поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.08.2014 Язмыш

Әрәм узган 14 ел

Әнием Минзифа, әти үлгәч, миңа 5 яшь вакытта күрше авылдагы Мулланур абыйга кияүгә чыкты. Аннан соң бер- бер артлы ике туганым дөньяга килде. Шөкер, үги әти мине кимсетмәде. Киресенчә, үз балаларына караганда күбрәк яратты әле. Минем үз әтием Самат бик усал кеше булган. Әнине урлап алып кайткан була ул. Миндә әтинең чалымнарын күреп, әнинең ачуы чыга иде. “Карап торышларың нәкъ әтиең”, – дип еш әйткәләде.

Баксаң, әти әнине бик тә җәберләгән. Төннәрен йоклатмаган. Көндезен гел эшләтеп торган. Әни бичара биш ел гомерен бик авыр уздырган. Аерылып киткән чаклары да булган. Бала хакы дип тагын кушылган.

Кыз бала әнисенең язмышын кабатлый, диюләре хак икән. Мине дә яраткан егетемнән аерып башка берәү урлап китте. Ул төнне бик елап чыктым. Иртә­гесен башым авыртканга түзәр­лек түгел иде. Бөтенесе йоклаганда, мин бер дә күземне йоммадым. Төнлә качарга дип урамга чыктым. Тик, гөнаһ шомлыгына, этләре өреп эшне бозды. Шул тавышка өйдәгеләр уянды. “Бәдрәфкә генә чыккан идем”, – дип котылдым.

Таң атты. Иң элек көзгегә барып чәчләремне карадым. Алар бер төндә агарган иде. Бермәлгә башымнан кырык уй узды: “Азатымнан башка нишләрмен? 19 яшеңдә 32 яшьлек ир-атның хатыны бул әле”. Уйларымннан каенана булган кешенең тавышы уятты. “Көзгегә карар өчен килен булып килдеңме? Әнә сарайда ике сыер көтеп тора. Бабайлар килгәнче, савып кер”.

Ничек сарайга чыкканымны, сыерларын сауганымны хәтер­ләмим. Шуннан соң табын әзерли башладык. Өйлә турыннан соң, безгә никах укыдылар. Күңелем әллә кая еракта булса да, мин ниндидер бер ирнең хатыны булачагымны аңлый идем. Әни дә, туганнарым да мине яклап сүз әйтмәде. Бөтен кеше таралышып беткәч, әкренләп өй җыештыра башладым.

Ирем булган кешене белә идем. Эчеп кеше көлдереп йөргән кеше түгел. Тик менә үзенең ниндидер сөй­кемсез сөяге бар – һич кенә яратып булмый шул. “Язмышымдыр, дип сабыр итәргә тырыштым. Кич җиткәч, беренче төн куркытты. Мин әле яшь кыз идем. Тик, ни гаҗәп, ирем яныма да килеп карамады. Шулай итеп, бер атна вакыт узды. Ирем кочаклап үбүләрне дә белми. “Әллә сине мәҗбүри өйләндерделәрме? Мине урлаган кебек”, – дип сорарга булдым. “Туебыз узсын әле. Законлы хытыным булгач кына бергә булырбыз”, – диде бу.

Шулай итеп без 14 ел яшәдек. Туганнарым еш кына: “Нигә бәби алып кайтмыйсың?”– дип аптырата иде. Ә мин, ни әйтергә дә белмәгәч, вакыты җитмәгәнгә, дип әйтә килдем. 33 яшем тулган көнне сабыр канатым сынып, 46 яшьлек иремне ташлап чыгып киттем.

Бу йортта мин хезмәтче булдым. Кош-корт асрап, сарыклар көтеп, сыер савып гомерем узды. Күптәннән аерылыр идем дә, әниемнән куркып яшәдем. Мин килгәндә каенана да чытырдап тора иде әле. Ирем кул күтәрмәсә дә, теле начар иде. Кибеттә тоткарлансам да, ишетмәгәнне ише­тә идем. Ирем белән арада якынлык булмаганын беркемгә дә сөйләмәдем. Тик бервакыт сыйныфташ кызым мин яшәгән урамга гаиләсе белән кунакка кайтты. Җиләккә бергә бардык. Беренче тапкыр Айсылуга үз тормышымны сөйләп бирдем. Ул телсез калды. “ Яшь гомерең узып бара. 14 ел буе ничек түзеп яшәдең? Ба­лаларың булмагач, ни пычагыма аерылып китмәдең?” – диде. Мин барыр җирем булмаганны, әти-әниемнең күптән вафат, ту­ган­нарымның үз тормышы икән­не сылтау иттем.

Ял көне иде бу. Айсылу бик үткен булып чыкты. Минем ирем­нең районга киткәнен кө­теп торды да кереп киемнәремне җые­шты. Тиз генә үз машинасына шуларны чыгарып куйды. Кулыма ак кәгазь белән ручка тоттырды. “Мине эзләмә”, – дип язар­га кушты. Кичке якта мин алар машинасына утырып, ничә ел хезмәт иткән йортымнан чыгып киттем.

Ирем мине эзләп маташмады. Айсылу үзе эшләгән оешмага эш­кә урнаштырды. Матур ки­емнәр алып бирде. Үзләрендә яшәргә калдырды. Бер ел шулай яшәгәч, Илфат исемле егет белән таныштым. Миннән 4 яшькә кече егеткә ияләнү авыр булды. Мин аңа үз тормышымны сөйләп торуны ки­рәк тапмадым.

35 яшемдә янә кияүгә чыктым. Бу юлы бар да кешечә булды. Гөрләтеп туй да уздырдык, балдаклар алыштык. Бер ел дигәндә игезәк кызларыбыз туды. Илфат мине өрмәгән урынга да утыртмый. Элеккеге елларымны искә дә аласы килми. Әмма мине бәхетсез иткән, ничә еллар хезмәтче итеп тоткан кешегә үпкәм зур. Чәчәк кебек гомеремне аның белән уздырганыма ышанасым килми. Мине бу мәхшәрдән коткарган өчен Айсылуга мең рәхмәтләр укыйм. Газета укучыларга шуны әйтәсем килә: язмышымдыр, дип барысына түзеп яшәргә кирәкми икән ул. Кайчак язмышны бер үзебез язабыз түгелме?  


ЛИЛИЯ
Ватаным Татарстан
№ 118 | 15.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»