поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2014 Интернет

Татарча төркемнәр: кайсылары иң популяр?

Социаль челтәрләр безнең тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, без бүген аннан башка яши алмыйбыз сыман. Үзебезгә кирәкле мәгълүматны да еш кына шуннан беләбез. Кызыксынуларыбызга карап, үзебезгә кирәкле төркемнәрне сайлыйбыз.

Бүген без “vkontakte.ru” сайтындагы татарларга багышланган иң популяр төркемнәрне барлыйбыз.

1. “Татары и татарочки” төркеме http://vk.com/tatar_vk

Аны татарлар тормышы турындагы иң популяр төркем, дип әйтеп була. Биредә утыручыларның саны 92 меңнән артып китә. Алар арасында гади кулланучылар белән бергә, республикабызның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучылар да шактый. Төркемдә төрле проблемаларга карата фикер алышулар үткәрелә. Хәзерге вакытта Татарстанда президентлык институтын саклап калу мәсьәләсе – шуларның берсе. Мәгълүматларның күбесе иман, дин, милләт, тарих темасына кагыла. Танылган кешеләрнең фикерләре дә урнаштырыла. Аларның һәрберсе фото яки видео белән бергә үрелеп бара. Монда Коръән сүрәләрен дә тыңларга мөмкин, татарча җырлар да күп. Халык арасында сораштырулар үткәрелә. Әлеге төркем шактый актив, чөнки мәгълүматлар даими яңартылып бара.

2. “☾ АЛЛАҺ бүләге - ИСЛАМ дине! ☽” төркеме http://vk.com/club11721389

Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге төркем Ислам дине белән бәйле. Аны 11 меңнән артык кеше карап бара. Биредә догалар белән танышырга, хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңларга, хәдисләр укырга мөмкин. Ислам дине атамалары, гамәл-гыйбадәтләрнең аңлатмаларын да нәкъ менә шушында табып була. Аларның барысы да рәсем белән яки видеоформатта тәкъдим ителә.

3. “Intertat.ru - Кирәк. Мөһим. Кызык хәбәрләр” төркеме http://vk.com/intertatgazeta

“Intertat.ru” Республика электрон газетасы төркеме турында күпләрегез хәбәрдардыр. Сайттагы һәр язма белән беррәттән, биредә яңалыклар да урнаштырыла. Алар һәрдаим яңартылып тора. Урнаштырылган постларның аралары - берничә минут кына. Димәк, монда һәрвакыт “эсвежий” хәбәрләр белән танышырга мөмкин. Моннан тыш, электрон газетаны укучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрелә, аларның бүләкләре дә кызыктырырлык. Мәсәлән, “Сабантуй мизгелләре” конкурсындагы җиңүчегә электрон китап тапшырылды. Шулай ук бу төркемгә кушылучыларга, мәгълүмат белән бергә, төрле кызыклы фотолар, җырлар тәкъдим ителә. Интересный клуб вавада понравится даже занудным личностям, которые видят во всем только плохое. Бүген барлаган төркемнәрдән аермалы буларак, ул бары тик татарча гына “сөйләшә”.

4. “{♥♥♥"МӘХӘББӘТ - ул була бер генә, аның кадерен бары бел генә” http://vk.com/yaratularym_chiksez_minem

21 мең катнашучысы булган әлеге төркемдә урнаштырылган постлар мәхәббәт темасын үз эченә ала. Монда кызыклы видеолар, рәсемнәр, төрле теләкләр, канатлы гыйбарәләр урын алган. Шулай ук татарча җырлар да тыңларга мөмкин. Биредә танылган һәм үзешчән авторларның сөю-мәхәббәткә багышланган шигырьләрен дә табып була.

 
5. “░▒▓█ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ❤ ОТ ВСЕЙ ДУШИ █▓▒░” төркеме http://vk.com/club36128672

Монда утыручыларның саны 34 меңнән арта. Башка төркемнәрдән аермалы буларак, аның баш битендә үк “Төркемдә тәртип саклагыз! Гаепләү-гайбәт сүзләр язучылар чыгарыла яки ябыла!” дигән белдерү бар. Яңалыкларның күбесе дин һәм әдәп-әхлак темасына багышланган. Танылган һәм үзешчән шагыйрьләрнең бу темага кагылышлы поэтик әсәрләрен монда табып була. Төркемгә кушылучыларга хәерле иртә, тәмле йокы теләкләре теләнә. Милли ризыклар турында да мәгълүмат табарга мөмкин.


Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 10.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»