|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2014 Язмыш
![]() Түзә икән адәм баласы...Һәр туар таңга сөенеп, исән-сау булганыма шатланып яшим. Моннан берничә ел элек мин бөтенләй яши алмам кебек идем. Шөкер, янымда йөгереп йөргән сабыйларым яшәргә көч бирде. Миңа өч яшь булганда әнием авырып үлеп китә. Менә шуннан соң башланды инде минем борчулы көннәрем. Әтинең туганнары аның ялгыз яшәвен теләмичә, әниемнең ашлары узуга ук өйләндереп куйганнар. Кечкенә булганга мин баштарак үги аналы икәнемне аңламаганмын, күрәсең. Үсә төшкәч, барысы да сизелә башлады. Үги әни мине яратмады. Кул арасына керә башлау белән бар эшкә мине йөгертәләр иде. Балачагым булмады да кебек. Курчак уйныйсы урынга әти белән үги әнинең уртак балаларын карадым. Дусларым урамда уйнаганда, мин бакчада чүп утый идем. Ни генә эшләсәм дә, үги әнигә ярый алмадым. Әти дә тора-бара аның ягына авышып бетте. Юк-барга тавыш чыгара, өйдә иң гаепле кеше булып мин калам. Бик авырлык белән генә укуымны тәмамлый алдым. Югары уку йортына укырга кермәкче булган идем, үги ана каршы төште. “Биш ел буе аны укытырга монда. Әнә техникум да җиткән”, – диде. Зур шәһәрдә миңа бик кыен булды. Кешеләр белән дуслаша алмыйча, уртак тел таба алмыйча тилмердем. Бергә укыган төркемдәшләрем арасында Радикны гына якын иттем. Гел бергә йөри торгач, аңа гашыйк булганымны сизми дә калдым. Тик без бергә була алмадык. Кулымны сорарга кайткач, әтием каршы чыкты. “Укуын бетерсен, аннан күз күрер әле”, – диде ул. Шул көннән соң Радик миңа карата суынды. Баштарак: “Әйдә, качып кына никах укытыйк та бергә яшик”, – дигән иде. Ә мин әти-әнидән курыктым. Шулай итеп араларыбыз өзелде, бергә була алмадык.
Укуны бетергәч, Нияз исемле егет белән таныштым. Бу юлы әти каршы төшмәде. Ул вакытта Радикның үз тормышы бар иде инде. Мин дә кияүгә чыгарга булдым. Ниязга карата хисләрем булмаса да, яраткан кыяфәт ясадым. Тик болай яшәүнең кыен икәнен соңрак кына аңладым. Нияз минем өчен өзелеп тора иде. Бер елдан балабыз туды. Тик сөенечебез бер мизгеллек кенә булды. Сабый ике-өч көн генә яшәде дә үлеп китте. Мин кайгыга чумдым. Көн-төн еладым. Нияз да бетеренде. Һәм бу хәсрәтне күтәрә алмады – үз-үзенә кул салды.
Ниязны югалткач, бар дөньям бушап калды. Без яшәгән фатирга иремнең туганнары кайтып урнашты. Мин бөтенләй урамда калдым. Озакламый әти дә үлеп китте. Авылдагы йорттан миңа өлеш чыкмады. Мин үзем дә аны сорап йөрмәдем. Ул вакытта анда үги әнинең малае яши иде инде. Ярый ла, юлымда бергә укыган дус кызым очрады. Ире дә әйбәт кеше булып чыкты. Алар мине үз яннарына чакырдылар.
Еллар уза торды. Бервакыт мине Радик эзләп тапты. “Ләйсән, сине оныта алмадым. Мин аерылышам. Хатыным белән балабыз була алмый безнең. Әйдә, кавышыйк”, – диде. Бу вакытта мин үзем өчен җавап бирерлек идем. Риза булганымны әйттем. Без бергә яши башладык. Беренче тапкыр үземне бәхетле хатын итеп хис иттем. Ул да түгел, берничә айдан авырлы икәнемне белдем. УЗИга баргач, карынымда ике бала барлыгын әйттеләр. Радик та шатланды. Тик бәхетебез гомерле булмаган икән шул. Бала табарга өч көн калгач, миңа куркыныч хәбәр җиткерделәр: Радикны кыйнаганнар! Ул аңына килә алмыйча, күзләрен мәңгелеккә йомды. Мин елаудан туктый алмадым. Кайтып егылыр урыным, кочагына сарылыр әнием булмагач, нишләргә дә белмәдем.
Яраткан кешемне югалтуны авыр кичердем. Янымда якын дусларым булмаса, нишләп бетәр идем – билгесез. Алар ярдәме белән үземдә яшәргә көч таптым. Радигымны хәтерләткән улым, кызым бар минем хәзер. Шул сабыйларым өчен шатланып яшим. Кеше килә дә китә икән ул. Язмышыңа язылганны сызып атып булмый шул. Түзәргә, алга таба яшәргә кирәк. Кайчак, үз язмышымны уйлыйм да, миннән дә авыррак хәлдәге кешеләр бардыр әле, дип үземне юатам. Кичергән кайгыларым соңгысы булсын, балаларымны үзем үстерсәм иде, дип телим.
Газета аша миңа кыен вакытта ярдәм кулы сузган дусларыма рәхмәт әйтәсем килә. Авырлыклар килгәндә түзем булыгыз. Бер генә яшәгән гомернең кадерен белик!
Ләйсән СӘХБИЕВА |
Иң күп укылган
|