поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
23.08.2014 Фаҗига

Бер мизгелдә өч баламны югалттым

Бу коточкыч фаҗига турында бөтен республика ишетте. 8 август көнне кичке сәгать җидедә Казан – Чаллы трассасында Богородское авылы янында куркыныч авария була. Җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешеп, Базарлы Матакта яшәүче дүрт кыз баланың гомере өзелә.

Йөрәгем телгәләнә

Һәлакәт вакытында җиңел машина руле артында 27 яшен тутырган Алсинә Галиева була. Ул үзенең ике сеңлесе – Алинә, Гөлинә һәм дус кызы Эльвина белән Казанга кузгала. “Алсинә – беренче кызым. Әтисе Ирек үлгәндә аңа 11 ай гына иде. Балама биш яшь чагында юлымда Рөстәм исемле егет очрады. Без бер-беребезне оша­т­тык, өйлә­нештек, – дип искә ала кыз­лар­ның әнисе Гөлсинә апа. – Икенче иремне кызым да бик яратты. Беренче күрүдә үк “әти” дип эндәшә башлады. Без егет белән кыз кебек өй­лә­неш­тек. Мин яңадан туй күл­мәге киеп, балдаклар алышынып, кияүгә чыктым. Ул вакытта кы­зымның шатланулары! Икенче кат тормыш корганда минем яшем дә бар иде бит. Аннары бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Алинә белән Гөлинәнең яшь аралары 1 ел да 1 ай гына иде. Исән булсалар, Алинәгә – 20, Гөли­нәгә 19 яшь тулган булыр иде”.

Аңлашыладыр, Гөлсинә ханым белән сөйләшү бик авыр булды. Ничек тә аның яраларына кагылмыйча, хәсрәтен уртаклашырга тырыштым. Ә ул көчле рухлы ханым булып чыкты. “Кычкырып елаган чакларым, өзгә­ләнгән минутларым бик күп. Йөрәгем телгәләнә. Әмма ничек тә алга карап яшәргә, туганнарым, ирем өчен нык булырга тырышам. Рөстәм дә кызларыбызны югалтуны бик авыр кичерә”, – ди ул.

“Син – безнең икенче әниебез!”


Алсинә, олы бала буларак, әнисенә сеңелләрен карарга бик булыша. Алай гынамы, үсә төшкәч, Казанга алып китеп урнаштыра. Икесен дә укырга кертә. “Без балаларның кайда укыганнарын да белмәдек. Бөтен эшне Алсинә башкарып йөрде. Сеңелләре үзләре дә: “Син – без­нең икенче әниебез”, – ди торганнар иде. Алинә – 11не, Гө­линә 9ны бетереп укырга чыгып кит­теләр. Бик акыллы, тырыш иде кызларым. Өчесе дә мәктәптә әйбәт укыды. Чисталык ягыннан да аларга тиңнәр юк иде. Һәркөн мунча керәләр, юынмыйча юлга чыкмыйлар иде. Алсинә – банк хезмәткәре иде, Алинәм дә укырга өлгерде, Универсиада вакытында бер ком­паниягә эшкә дә урнашты. 12 көнгә генә дип эшкә алганнар. Ә ул икешәр смена эшләде. Моны җитәкчеләре дә күреп алган, Универсиададан соң кызымны Казандагы берничә сәүдә үзәгенә эшкә чакыра башладылар. Буш вакытында берьюлы икешәр кибеттә эшләде. Гөли­нә дә тик ятарга теләмәде. Ул ресторанга урнашкан иде. Кызларым акчаның ничек табылганын күреп-белеп үстеләр. Алар ке­шедән ким-хур булмасын дип мин дә тырыштым. Пенсиядә бул­сам да, икешәр урында эш­ләдем. Йорт тулы мал-туар. Икешәр сыер тотабыз. Ай саен 6-7 мең сумлык сөт сатам. Кызларыбыз өчен дип тир түктек, алар да өметне акларга тырышты”, – дип сөйли Гөлсинә ханым.

