фәнни ачышлар булмады. Тарихчыларга Идел буенда яшәгән Болгар дәүләте турында болай да билгеле булгандыр. Конференциянең иң зур казанышы башкада - ул залда утыручы гади халык өчен моңа кадәр билгеле булмаган тарихыбызның зур бер катламын ачып бирде. Бу көнне Куйбышев татарлары дәреслекләргә сыймаган “башка тарих” фактлары белән танышып, Урта Идел тарихын башка күзлектән күрү бәхетенә иреште.
 
1989 елгы конференциядән соң  Самара крае тарихы белән кызыксынучылар саны бермә-бер артты. Аксакалыбыз Марат абый Сафин бу юнәлештә бик күп эшләде, берничә автор өлкәнең татар авыллары тарихы турында китаплар язып бастырдылар, “Болгар мирасы” фонды ярдәмендә Болгар иленең көньяк чикләре билгеләнеп,  Ширяево авылы тавында "Канатлы барс" сыны куелды, хәзер анда тарих дәресләре уздырылып килә... 
 
Самара татарлары тарихына багышланган конференцияләр дә, сирәк булса да, уздырылып тора. 2008 елдагысы, мәсәлән,  Самарада “Икътисад”  журналы чыга башлауга 100 ел тулуга, ә 2013 елдагысы Тарихи мәчетнең 100 еллыгына багышланган иде. Бу эшләргә  Мәсәвих Әминов, Әнвәр Горланов, Әлфия Ибраһимова, Фәхретдин Канюкаев, Мөдәррис һәм Расих Латыйповлар, Йосыф Мингачев, Минәхмәт Хәлиуллов, Гомәр Батыршин, Шамил Хисаметдинов, Рифкать һәм Тәлгать Хуҗиннар, Ильяс  Шәкүров кебек тарихка битараф булмаган кешеләр килеп кушылды. Ләкин арба урыныннан кузгалмады, диярлек. Милли һәм фәнни җәмәгатьчелек кенә тарих фәнен үзгәртә алмый икән. Соңгы 25 ел эчендә тарих дәреслекләренә бернинди үзгәреш тә кертелмәде. Шул ук рус халкының татар-монголларга каршы көрәше, Мәскәү дәүләтенең сугышлары нәтиҗәсендә Россия империясенә кадәр киңәю... Ә Идел буе, Себер киңлекләрендә яшәүче башка милләт халыклары тарихы икенче планда калып, рус тарихын матуррак итеп күрсәтү өчен генә кулланыла.
 
Ул гына да түгел. Соңгы елларда күп дәреслекләр йә православ дине кануннарына таянып языла, йә сәяси юнәлеш ала. Илебезнең “рус булмаган” тарихы бүген Советлар заманына караганда да буталчыграк. Шуңа күрә миллионлаган балаларыбыз тарихи яктан сукыр булып үсәләр.
 
“Милли мәктәп” дигән төшенчәнең юкка чыгарылуы да моңа сәбәпче булгандыр. Зурдан кубып фикер йөртә башласаң, эшнең тарихта гына булмавын аңлыйсың. Гомумән, бала күңелендә ата-бабаларыбыз истәлеген, гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен милли мәктәптән башка саклап калып булмый. Ләкин соңгы егерме елда милли оешмаларның һәм җәмәгатьчелекнең тарихи дөреслекне кайтару һәм милли мәктәпләр булдыру юнәлешендәге эшләре дәүләт мәгариф системасы киртәләренә барып терәлә. 
 
...Егерме биш ел элек өлкә үзәгенең ул чагындагы Политпросвещение йортында үткәрелгән конференциядә дәүләт органнары, фәнни һәм  милли җәмәгатьчелекнең тарафыннан тарихи дөреслекне кайтару кирәклеге турында документ кабул ителгән иде. Кызганычка, әлегә кадәр аның күп пунктлары һаман үтәлмәгән. Ә шулай да, 1989 елда уздырылган бу конференция тарих фәнендә кечкенә генә җиңү булса,  Самара татарларының милли хәрәкәтендә аны бик зур уңыш итеп санарга кирәктер..

Сергей БАРАНОВ фотосурәте.
Фотода: Фаяз ХУҖИН Самара татарлары активистлары алдында чыгыш ясый. 1989 ел.
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ 38 | 21.09.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы