поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2014 Җәмгыять

Украина качаклары: “Без күргәннәрне сез аңламаячаксыз” (ФОТО)

Украинада барган сугышның җиле Казанга да җитте – безгә дә качаклар килә. 1 августка башкалада шундый 142 гаилә теркәлгән иде инде. Барлыгы 416 кеше, шул исәптән 127 бала. Короленко урамындагы тулай торакта бер, дүрт һәм алты айлык балалар белән кайткан өч гаилә барлыгын да ишеттек. Ә, гомумән, Татарстанда качакларның саны ике меңнән артып киткән.

“Ике сумка белән чыгып киттек”

- 72 яшемдә шундый хәлгә калырмын дип гомердә дә уйламадым, кызым, - дип елый Лена апа Сурдакова.

Олы кызы Светлана белән Украинадан качып киткәннәренә ай ярым икән аларның. Казан милли тикшеренү технология университетының Короленко урамындагы тулай торагыннан бирелгән бүлмәдә яшәп яталар. Уртанчы кызы ире белән Кырымга киткән булырга тиешләр. 
- Монда тудым, монда үстем, бер җиргә дә китмим дип карышкан украин кияү дә, чын сугышны күргәч, фикерен үзгәрткән. Өйләренә кадәрге бер чакрым араны кайда агач астына качып, кайда чокыр төбенә егылып кача-кача, шуышып кайтканнар да, икенче көнне үк җыенып киткәннәр, - ди Лена апа. - Кызларның бер һәм өч бүлмәле фатирлары, минем өем утырып калды, ике кулга ике сумка белән чыгып киттек. Күршедәге ир-атка, мин беркая китмим дигәч, ачкычларны калдырдык, әмма йорт-җирләребезне исән килеш кабат күрүгә өметем юк. Шәһәрне беренче тапкыр бомбага тоткан чакта куркып үлә яздым, андагы куркынычны сөйләп аңлатырлык түгел.

Украинада күзләре күрмәү аркасында беренче төркем инвалид саналган апа Казанда, кабат белгечләрне узып, инвалидлыгын раслатырга тиеш. Инвалидлык кәгазе кулында булса да, украин телендәге язу биредә гамәлдә саналмый икән.

Лена һәм Светлана Сурдаковалар

Ярдәмчеллек

52 яшьлек Светлана ханым да четерекле хәлдә калган. Ялгыз гына кызын тәрбияләп, укытып, үзе югары белем алалмаган идем, ди тәҗрибәле экономист. Бердән, яшегез олы, икенчедән, югары белемегез юк дип, биредә аңа яраклы эш таба алмыйлар икән әле.

- Зур димим, әмма даими кереп бара торган хезмәт хакы  һәм әни белән икебезгә кечкенә генә бер бүлмә булса, безгә башка берни кирәкмәс иде, - ди ул.

Качак статусы да бирелмәгән, алар – мәҗбүри күчеп китүчеләр. Тулай торактан, бигрәк тә беренче каттан бүлмә бирелү алар өчен зур бәхет. Күзләре бик начар күргәнлектән һәм кан басымы югары булганлыктан, урамга да чыгып йөрергә курка ул. “Исереп егылып ята диярләр”, - ди. Бар юанычы күршеләре биргән радиодан татар җырлары тыңлау.

-  Кешеләр киң күңелле биредә, телевизор да керттеләр, бик ярдәмчелләр, дарулар белән дә булыштылар, - диләр әниле-кызлы беравыздан.

Тынычлык кадере

Сугыш булган җирләрдән качып кайтучыларны Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының  Короленко, Зур Кызыл һәм Кирпичников урамнарындагы өч тулай торагына, Икътисад, идарә һәм хокук институты тулай торагына һәм  Ферма-2 торак массивындагы “Стрела” кунакханәсенә урнаштырганнар. Тулай тораклардагыларны 25 августка кадәр генә тотсалар, “Стрела”дагы 150ләп кеше кунакханәдә декабрь аена кадәр яшәячәкләр.

Мин барганда мәктәп яшендәге балалары булган әти-әниләрне ишегалдына җыйганнар иде. Җыелышта билгеле булганча, кунакхәнәгә урнаштырылган балаларның барысы да Имәнлек урамындагы 150нче мәктәпкә барачаклар икән.  Башка мәктәпләргә китәргә теләгәннәр урыннар булса  гына күчә алачаклар.

Василий белән Оляның кызлары алтынчы сыйныфка бара, ә улларына өч кенә яшь әле. Кызга мәктәп булса да, малайга бакча булмавы ихтимал.

Василий, Оля

- Китәргәме юкмы дип бер ай уйландык та, балаларның гомерләре өчен куркып, китәргә булдык, - ди Лисичанскидан килгән гаилә башлыгы.  - Эшсез йөрермен дип уйламыйм, механик мин. Балаларның психикалары бозылып бетә дип курыктык, чып-чын сугыш эченнән кайттык бит. Тынычлыкның кадерен беләбез хәзер.

Ә Верониканың егете Павел эш табарга өлгергән инде. Төнге сменадан кайтып йокларга яткан сөйгәненә комачауламау йөзеннән ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырган кыз беренче карашка мәктәп укучысын хәтерләтә. Әнисе Тамбовка киткән, туганнарының да кайсы кая таралышып беткәннәр. Әтисе исә,  яхшыга өметләнеп, якыннарының кире әйләнеп кайтышларына йорт-җирне саклап Луганскида калган.

- Без киткәнгә каршы булмады, үзе китәргә теләмәде, - ди Вероника. Балалыктан яңа чыккан кыз әтисен дә, туып-үскән шәһәрен дә бик сагына.

- Әле ярый таянырга Павел бар, бергә булганда авырлыкларны җиңә алырбыз. Аллага шөкер, ярдәм итәбез дип торалар, эш кенә табасы калды, – ди ул.

Ярдәмнең зурысы, кечкенәсе юк

Әлфия апа белән качакларга ярдәм җыю пунктында очраштык. Татарстанда туган кыз украин егетенә кияүгә чыгып, гомере буе Украинада яшәгән, балалар үстергән. Пунктта дежур торып эшлиләр икән. здоровая пища Сделать расчет

- Улым дүрт көн элек килде,  кызым бер ай элек килгән иде, аларны тулай торакка урнаштырдылар. Мин апада торам, оныгым белән 5 июньдә килдек. Лисичанскиның 80 проценты юк инде дигән хәбәр генә ишеттек, анда калган өйләребезнең хәлен белмибез. Атышлар башлангач ук онык белән мине озаттылар, балалар үзләре соң гына чак чыгып котылганнар. Бер айдан өйгә кайтырбыз дип кенә килгән кешеләр идек, бер Алла белә хәзер кайчан кайтасыны. Бөтен заводларны шартлатып бетерделәр анда. Зур нефть эшкәртү заводын россиялеләр сатып алган иде, аны шартлаттылар, желатин заводын юк иттеләр, эшләр урын юк. Ипи өчен сугыш, продуктлар юк. Бер пекарня бар иде, ул да ут булса гына эшли ала икән, - ди Әлфия Лавиненко.

Әлфия Лавиненко

Әти-әнисе белән Донбасс якларына шахтага киткәндә биш яшьләрендә булган кызга тарихи ватанына алтмышка якынлашканда кайтырга насыйп булган.

- Оныгымны мэрия кадет мәктәбенә урнаштырырга булышты, форма биргәннәр менә үзләренә, сөенече эченә сыймый малайның, салмыйча киеп йөрде. Хыялы хәрби булу иде, - ди.

Җыелган әйберләрнең биредәгеләрдән артканын Ростов өлкәсенә җибәрәләр икән.

- Казан халкы бик мәрхәмәтле икән, бик зур рәхмәт аларга. Кеше көне буе килеп тора.  Киемнәрне аерым, азык-төлекне аерым салып куябыз, ярдәм сорап килүчеләргә тиешенчә биреп торабыз, - ди Әлфия апа.

Куркыныч әкият

Качакларны бүгенге көндә иң куркытканы – билгесезлек. Тулай торактагылары август ахырында безне кая куярлар дип кайгырсалар, күпләрен эшсезлек мәсьәләсе борчый. Сугыш эчендә калган, кайсы кая таралышкан туганнарын, якыннарын уйлап өзгәләнәләр алар. Казанга килделәр дә, аларга бар яклап кадер-хөрмәт күрсәтелә, бер кайгылары да калмаган дип уйлаучылар исә тирән ялгышалар.  Гомер буе эшләп тапканнарын, йорт-җирләрен, якыннарын ташлап китәргә мәҗбүр булучыларның  кайсы белән генә сөйләшмә, күргәннәрен сөйлиләр дә: “Сез аны барыбер аңлап бетерә алмыйсыз. Үзе күрмәгәннәргә әкият кебек тоела ул”, - дип куялар алар.  Әбиләрчә итеп әйткәндә, илләр-җирләр тынычсызлыгын күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен дә, күрмәгәннәргә күрсәтмәсен.

Казанда качакларга ярдәм пунктлары:

Декабристлар урамы, 1 йорт,  “Ак Барс” яшьләр үзәге
8-937-529-79-29, 8-967-369-80-70

Островский урамы, 9 йорт
 8-965-608-24-34

Габишев урамы, 2 йорт (3 нче кат, 307 нче офис)
 8-927-249-12-38

С.Сәйдәшев урамы, 36 йорт.

Әлеге пунктлар белән тәүлек әйләнәсе эшли торган 293-31-43 телефоны аша да элемтәгә керергә була. Гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары иртәнге 9дан 18.00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Качаклар ярдәмнең барлык төренәдә мохтаҗ.  Бигрәк тә герметик төрелгән ярмалар, токмач, чәй-шикәр дә, консервалар да, җылы кием-салым, аяк киемнәре, шулай ук бала киемнәре кирәк.


Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»