|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2014 Мәдәният
Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОрепортажБүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Тантана Г.Тукайның татар халкы үзе өчен гимн иткән “Туган тел” шигырен уку белән башланды. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантана кунакларын сәламләде. Чын күңелдән бәйрәм белән котлап, ул бүгенге көннең үзенчәлекле булуын искәртте. Бәйрәм алдыннан Татарстанда күп кенә яңа объектлар ачылуын, Казанның төрки дөнья башкаласы итеп билгеләнүен, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен, шул рәвешле, зур вакыйгалар булуын билгеләп үтте. “Бу максатчан, системалы эш”, - диде ТР Президенты. 2014 ел Россиядә Мәдәният елы буларак үтүе дә үзенчәлекле. Р.Миңнеханов белдергәнчә, премия тапшырганчы, мэр Илсур Метшин белән алар күп кенә объектларда булган, мисалга, яңартылган М.Горький исемендәге үзәк паркта, Иске Татар бистәсендә. “Бәйрәмнең тәмамлану этабы – Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру. Бу Татарстанның иң зур бүләге, һәм мин сезне шушы вакыйга белән котлыйм”, - диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен "Утлы дала" ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Поповка тапшырды. Премия күләме – 500 мең сум. Халкы бәхетле булганда гына, язучы үзен бәхетле саный. Бүләк алгач, Вахит Имамов шундый фикер әйтте. Татар халкы беркайчан да үз туган телен онытмасын иде, дип, заманыбызның актуаль проблемасына ишарәләде. Владимир Попов исә үзенең хезмәтенә республика җитәкчелеге игътибар итүенә күңеле тулганлыгын әйтте. Бөек Ватан сугышыннан соң минем бөтен хезмәтләрем тынычлык темасына багышланды, ә соңгы 25 елда – шәрык сәнгатенә, диде ул.
Фото: Регина Хабибуллина
--- |
Иң күп укылган
|