поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИ РАВИЛ

Язучы һәм публицист Равил Вәли (Равил Вәли улы Вәлиев) 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. Әтисе сугыш кырында ятып калганлыктан, Равилнең бала чагы бабалары туфрагында – күршедәге Иске Өҗем авылында уза. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем алгач, берникадәр вакыт Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1961–1964 елларда хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.

Равил университеттан диплом алып чыккан 1969 елның көзендә Татарстан җирендә зур төзелеш – Кама автомобильләр заводын салу эшләре башланып китә. Яшьлек хыяллары белән рухланып, Равил дә Чаллы якларына китеп бара. Хезмәт киеренкелеге белән кайнап торган Чаллыда ул чын мәгънәсендә тормыш сынавын уза: шәһәрнең төзелеш оешмаларында ташчы, күптиражлы газетада баш мөхәррир урынбасары, ремонтлау-инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, кою һәм пресс-рам заводында бетончы һәм монтажчы, шәһәр радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвейерында инженер-диспетчер булып эшли. Бер үк вакытта бу төбәктә «Кама таңнары», «Якты юл», «Таң йолдызы», «Чулман–Идел» (хәзерге «Шәһри Чаллы»ның элгәрге исеме) кебек яңа милли басмаларны ачу, аякка бастыру юлында башлап йөри. Әдәби иҗат эшенә дә яңа дәрт белән алына. Чаллыдагы «Ләйсән» әдәбият-сәнгать берләшмәсенең беренче җитәкчеләреннән була. 1973 елда аның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы – «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесте басылып чыга, аннан соң очерклары, повестьлары, хикәяләре тупланган «Таяну ноктасы» (1978), «Көчле агым» (1983), «Мәңгелек ут җылысы» (1986) дигән китаплары дөнья күрә. Чаллыда яшәгән елларда Р.Вәли яшь язучыларның Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия семинарларында катнаша. Язучының КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендәге хезмәт энтузиазмын чагылдырган, лирик-романтик хис белән өртелгән, реаль тормыш чынлыгы бөркелеп торган очеркларын, документаль хикәя һәм повестьларын Георгий Радов, Аркадий Сахнин, Анатолий Приставкин кебек танылган рус язучылары уңай бәяли.

Беренче иҗат уңышларын һәм Чаллы каласының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Чаллы төбәгендә егерме елдан артык яшәп, бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган Равил Вәли узган гасырның туксанынчы еллары башында Казанга күченеп кайта һәм әлерәк кенә чыга башлаган, инде укучыларның мәхәббәтен казанып өлгергән «Шәһри Казан» газетасына эшкә урнаша. Анда баштарак редакциянең сәясәт, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2003–2004 елларда исә ул бу газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.

Равил Вәлинең Казан чоры әдәби иҗат багажын нәфис әдәбият өлкәсендәге әсәрләр һәм шактый зур өлешен публицистика, әдәбият-сәнгать әһелләре турында иҗат портретлары, тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган күләмле мәкалә-эсселар тәшкил итә. Матур әдәбиятта ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «әтиләрсез әти булган буыннар язмышы» темасына төп игътибарын юнәлтә. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Җөй» исемле җыентыгындагы «Мәк чәчәге», «Түр басу тургайлары», «Аланда үскән балан» повестьларында автор нәкъ шул сугыш афәте китергән чор вакыйгаларын үзәккә алып тасвирлый. Әдипнең рәссамнардан Б.Урманче, К.Нәфыйков, Р.Шәмсетдинов, җырчы Ш.Әхмәтҗанов, баянчы-композитор Р.Курамшин, язучылардан Э.Касыймов, Г.Шәрәфи, З.Мәҗитов, К.Латыйп, В.Юныс һ.б. бик күпләрнең тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре турында язган мәкаләләре, иҗат портретлары, бай мәгълүмат бирүдән тыш, лирик тел-эслүбе, сәнгатьчә нәфислеге белән дә җәлеп итәләр. 2005 елда язучының әдәби-публицистик әсәрләрен, эссе һәм тарихи повестьларын, шул җөмләдән Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд хан заманы вакыйгаларына багышланган повестен эченә алган «Олуг хан ярлыгы» дигән күләмле китабы басылып чыга.

Ул 2000 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемен йөртә.

Р.Вәли – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһәр булсын бүләгем: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 104 б. – 2000 д.
Таяну ноктасы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 120 б. – 1500 д.
Көчле агым: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 96 б. – 1000 д.
Мәңгелек ут җылысы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 112 б. – 3900 д.
Җөй: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б. – 3000 д.
Олуг хан ярлыгы: эсселар, тарихи повестьлар. – Казан: Мәгариф, 2005. – 263 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хисмәтулла Р. Горурлык һәм ихласлык // Мәгърифәт. – 2002. – 14 авг.
Әхмәтҗанов М. Үткәннәрнең тирән җөйләре // Шәһри Казан. – 2002. – 16 авг.
Гарипова Х. Күңел күзе күпне күрә // Мәйдан. – 2003. – № 11. – 114–117 б.
Әхмәтҗанов М. Чал тарихыбыз манзаралары чагыла // Шәһри Казан. – 2006. – 27 июль.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»