|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Утыр әле яннарыма (Изге Ай)Ифрат Хисамов көе Шәүкәт Галиев сүзләре Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Йөзләреңә төбәп карап,
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркәләнәсем,
Килә бер сөеләсем.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Күзләремә ашыгып кына
Салкын карап үтмә син;
Өстәп тор сөю ялкынын,
Гел өсти тор, бетмәсен.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма. |
Иң күп укылган
|