|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2014 Җәмгыять
![]() 20 елдан соң әтисе өенә кайтканЛәйсән белән балачактан таныш без. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда бер партада утырып, бергә уйнап үскән идек. Аннан соң без күченеп киттек. Очрашмаганга байтак еллар иде инде. Ниһаять, күрештек. Дустым бәхеттән балкый иде. Баксаң, 20 елдан соң әтисе өенә кайткан икән! “Буй җиткән кыз булсам да, күңелемә һаман әти җитми минем. Ул безне ташлап чыгып киткәндә, миңа – 5, абыема 7 яшь кенә иде. Без аның кемгә күчеп киткәнен дә белдек. Әти безнең өйдән ерак түгел яшәгән ике балалы хатынга китте. Үз сабыйларын ташлап, Гөлнур белән Гүзәлнең әтисенә әйләнде дә куйды”, – дип искә ала Ләйсән. – Баштарак бу хәлләрне аңлап бетермәсәм, үсә төшкәч, барысына төшендем. Әти белән әни бер-берләрен яратышып өйләнешсә дә, бергә озак яши алмыйлар. “Гөлүсә апаңның ире юл фаҗигасенә эләгеп үлеп китте. Заводта бергә эшләдек. Еш кына ир-ат эше булса, әтиеңне чакыра иде. Ә ул анда баргалап йөрде дә бервакыт бөтенләйгә шунда калды”, – дип сөйли әни.
Абыем әтиемә карата ачу саклый иде. Ә мин исә гел әтиемне сагынып яшәдем. Аның кочагына сарыласым, көчле кулларында тибрәләсем килде. Ә әнием башка кияүгә чыкмады. Кулын сорап килүчеләргә: “Ике баламны кабул итә алсагыз гына. Үзегезнеке кебек булырмы соң?” – дигәч, өйләнергә теләүчеләрнең эзе дә калмый иде. Шулай итеп, әни гомере буе безнең хакка ялгыз яшәде. Әти ташлап китүгә, кеше сүзеннән оялып, башка урынга эшкә керде. Гомере буе безне аякка бастырыйм дип тырышты. Хәтта төннәрен дә икенче эшкә чыга иде”,– дип хәтер йомгагын сүтә ул.
“Әни белән генә үскәч, мәктәптә дә кыерсытучылар булгалады. Әмма без бирешмәдек. Абыем да, мин дә гел “бишле“ билгеләренә генә мәктәпне тәмамладык. Гаиләбезнең матди хәлен яхшырту өчен җәйләрен эшкә урнаша идек. Беркайчан да: “Әти юк”, – дип моңаеп утырмадык. Әнием шул кадәр көчле хатын булган инде. Хәтта әти ташлап чыгып киткәч, алиментка да бирмәде”, – ди ул.
Шушы 20 ел эченә әтиләре Ләйсән белән Марат янына бер тапкыр да килеп карамаган. Шулай итеп, алар әтисез яшәргә күнеккән. “Әмма барыбер күңелдә әйтеләсе сүзләр күп җыелган иде. Ничек тә әти белән очрашу юлларын эзли башладым. Ул көн килеп җитте! Кияүгә чыгар алдыннан, никахыма чакырырга дип, әти яшәгән йортка киттем. Ишекне үзе ачты. Мин аны танымадым да. Әмма йөрәгем ул икәнен сизде. Урыннан кузгалып, ярсып-ярсып тибә башлады. “Әтием” дип кочагына килеп сарылдым. Бер мәлдә күңелдәге ачу юкка чыкты. Әйтерсең, мин гомерем буе әти белән яшәгәнмен. Ә ул гел башын түбән иде. “Ялгыштым мин, кызым, ялгыштым. Әниегезне рәнҗетеп, дөрес эшләмәдем. Яшьлек белән нинди адым ясаганымны аңламаганмын да. Ә аңлагач, соң булды. Әниегез янына ике мәртәбә кайтып карадым. Ул кертмәде мине. Кичерә алсаң, кичер, кызым!” – диде.
– Күптән түгел никахым булды. Әтиемне килер дип көтсәм дә, күренмәде. Бары кичке якта гына кереп котлап чыкты, – ди Ләйсән. “Ничек тә әниеңнән гафу үтенергә иде. Бәлки, абыең да гафу итәр. Болай яшәү бик авыр бит миңа”, – диде ул. Бу хакта мин әниемә сөйләдем. Ә ул исә: “Әй, кызым, мин аны күптән гафу иттем. Аерылып киткән икән, димәк, шулай кирәк булган. Сез үстегез, барлык авырлыклар артта калды. Абыең да гафу иткәндер. Үзе дә әти кеше бит инде ул хәзер”, – диде.
Әтиләре Гомәр абый бу хәлләрне авыр кичерә. Бигрәк тә кызы белән күрешкәч, күңеле әллә нишли аның. Ләйсән әтисенең олыгаеп киткәнен, авырганын абайлап ала. Күп тә үтми, ишекләрендә кыңгырау чыңлый. “Әтине кайчандыр алып киткән Гөлүсә апа килгән. “Әтиегезнең хәле әйбәт түгел. Табиблар: “Йөрәге начар”, – диләр. Кичә хастаханәгә илттек”, – диде. Ә без гаиләбез белән әтиебез янына чыгып йөгердек. Хәле яхшыргач, үзебезгә алып кайттык. Безнең дә әти бит ул! Инде бездә калырмы?” – ди Ләйсән.
Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|