27.07.2014 Җәмгыять
Самолетка утырырга шүрләмисезме? (Сораштыру)
Соңгы арада очкычлар белән ике зур һәлакәт булды. Аның беренчесе – Малайзия һава юлларының “Боинг” очкычын бәреп төшерелүе. Бу һәлакәттә 298 кеше җан бирде. Икенчесе Алжир һава юллары самолеты белән бәйле. Ул да радарлар күзәтүеннән югалып Малида килеп төште, 51 кеше һәлак булды.
Исегездә булса, моңа кадәр Малайзиянең тагын бер пассажир самолеты, гомумән, юкка чыкты. Озак эзләделәр, таба алмадылар. Узган ел Казанда да коточкыч авиаһәлакәт аркасында 117 кешене җирләдек. Самолетлар белән һәлакәтләр еш була, әмма алар очмый тормый. Ә сез очкычларга утырырга куркасызмы?
Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:
– Эш буенча һәр ай саен кайдадыр барырга туры килә, кайчакта бер илдән кайтып та өлгермисең, икенче дәүләткә командировкага китәр өчен чемодан тутырасың. Көньяк Африкадан Европага, аннары Япониягә очып кире Казанга кайткан вакытлар да булды. Андый зур араларны берничек тә поезд, автомобиль ярдәмендә узып булмый. Телисеңме, теләмисеңме, син очарга тиеш. Мин үзем самолетларны бик яратам. Пилотлыкка укырга исәп бар, әмма әлегә бу хыял гына булып кала бирә. Самолетка утыргач та, бу башка транспортка да кагыла, догаларымны укыйм да, Аллаһка тапшырып юлга кузгалам. Миңа аэропортлар мохите ошый, төрле һава юлларының очкычларын чагыштырам, ризыклары да төрле, кешеләр белән аралашу үзе кызык бер дөнья!
Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәре 13 санлы гимназия-интернат укытучысы:
– Элек 12шәр сәгать дәвамында очканым бар иде, “ыһ” та итми идем, ә хәзер куркам! Әллә яшь бара, әллә шушы авиаһәлакәтләрнең тәэсире, белмим. Менә әле без зур сәфәргә чыгып киттек. Сәяхәтләрне бик яратабыз. Быелгы маршрутка Австралия, Яңа Зеландия, Таиланд, Малайзия, Индонезия, Вьетнам, Сингапур һ.б. кебек илләр керде. Самолетка утырган саен калтыранам, әллә ниләр күз алдыма килә башлый, үлермен дип куркам. Якыннарым бу югалтуны авыр кичерер дигән уйлардан йөрәк “жу” итә. Ирем уйлап та бирми: “Тагын 7 илгә барып кайтасы бар”, – дип миннән көлә. Дөресен әйтергә кирәк, Россиядәге һава юллары самолетлары куркынычрак йөри. Шулай да һәлакәт булмый дип берсе дә гарантия бирә алмый.
Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Юлга чыкканда: “Уйлап та бирмим”, – дигән кешеләргә ышанмыйм, андыйлар белән сәфәргә чыгу да куркыныч. Барысын да Ходайга тапшырам да чыгып китәм, тәкъдиреңә ни язылган, шул була. Авиаһәлакәтләр турында еш ишетеп куркабыз, әмма җирдә йөргәндә дә күпме авария була, корбаннар саны коточкыч күп. Самолетларны яратмыйм, йөрергә мәҗбүр булганга гына утырам. Ә болай, мөмкинлек булса, поездда гына йөрер идем. Әмма анда йоклап китә алмыйча интегәм. Мәскәү белән Казанны тоташтырган югары тизлектәге тимер юлның салынуын көтәм. Индивидуалки Пензы dosug-58.info не благодари ;) Тизрәк салынсын иде, самолетта интекмәс идем.
Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:
– Курыкмыйм, батып үләргә язса, су тулы ләгәндә дә батарга мөмкин. Авиаһәлакәтләр элек тә булган инде ул, хәзер бары тик мәгълүмат кына тиз тарала, төрлесен ишетәбез, күрәбез. Май аенда гына 12 тапкыр очкычка утырырга туры килде, ансыз беркайда да өлгереп булмый. Туганнарым, дусларым арасында да алай куркучылар юк. Менә мәрхүм Туфан абый Миңнуллин самолеттан шүрли иде, поезд, машина белән генә хәрәкәтләнде.