|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ШАҺИ РОЗАЛИНАРозалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Яшел Үзән районы Бикет авылынданда туа. Розалина Шаһиева – галимә, этнограф, сәнгать белгече. Заманында пединститутта укыткан, сынлы сәнгать буенча аспирантура тәмамлаган. 25 еллап гомерен сәнгать дөньясына багышлаган. Музейлар, күргәзмәләр, иҗади конференцияләр... Дөньяның төрле кыйтгаларында фәнни докладлар белән чыгышлар, татар сәнгатен җиһанга белдерү буенча хезмәтләр. Сәясәтләр – Багдад, Мәскәү, Истанбул, Абд- Даби, Баку, Амман, Санкт-Петербург һ.б. Төп максаты: төрки халыкларының бердәм рухи хәятен киңәйтү, дөньяга таныту. “Шигърият, дип әрни ярты җаным,фән, дип калган яртым кабатлый”, - дип яза ул үзе. Нинди генә үрләр яуламасада, шунысы игьтибарга лаек: шагыйрә күңелендә туган авылына мәхәббәт гомере буена сакланган. “Иль де Франс”, “Бакалы саз”... – бу шигырьләр Бикеткә, аның табигатенә багышлап язылганнар. Розалина апаның әти-әнисе Гомәр абый һәм Мәһирәҗәп апа кызларына 5 яшь тулгач, гаиләләре белән Казанга күчеп китәләр. Ул шәһәр тормышына да тиз ияләнә. Татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз КДУ ның рус филологиясе факультетын кызыл дипломга тәмамлап чыга. Университетта укыганда, фарсы телен өйрәнә, фарсы поэзиясе белән кызыксына. Дипломын да “Рус поэзиясендә фарсы шигъриятенең мотивлары” дигән темага яклый. 22 яшьлек япь-яшь кыз максатына ирешә. |
Иң күп укылган
|