Мин дә барасы идем


– Ул көнне юлга чыкканда алар өчесе дә өр-яңа күлмәк­тән иде. Алсинәнең дус кызы Эльвина да безгә килде. Башта Казанга кереп автосервистан Эльви­наның машинасын алу, аннары Питрәч районындагы Ленино-Кокушкинога бәби чәенә барырга иде исәпләре. Анда минем бертуган энем Илгиз яши. Аның кызы Ландышның бәбие туган иде. Зур вакыйга бит! Мин дә кызларым белән кунакка бармакчы булдым. Шунда Алсинә: “Әни, синең сыерларың кичке тугызынчы яртыда гына кайта бит”, – диде. Кыскасы, мин юлга чыкмадым.

– Алсинәгә машинаны алырга үзем булыштым. Рульдә әйбәт йөри иде. Баштарак “тизлекне арттырып, алдагы машинаны узарга теләп, каршы яктан ки­лүче йөк машинасы астына килеп кергән” дигәннәр иде. Бу, чыннан да, шулай. Тизлеге дә зур булган. Әмма соңгы тикше­рү­ләрдән соң, аларның машинасын ак төстәге ниндидер чит ил автомобиле “кистергән” дип әйт­те­ләр. Кызым, шул машинага бә­релмәс өчен, йөк машинасы ас­тына килеп кергән булып чыга инде, – ди Гөлсинә ханым.

Кызлары юлда вакытта, Гөл­синә ханым, Алсинә рульдә булгач, кечеләренә шалтырата торган була. “Сигезенче яртыда Алинәгә шалтыраттым – алмый. Гөлинәнең дә телефоны сүнгән. Берзаман аның егете шалтыратты. “Гөлсинә апа, юлда нидер булган”, – ди. Мине һәлакәт булган җиргә алып киттеләр. Юлда барганда, Эльвина белән Алсинә үлгән, диделәр. Йөрәгем өз­гәләнде. Ике кызым да исәндер дип үземне тынычландырырга тырыштым. Килеп җитәрәк, Али­нә дә үлгән, диделәр. Өметем барыбер өзелмәде, бәлки, кечкенә кызым исәндер дип уйладым. Килеп җиткәч, яннарына бармакчы булам, мине юлның теге ягына чыгармыйлар. “Кайнар тәннәрен булса да тотып карыйм әле, кызларымны күрсәтегез”, – дип ялын­дым. “Апа, алар суынган инде”, – дигән сүзне ишеткәч, бө­тенләй егылып киткәнмен”, – дип искә ала өч кошчыгын югалткан ана.

“Минем кайгымны бөтен кеше уртаклаша”


– Хәсрәтемне җиңеләйтер өчен ни генә эшләмиләр. Әллә кемнәр, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Алсинәмнең дус­лары бигрәк күп булган икән. Алинә белән Гөлинәнең егетләре кулдан килгәннең барын да эшләделәр. Әле дә хәлемне белеп торалар. Алсинәгә күз тө­шерүче егетләр күп булса да, йөрәге берәүне генә яратты. Тик алар ике ел элек аерылышкан иде. Кызым шул егетне генә яратып яшәде. Шуңа да кияүгә чыгарга ашыкмады. Ә Алинә белән Гөлинәнең егетләре үз балаларыбызга әйләнеп беткән иде инде. Инде менә кызларыбызга өчесенә бер чардуган куйдырдылар. Ашларын уздырырга да ярдәм иттеләр. Бәла булган көнне Базарлы Матак кешеләре Түбән Новгород Сабан туенда иде. Бу хәлне ишеткәч, күбесе кайтып китмәкче була. Шунда халык җыелган җиргә бер мулла килеп, нәрсә булганын сорый. Сөйләп биргәч: “Мин дә бала хәсрәте күрдем. Менә бу акчаны бирегез әле әниләренә”, – дип 5 мең сум акча чыгарып биргән. Рәхмәт аңа.

