|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2014 Дин
![]() Корбан чалуда яңалык – калдыкларны заводкаМөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе саналган Корбан гаетенә дә санаулы гына көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла торган гамәлне һәр ел саен күбрәк кеше башкарып калырга тырыша. Монысы сөенечле, әлбәттә. Гарәп телендәге «корбан» сүзе «карубә» фигыленнән килеп чыккан һәм «нәрсәгә дә булса якынлашу» дигән мәгънәгә ия. Фикһ ягыннан «корбан» ике мәгънәне аңлата: беренчесе — «якынлашу», икенчесе йоланың аталышы. Һәрхәлдә, без Ибраһим пәйгамбәрдән үк килүче шушы йоланы үтәп үзебезнең тәкъвалыгыбызны дәлиллибез, иманыбызны ныгытабыз, Хак Тәгаләнең ризалыгына өметләнәбез. Әйе, без шулай уйлыйбыз һәм бу йола безгә аңлашыла, табигый кабул ителә. Авылларда бигрәк тә җайлы - малның тиресе дә, тоягы да, башы да исраф булмый. Ә шәһәрләрдә ничек соң? Адым саен сарык башы аунап кала (ә бит тиешенчә эшкәртеп ашасаң баш ите гади иттән дә тәмлерәк). Малның эчәкләре, тире-тояклары да шул тирәдә ташлап калдырыла. Бу дөрес түгел бит инде, дигән хис йөрәкне тырнап алган чаклар да була. Савап урынына исраф кылмыйбызмы соң без? Ходай ризалыгын өмет иткәндә көфран нигъмәткә юл куймыйбызмы? Берара бөтен дөнья шаулап алды – кайсыдыр илдә океандагы акулалар кешеләргә һөҗүм иткән икән. Гарәпләр корбан эшкәртүдән калган куй башларын ачык диңгезгә ташлаган, дип аңлаттылар безгә. Һәр илнең бу җәһәттән үз ысулы, әлбәттә. Мәсәлән, Төркиядә Корбан гаете вакытында өсте капланган машина кую урыннарын мал чалу урыннарына үзгәртәләр. Зур йөк машиналарында терлек сую өчен көйләнгән урыннар бар. Сарыкны чалганнан соң, тире тунау, эчен-башын, тоякларын махсус контейнерларга тутыру автоматлаштырылган.
Татарстанда да бу уңайдан сөенечле хәбәр бар: Лаеш районының Сокуры авылында корбан чалу өчен махсус комплекс төзелә. Ул Корбан бәйрәменә төзелеп бетәргә тиеш. Киләчәктә мондый махсус урыннар республикабызның башка районнарында да калкып чыгар дип көтелә.
Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Әл-Хәләл» оешмасы белән берлектә, Казан мәчетләре яныннан корбанлыкка чалынган терлек калдыкларын эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрүне оештырачак. Терлек калдыкларын махсус контейнерларда башта Лаеш районына китерәчәкләр, аннары Алабугага озатачаклар. Бу хезмәт түләүсез һәм санитар нормаларны тиешенчә үтәү максатыннан оештырыла.
Башкалабызның «Казан нуры» мәчете янында да һәр ел саен оешкан төстә корбан чалу йолалары уздырыла. Әлеге дин йортының имамы Алмаз Мөхлисов түбәндәгеләрне сөйләде: «Алла теләсә, быел да башка еллардагыча булыр дип торабыз, шулай да корбанлык эшкәртү, сарыклар өчен тышкы абзарны тагын да зурайтырга исәп бар. Корбан чалу гает намазыннан соң башкарылырга тиеш. Әгәр гает намазына кадәр корбан чалынган булса, ул корбан чалу үтәлгән дип саналмый. Моның турында пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисендә болай диелә: «Бу көнне без башлаган беренче нәрсә - гает намазын үтәрбез, аннан соң кайтырбыз һәм корбан чалырбыз, кем болай эшли, шул безнең юлыбыздан барыр, ә кем гаеткә кадәр корбан чала (шуның чалынган корбаны), гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс».
2013 елда «Казан нуры" мәчете каршында корбанлык сатучылар өчен 12 тышкы абзар, корбан чалу өчен – 17, суелган малны эшкәртү өчен 50 урын ясалган иде. Шулай ук 27 машинадан корбанлык сату оештырылды. Корбанлыкка сатарга дип 3 көндә якынча 1300 сарык алып килделәр. Безнең мәчет үзе корбанлык сатмый, бары тик урын гына бирә. Махсус корбан чалу комплексы мәсьәләсендә фикерем уңай. Әгәр корбан йоласын башкарырга теләүчеләргә яхшы шартлар тудырсалар (корбан чалу урыннары чиста, корбанлык бәяләре кулай булса, шәригать хөкеменә туры китереп чала алсалар) бик тә хуп! Шунысы да бар бит: әгәр ул комплекс бер генә урында булса, шәһәрнең төрле ягында яшәүчеләр өчен бу авырлык тудырырга мөмкин.
Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин:
- Раббыбыз Сүбхәәнәһү үә Тәгаләнең тәкъдире белән без шәһәрләрдә яшибез. Мәчетләр янында күпкатлы йортлар тезелеп киткән. Корбан көннәрендә канга баткан сарык башлары, тиреләр һ.б. калдыкларны күргәч, кешеләрдә күңелсез тәэсир калуы ихтимал. Шушы нәрсәләр булмасын өчен, мөфти хәзрәтебез зур мәчетләр янында бер аерым павильон шикелле корбан чала торган урыннар булдыру башлангычы белән чыккан иде. Каны да, малы да күренми, чип-чиста кала. Сынап карау рәвешендә берничә контейнерны - Казанда, калганнарын Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чала торган урыннарда куячакбыз.
Корбан чалу белән Казанда Мәрҗани, “Ярдәм”, “Гаилә”, “Казан нуры” һ.б. мәчетләр шөгыльләнә. Барлык мөхтәсибәтләрдә дә бу эш ныклап оештырылган.
Ә калдыкларга килгәндә, Рөстәм хәзрәт белдергәнчә, Президентыбыз күрсәтмәсе белән Алабуга икътисади зонасында завод ачылган, корбан калдыкларын шунда эшкәртеп ашламалар, терлекләр өчен витаминнар җитештерәчәкләр икән. «Динебез - чисталык дине, бездән соң пычрак калмасын өчен, быел эксперимент рәвешендә оешкан төстә чалына торган урыннардагы калдыкларны җыеп Алабугага илтәчәкбез. Бу эш шәһәр хакимиятләре ярдәме белән оештырылачак, Аллаһы Тәгалә разый булсын!» - диде Рөстәм хәзрәт.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|