поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СИБГАТУЛЛИН АЙНУР

Яңа китап: "Ислам интернеты"

"Татнет йолдызлары" бәйгесен оештыручы, "Татар интернеты" исемле китап авторы Айнур Сибгатуллин үзенең яңа әсәрен тәкъдим итте. Ул "Ислам интернеты" дип атала. Рус телендә.

Интернетның ислам дөньясына арта барган йогынтысы турында тикшеренүләр инде байтак. Айнурның яңа китабы урыс телле "ислам интернеты" турында беренче шундый тәфсилле белешмә булып тора. Галимә Лариса Усманова китапка биргән бәяләмәсендә аны интернетның бу сегменты турында беренче җитди тикшеренү дип атый.

Интернетта азмы-күпме вакыт уздыручылар игътибар иткәндер: соңгы вакытта исламга багышланган сәхифәләр саны бермә-бер артты. Аларның инде саны да юктыр дигән тәэсир кала.

Бар икән. Айнур хисабына караганда, бүгенге көндә андый сәхифәләр саны 400 чамасы – төрле мәгълүмат порталлары, мәчет сайтлары, интернет-кибетләр, шәхси блоглар.

Әлбәттә, аларның төрлесе төрле дәрәҗәдә һәм төрле сыйфатта. Яндекс мәгълүматына караганда, әйдәп баручылар нигездә өчәү: islam.ru, islamnews.ru мәгълүмат порталлары һәм muslim.ru, Русиянең мөфтиләр шурасы сәхифәсе. Исламнет ни өчен үсә?

Бүгенге көндә интернет Русиядә ислам турында мәгълүмат таратуда, мөселманнарның үзара аралашуында төп чарага әйләнде. Ни өчен?

Белгечләр моңа ике сәбәп китерә. Беренчедән, Русиянең милли һәм дини сәясәте, рәсми каналларда, радио-телевидениедә ислам турындагы мәгълүматка кытлык. Икенчедән, исламга яшьләр тартыла, ә алар башка чараларга караганда, интернетка өстенлек бирә.

Русиянең ислам интернетына ни бары ун ел чамасы. Беренче сәхифәләр 2000 елда пәйда булды. Islam.ru да шул вакытта барлыкка килде, һәм бүген дә әйдәүчеләр сафында.

Китап авторы фикеренчә, Русиядәге ислам интернетының үзенчәлеге шунда: ул чиста коммерция җимеше түгел. Әйтергә кирәк, бу сәхифәләрнең сыйфатында да чагылыш таба.

Әлеге сәхифәләр мөселманнар өчен практик киңәшче вазифасын үти, ислам дине нигезләрен өйрәнүне түгел, күбрәк аны үстерү, таратуны максат итеп куя. Файдалы киңәшләр

Сәхифәләрнең эчтәлегенә, кыяфәтенә килгәндә, автор аларның кызыксыз телдә, искергән дизайнда башкарылуын һәм дә ислам динен артык гадиләштереп күрсәтүен билгеләп үтә.

Автор тәнкыйтьләп кенә калмый, ислам сәхифәләрен яхшырту максатыннан үзенең киңәшләрен дә бирә: исламга багышланган гомум портал булдыру, ислам сәхифәләре арасында бәйге оештыру, мөселман вебмастерлары берләшмәсен төзү, мөселманнар өчен беренче дәрәҗә домен алу, мөселман мәгарифендә Web 2.0 технологиясен куллану.

Автор ислам интернетында “кибермөселман” атлы “виртуаль мәхәллә” барлыкка килү мәсьәләсенә дә кагыла. Пәрәвезнең бу феномены да, һәм гомумән, интернетның дини үзаңга йогынтысы әлегә ныклап өйрәнелмәгән.

Гәрчә, интернетның исламга, аның социаль якларына йогынтысы инде күзәтелә. Мисал өчен, виртуаль төркемнәрдә ир-атлар белән хатын-кызлар арасында аралашу тигез дәрәҗәдә бара. Реаль тормышта бу әле алай түгел, ди автор. Татар телле исламнет

Cоңгы вакытта дини тормышта татар теленең даирәсе тарая бара, мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә укыла дигән борчулар әйтелә. Бу күренеш интернетта да чагылыш таба. Рунетта исламга багышланган сәхифәләрнең күбесе рус телендә. Татар телендә сыйфатлы сәхифәләр бармак белән санарлык.

Әйтергә кирәк, бу йогынты ике яклы. Берьяктан, татар теленең даирәсе кысылуы, татар теленә ихтыяҗ кимү татар телле сәхифәләрнең дә кимүенә китерә. Икенче яктан, татар сәхифәләре аз булгач, мәчетләргә йөрүче яшьләр дә дини мәгълүматны күбрәк рус телле сәхифәләрдән алырга мәҗбүр.

Күп гасырлар буена татарга татар булып сакланып калырга дин ярдәм иткән дигән гыйбарә бар. Ләкин киләчәктә мәчетләрдә татар теленең даирәсе шулай тарая барса, ислам диненә милләтне саклау вазифасын башкару авыр булыр сыман.


Ali GILMI
Азатлык 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»