– Кайбер кешеләр, үзлә­ре­неке булмагач, минем хәлне бераз гына җиңеләйтергә дип, кешедән алып булса да кесәмә акча салалар. Мине ялгыз да калдырмыйлар. Янымда кем дә булса куна. Кызларымны төшлә­ремдә булса да күрер идем, кер­миләр. Алар бит минем дус кызларым кебек иде. Бер тапкыр кисәтү ясамадым, кул белән сукмадым сабыйларыма. Чәчәк кебек чакларында китеп бардылар. Кияүгә дә чыга алмыйча калдылар. Кызларыма Алсинәнең дәү әнисе Гамбәр, минем беренче каенанам әби булып торды. Алинә дә, Гөлинә дә апаларына ияреп аңа кунакка бара иделәр. Әнкәй үзе дә балаларымны чит күрмәде. Өчесенә бер төсле итеп оекбаш-би­я­ләйләр бәйли иде. Олы яшьтә булса да, озатырга ул да килде. Рәхмәт аңа! – ди ул.

Йөрәгем чыдамас, ахры...

Авариядә гомере өзелгән Эльвинаның әнисе белән дә сөйләштек. “Баламның үлүен бик авыр кичерәм. Бу хәсрәт йөрә­гемдә тора. Мәңге бетәчәк яра түгел бу. Бар тормышымны кызыма багышладым. Кызым үскәч кенә, малай алып кайттым. Бик тә яраткан балам иде”, – ди Әлки районы Карга авы­лында яшәүче Дамира ханым.

– Минем турыда, акылы җиңеләйгән, диючеләр дә бар. Хәлем авыр шул. 25 яше тулган кызыңны җир куенына сал әле син! Соңгы өч көндә Эльвина өйдә булмады. “Әни, мин өч көн өйдә булмыйм. Ал­синәнең туган көне була. Икенче көнне машинамны алырга барабыз. Аннары бәби чәенә дә керәчәкбез”, – дигән иде. Кы­зым­­ның Базарлы Матакта, кеч­кенә генә булса да, күлмәк сата торган кибете бар иде. Интернетта да сату итте. Үз эшен башкарып, үз көнен үзе күрде. Бик чибәр, тырыш кыз бала иде. Йөргән егете дә бар иде. Кызымның ашларына кемнәр генә килмәде. Аш табыны түгел, туй табыны булды ул. Хәс­рәтемне басар өчен, кы­зым­ның кибетенә эшкә чыктым. Рәнҗеп ятмасын дим. Баламны уйлап йоклаганым да юк. Берәр сәгать ятып алам. Күзгә йокы керми. Башымда мең уй. Ирем Зөлфәт бик тә каты борчыла. Хәле авыр булганга эшеннән 10 көн ял бир­деләр әле. Энесе дә борчуда. Эльвинабыз җитми бит...

Дамира ханым яныннан да кеше өзелми. Кызының бергә укыган дуслары килеп хәлен белеп тора икән. Туганнары ташламый, ди.

***
Җан өшеткеч хәбәр. Иңнәр күтәрә алмаслык хәсрәт. Түзә адәм баласы. Аллаһы Тәгалә берь­ю­лы өч нарасыен алса да, төн­нәрен йокламыйча үстергән сабыйларын югалтса да, түзә аналар! “Күрәчәгебез булгандыр инде. Кемне гаеплик соң?” – дип өзгәләнә Гөлсинә ханым. Ә Ал­синәнең игелекле икәнен бөтен кеше әйтә. Банкта авылдашларын, танышларын чиратта да тотмаган. Бик кешелекле, ярдәмчел булган... Туган­нары­ның төшенә дә шулай кергән: “Мин үзем гаепле, – дигән ул. – Башка кешене гаеп­лә­мә­гез...”. Ашыгабыз, ашкынабыз, ә юл хаталарны кичерми...



Эльвинаның әнисенә бик авыр



Гөлсинә апа хәзер кызлары Алинә белән Гөлинәне фотодан гына күрә ала



Алсинәне үз әтисе Ирекнең туган көнендә салкын җир куенына салалар  


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 122 | 22.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы