Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

21.03.2009 Җәмгыять

МАРАТ БӘШӘРОВ: "МИН ТУКАЙНЫ УЙНАР ИДЕМ"

"Мәхәббәт һәм акча. Иң изге теләкләр белән, Марат Бәшәров". Казанга бер көнгә генә килеп киткән танылган актер миңа истәлеккә әнә шундый автограф сырлап калдырды. Кризис чорында яза торган теләге икән бу. Милләттәшебезнең бик тиз генә килеп китүенең сәбәбе бар. 18 апрельдә казанлылар аны күрәчәк үзе. Актер "Татнефть-Арена"да "Ледниковый период" исемле шоуда чыгыш ясаячак. "Татмедиа" агентлыгында Маратның һәм проект җитәкчесе Илья Авербухның журналистлар белән очрашуы әнә шул темага багышланган иде.

Әмма безне шоу әллә ни кызыксындырмады бугай. Үзебезнең татарыбыз белән күзгә-күз очрашып сөйләшү мөһимрәк, кызыграк иде. Яңа гына самолеттан төшкәнгәдерме, Марат Бәшәров баштарак "уяна алмый" интекте. Хәер, Илья Авербух алдан ук: "Маратны бөтен эшен ташлап бирегә килергә күндердем. Кичкә кайтып китәбез", – дип аңлатып китте.

 

Актерның татарча сөйләшеп, Украинадагы телешоуда чыгыш ясап барысын да шаккатыруын күпләр ишеткәндер. Тапшыру күптән түгел генә төшерелгән "Юленька" дип аталган фильм хакында барган. Әлеге фильмда Марат төп рольне башкара. Тапшыру украин телендә башланып киткәч, актер үзенең украинча белмәвен әйтә. Әмма аңа: "Анысы сезнең проблема", – дип җавап кайтаралар. Менә шул вакытта Марат аптырап калмый. Тота да татарча сөйләп җибәрә, аннан инде французчага күчә. Актерның чыннан да татарча белүенә инаныр өчен аның сөйләшүен сорадылар.

 

"Әз генә беләм инде. Минем әтием һәм әнием татарча сүләштеләр. Миңа кайчан 3 яшь булды мин татарча сүләштем. Рәхмәт сезгә. Зур үсегез", – диде Марат. (Аның сүзләрен үзгәртүсез бирдек – А.Х.) Аудитория гөрләтеп кул чапты. "Минем татарчам казанлыларныкы кебек түгел. Чаллы акценты", – дип тә шаяртырга онытмады ул.

 

Марат үзенең татарчасын тагын да камилләштерәчәк әле. Аны бирегә татар концертын алып барырга чакырганнар. Берничә татар җыры өйрәнергә кушканнар һәм ул аларны бик теләп башкарачак. "Татар спектаклендә уйнарга исәп юкмы? Булса, нинди роль башкарыр идегез?" – дип сораучыларга ул: "Рәхәтләнем катнашырга әзер. Әйтик, Габдулла Тукайны уйнар идем", – дип җавап бирде.

 

Марат Бәшәровның Казанга беренче генә килүе түгел. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев аны юбилеена чакырган булган.

 

– Нәрсә бүләк итим икән, дип озак баш ваттым, – ди актер. – Уйладым-уйладым да тимераяк бирергә булдым. Әмма Минтимер Шәриповичның аяк үлчәмен белмим. Ә тимераяк алганда аякның киңлеге дә бик мөһим. Мәдәният министрлыгына шалтыратып, Сәкинә ханым белән элемтәгә кердек. Ул Президент йоклаганда, аның аягын линейка белән үлчәгән. Ә тимераякның пычагына: "Беренче татар Президентына беренче татар артисты-фигуристыннан", – дип язып куйдым.

 

Очрашу вакытында: "Президент булсаң, нишләр идең?" – дип сораучыларга исә: "Мин Премьер гына булыр идем", – дигән җавап кайтарды актер. Шаяртырга бик яратса да, Маратның журналистларга бераз үпкәсе бар. Күптән түгел рус газеталарыннан берсендә Татьяна Навка белән авылга кайтулары турындагы ялган хәбәр басылган булган.

 

– Мәкаләдә язылган күрәзәче әбине эзләтеп, тәмам аптыратып бетерделәр, – ди Марат. – Сайтта язылган фикерләрне күреп шаккаттым. Болай ярамый бит инде, килешми.

 

Хәер, Марат хакындагы ялган хәбәрләр ул гына түгел. "Сине театрдан куганнар икән", – дигән гайбәтләр дә килеп ирешә аңа. Новосибирскидан кайтканда, рейслары тоткарланган булган икән. Марат исә спектакленә өлгерми кала. Менә шуннан соң театрдан куганнар дигән коткы тарала. "Без бит театрда рольләрне бер актер гына башкармыйбыз, һәрвакыт ике артист була. Бу рольне без Вячеслав Разбегаев белән уйный идек. Һәм ул миңа ярдәмгә килде", – диде актер.

 

Нинди рольләр башкарыр идегез?" – дигән сорауга: "Кризис вакыты, нинди роль бирсәләр, шуны уйныйм", – дип тә өстәп куйды. Белмәссең, бәлки киләчәктә татар киноларында Марат Бәшәровны күрергә насыйп булыр. Ә аннан шәп татар егете чыгар иде. Чөнки Марат мөселман традицияләре буенча яши: догалар белә, мәчеткә йөри. "Казылыкның дуңгыз ите кушылганнарын ашамыйм", – дип тә әйтеп куйды.

 

Казанга килгәч, татар мантыеннан да авыз итәргә өлгергән икән. "Андый мантыйны башка бер җирдә дә ашаганым юк", – дип мактады. Киләчәктә милләттәшебезне биредә еш күрергә туры киләчәк. Татар концертларында да, татар театрларында да. Бирсен Ходай. Татарлыгыннан оялып, тарсынып йөрүче шәхесләребез үрнәк алса да комачауламас иде.

 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 51 | 21.03.2009
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (15327) / 28.03.2009 19:04:57

Рамил Тохфэтуллин узенен берэр фильмына Марат белэн Чулпанны чакырсын иде... Кеше кузенэ курсэтерлек татар киносы булыр иде, бэлки...

№16 (15326) / 28.03.2009 19:02:05

Афэрин, Марат! Чарт иттереп мишэрчэ сули икэн! Узебезнен брат инде... )

№15 (15070) / 23.03.2009 21:27:25

Нух, дорес эйтэсен индебер яктан, мэскэулелэр татар дигэч, Казан вокзалында йое ташучыларны куз алдына китерэ иде бит. Оказывается шикэрныйлары бар икэн татарнын да, Чулпан гениальная Волочкованы мэсхэрэ итте боздагы биюлэре белэн.

№14 (15066) / 23.03.2009 20:37:40

Гаделлек яклы, э буддистлар, индуистлар да шул бер аллага керэме сон?

М.Башаров, Алсу кебек ук, Ч.Хамматова кебек ук, татарны доньяга танытучы.

№13 (15065) / 23.03.2009 20:32:30

"Тэре таккан урыс" дип шулхэтле дэ мыскыллап эйтулэрегезгэ шаккатам!Сон, иптэшкэйлэр, урысларнын уз дине, безнен уз динебез, лэбаса. Ахыр чиктэ бер ук ходайга табыну бит ул - урыснын уэ алласы, безнен уз аллабыз тугел.Ходай бер!! Шулай булгач, урыснын побын, тэресен мыскыллау,шул ук бер ходайны мыскыллау була бит инде! Тэрбиясезлек, кунел тарлыгы гына тугел, динсезлек тэ була инде бу, иптэшкэйлэрем. Башка диндэге хода бэндэлэрен мыскыллаучыларны чын мэгънэсендэ динле кешелэр дип эйтеп булмый, гафу итэсез...

№12 (15021) / 23.03.2009 09:53:26

Бигрэк тар кунелле инде без. Саллы гына акчаларга рок торкемнэрен да чакырып китерэбез бит эле. Марат ичмасам татарлыгы белэн горурлана белэ. Андыйлар кубрэк булсын иде

№11 (14924) / 21.03.2009 23:45:44

Данил, гафу, форумынны аканчатильны б...клап бетерим инде))) кичә сирәк керәсең дип шелтәләгән иең

№10 (14923) / 21.03.2009 23:42:08

Ярый ла, Хердус димәгәнсез

№9 (14921) / 21.03.2009 23:36:08

Фәшим, әрәм итмә инде миңа аларны)))

№8 (14920) / 21.03.2009 23:30:53

Ах,күзгә яшьләр килде Кирдүснең сүзләреннән

№7 (14917) / 21.03.2009 23:27:05

Тәре таккан урыс попларын татар артистлары да уйнады. Образга керү белән чукыну дигән сүз түгел ич. Мин Марат Бәшәровның татарча сөйләвен ишеткәч, шаклар каттым. Афәрин, Марат! Татарча сорау биреп татарча сөйләштерә алган ТНВ каналы журналисты, баш иям синең алда, чын күңелдән!

№6 (14916) / 21.03.2009 23:18:44

Әйбәт мужик. Аны сүгәсе түгел

№5 (14900) / 21.03.2009 18:44:40

Бу маратбәшәровлар әле Тукай телен сүзлекләр актара-актара өйрәнәчәкләр!

№4 (14898) / 21.03.2009 18:30:56

ул периодтан косасы килә башлады инде. авербух, акыллы еврей буларак, дөрес әйтә, 1-2 ел тәнәфес булу кирәк.

ә маратка акча җитми билгеле. хатыннар күбрәк булган саен, анысы да күбрәк кирәк..

№3 (14894) / 21.03.2009 17:45:11

Абау урысларны , тэре такканнарын да куп уйнады ич инде ул.... 1612 фильмын карагыз!

№2 (14893) / 21.03.2009 17:35:29

Акча гына бирсеннәр, бу Марат тәре таккан попны да уйнаячак..

№1 (14887) / 21.03.2009 15:22:41

Эле бу кризис дигэнен тагын эллэ нинди "татар"ларны да тартып китерер эле безнен башкаларга хэрчак кин кунелле хэм гуманлы казаныбызга.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте