25.07.2014 Мәдәният
Иреккә дә ирек кирәк (Җырчы Ирек Фатыйхов белән интервью)
Моннан ун еллап элек без аның турында “Унөч яшьлек имам” дип язган идек. Балтач районының Смәел авылында яшәүче әлеге яшүсмер Ирек Фатыйхов бүген нинди икән? Кабат күрешеп, сөйләшергә уйладык.
Ә бу исем сезгә нәрсә дә булса сөйләмиме, кадерле укучыларыбыз? Әйе, дөрес аңладыгыз. Сүз “Сандугач керде күңелгә”, “Татар моңы”, “Йолдызлык” фестивальләре лауреаты, “Ягымлы яз” студентлар бәйгесе җиңүчесе, “Урмай моңы” халыкара фестивале гран-при иясе, Кабарда-Балкарда үткән “Алтын мәйдан – Эльбрус” төрки халыклар фестивалендә шулай ук гран-при иясе булган, танылып килүче яшь җырчы Ирек Фатыйхов турында.
– Ирек, күпләр синең киләчәгеңне диндә күргән иде бит. Унөч яше дә тулмаган чакта авыл мәчетендә имам булып торган кеше турында башкача уйлап та булмый кебек.
– Бу темага тирән керәсем килми. Дин белән сәхнәне алыштырдың диючеләр дә, гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Шуны гына әйтә алам: сабый чакта күңелгә сеңгән әйберләр онытыла, югала алмый, алар да минем күңелдә. Җомгаларга йөрим, уразаны, намазларны калдырмаска тырышам. Сәхнәдә дә бит мин юк-бар җырлар җырламыйм, мәгънәле, тәрбияви сүзләргә өстенлек бирәм.
– Сәхнәгә, җырга юл кайдан һәм кайчан башланды?
– 1995 елда, миңа өч яшь тулган чакта, апам Лилия Салават репертуарыннан “Каторжан юлы” дигән җыр өйрәткән. Гел кычкырып шуны җырлап йөргәнмен. Ул елны юллар оешмасы безнең авылда асфальт юл салган. Кызык тоелгандыр инде, юлчылар мине җылы асфальт өстенә бастырып, һаман җырлатканнар. Күрәсең, оялмаганмын да, ялындырмаганмын да... Менә шулай, беренче сәхнәм асфальт булды. Үсә төшкәч, мәктәптәге чараларда катнаштым. Унынчыда укыганда “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә катнашып, өченче урын алдым. Унберенчедә укыганда исә “Татар моңы” халыкара телевизион фестивалендә икенче булдым. Бу минем өчен хәлиткеч булды дип саныйм. Унынчыны бетергәч, шушы һөнәр буенча акча эшли башлаган идем инде. Туйлар, юбилейларда җырладым. Әлеге фестивальдән соң зур сәхнәгә дә юл ачылды. Телевидениедә үткән чараларга, концерт-конкурсларга чакыра башладылар.
– Күңелеңә нинди җырлар якынрак?
– Ретро җырларга өстенлек бирәм. Тамашачы да аларны ничектер икенче төрле кабул итә. Халык җырларын, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров җырларын яратып җырлыйм. Шулай ук Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларны яратам.
– Бүген сәхнәдә җырчылар бик күп бит. Югалып калмас өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?
– Үз юлыңны табарга кирәк. Беркемне дә кабатламаган тавышың, үзеңнең оригиналь жанрың булырга тиештер. Үз өстеңдә эшләргә, костюмнарга, җыр язучыларга, биючеләргә, телевидениегә акчаңны жәлләмәскә кирәк. Шунысына сөенәм: әлегә әти-әнидән боларның берсенә дә акча сораганым булмады, үзем эшләп тапкан белән яшим.
– Быел гына укып бетердең түгелме соң әле?
– Әйе, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать академиясен тәмамладым. Фольклор буенча диплом якладым.
– Шулай дип әйтергә яраса, иң зур уңыш китергән җырың?
– Халык җыры “Иске кара урман”ны, акапеллага җырлап, гран-при алдым.
– Үзеңнең дискыңны чыгармыйсыңмы әле?
– Әлегә репертуар тулып бетмәде. Уйда юк түгел.
– Иҗат өчен нәрсә кирәк?
– Вакыт кирәк. Ирек кирәк.
– Иреккә дә ирек кирәк, димәк?
– Нәкъ шулай.