поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
12.08.2014 Язмыш

Кайтарыр идем үткәнне...

Айсылу белән вузга укырга кергәндә таныштык. Соңгы имтихан көне иде. Төшке ашны бергә ашарга дип, буфетка кердек. Сөйләшә торгач, бер районнан булып чыктык. Хәбәрләшеп торырга вәгъдә биреп аерылыштык. Безгә бәхет елмайды. Икебез бергә бер төркемдә укый башладык.

Баштарак мәлдә мин сүземне әйтергә дә куркып торсам, Айсылу бик батыр кыз иде. Туры сүзле, кешеләрне үпкәлә­түдән дә курыкмый. Өстәвенә укытучыларга да каршы әйткәли, алар белән бәхәсләшә иде.

Укып бетергәч, мин алган белемем буенча эшкә урнашсам, Айсылу бөтенләй башка өлкәне сайлады. Кияүгә дә чыгарга ашыкмады, икенче югары белем алды. Баштарак хәбәрләшеп торсак, соңыннан элемтәләр югалды. Кешедән генә Айсылуның кияүгә чыкканын, бала үстергә­нен ишеттем. Еллар уза торды. Быел төркемдәшләр белән очрашуга җыелдык. Һәркем үз тормышы белән таныштырды. Күбесе­нең икешәр бала, ирләре бар. Кемдер яңа гына кияүгә чыккан. Чират Айсылуга да җитте.

Элеккеге Айсылуның тамчысы да калмаган.– Баштарак үз эшемне булдырыйм дип йөрдем. Кияүгә дә соңлап кына чыктым. Әти-әни­емә кадерле кыз бала идем. Моннан 6 ел элек әтием юл фа­җи­гасенә эләкте. Табиблар ничек кенә тырышмасын, аны коткарып кала алмадылар. Бу хәсрәт әле 45 яшен тутырып кына килүче әниемне бөтенләй аяктан екты. “Мин, Вәгыйзсез ничек яшим?” – дип елый иде. Чибәр, эшкә уңган әниемне кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Тик ул моны авыр кабул итте. Күпме генә чакырсам да, безгә килеп торырга ризалашмады, – дип сөйләде Айсылу. – Ул вакытта ирем дә көйсез иде. Икенче бала алып кайт дип аптырата башлады. Җит­мәсә, эш урынымда күңел­сез­лекләр килеп чыкты. Әнием янына кайтырга түгел, аның хәлен сорарга да вакытым җитми иде.

Ирем миннән көчлерәк булып чыкты. Кияүгә чыккач, холкымны бөтенләй үзгәртте. Бәхәс­ләшә торган, үз сүзен әйтүче Айсылудан җилләр исте. Әнием тәрбияләгәнчә яшәдем. Ә ул: “Иреңне хөрмәт ит. Аның белән киңәш. Сүзен тыңла. Аңынча эшлә”, – дия торган иде. Мин шулай эшләдем дә. Менә шуңа үз әниемнең хәлен белергә дә вакытым калмады. Берзаман әнием үзе килеп керде. “Кызым, табиблар нидер таптылар. Онкология хастаханәсенә барырга кирәк”, – ди бу. Минем авырга узып йөргән вакытым. Үз хәлем хәл. Иртән башлар әйләнә. Күңел болгана. Беренче көнне әни бе­лән барсам да, калган көн­нәрне ияреп йөрүне кирәк тапмадым. Атна-ун көннән әнием балкып кайтып керде: “Син безнең авыру түгел”, – дигәннәр икән. Ә мин шулчакта аның авыру картасын ачып та карамадым. Шул көннән соң әнием ике генә көн яшәде. Кулларымда изге теләкләрен тели-тели җан бирде. Әле дә үземне әрләп яшим. Нигә әни­емне үзен генә йөрттем икән? Ник табиблар белән сөйләшеп карамадым? Менә шундый сорау­лар белән яшәгәнемә 2 ел узып бара инде.Айсылу иң якын кешеләре алдын­да күз яшьләрен дә яшер­мәде.

“Чит гаиләгә килеп керү дә авыр булды. Иремнең әти-әни­сен начар диясем килми. Әмма минекеләр түгел инде. Атна саен иремнең авылына кайткач, әти-әнием тагын да сагындыра. Бер кайгысыз, шат вакытларым артта калган икән бит минем. Ә хәзер эч серемне сөйләргә кешем дә юк. Кайчак 3 яшьлек кызым белән сөйләшеп, күңелем­не бушатам”, – ди ул.– Шул елларны кирегә кайтарып булса, әниемне өрмәгән урынга да утыртмас идем. Үткән­нәрне кире кайтарып булса икән. Нинди булса да, үз әти-әниегез­не яратып яшәгез. Кадерен белеп, хөрмәтләгез. Бер югалткач, кире кайтарып алып булмый. Гомер­леккә йөрәгемдә яра калды. Аллаһы Тәгалә ике якын кешемне алды, ике сабый бирде дип тә сөенәм. Кечкенә кызымда нәкъ әнием чалымнары да бар бит. Ул кыяфәте, сөйләшүләре. Төскә- биткә дә нәкъ әбисе инде! Шул бәхетемә карап, сөенеп яшим хәзер... 


Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 114 | 08.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы