Миңнур САФИУЛЛИН - мөгаллим, шагыйрь
Төштә генә
«...Идел өсләрендә күләгәң.
Мәхәббәтне юк диюче булса,
андый кеше сине күрмәгән».
...Мондый юлларны бары тик
Кадыйр гына яза ала.
Хәсән ТУФАН,
«Казан утлары».
Кадыйр Олы Солтан урта мәктәбендә укыды. Минем тормыш иптәшем Сара апалары аларның класс җитәкчесе иде. Ул Кадыйрның ихлас шигырьләр язуы, ләкин аларны беркемгә дә күрсәтмәве хакында сөйләде. Мин ул вакытта район гәҗитендә бүлек мөдире булып эшли идем: язмаларын редакциягә җибәреп карасын, – дидем.
Тиздән калын гына бер конверт килеп төште. Шигырьләр. Искиткеч! Без хатлар бүлеге мөдире Рәшит Гарипов белән аптырап калдык. Үзе язмагандыр, диештек. Алар авылы Кече Укмастан Миргазиз Укмасый дигән язучы булган. Әллә шуннан калган шигырьләрме? – дип тә шикләнәбез. Юк, алай булып чыкмады. Үзенеке!
Кадыйр язгалап торды, ә без баскаладык. Минем аның үзен күргән юк иде әле. Ниһаять, шактый еллардан соң без аның белән Казан урамында очраштык. Ул шигырьләр язуы һәм заводларның берсендә слесарь булып эшләве хакында сөйләде. Өенә киттек. Кечкенә генә бер фатирда яшәп яталар, Фәүзия исемле классташына өйләнгән, ике малайлары бар. Тормыш кысан. Редакцияләргә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин буш урыннар табылмаган. Авылга бик кайтасы килә икән. Мөмкин булса, гәҗит эшенә, билгеле. Казаннан кайтуга ук район гәҗитенең ул вакыттагы мөхәррире Г.Хәйретдинов белән сөйләштем. Ике куллап эшкә алырга риза булды, һәм Кадыйр дәртләнеп язарга кереште.
Сагындыра Кадыйр, шуңадыр, төшләремә керә.
Гасыр битләредәй челтәрләнгән
чуер ташлы Чулман ярлары.
Кыяларның җилләр яшен сөртә,
дулкыннарда ага аннары.
Кичләрендә елга читләрендә
кавышмаган кемнәр кем белән?!
Мин дә бүген, җанга тынгы тапмый,
бәхәсләшеп йөрим таң белән.
Сулар ага, алар аккан саен
ерагая бара аралар.
Чулман буе, дымлы комнарыңда
Миңкадыйрдан калган эзләр бар.
Мин шуларны эзләп газапланам
чуерташтан, Чулман комыннан.
Мәрҗән кебек тезелгәннәр алар,
күпмеседер инде җуелган.
Чулман буен адымнарга салам.
Таң аттыра алмый интегәм...
Эзләреңне эзләп юкка йөргән, –
төшкә генә бары син кергән.
Дулкындагы серле күләгәне
Миңкадыйрдан башка кем күргән?
Авыр туфрагы җиңел булсын. Ул шигъриятне үз итте һәм гомеренең соңгы көненә кадәр аңа тугрылыклы булып калды.
Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылы, 1997 ел, 15 февраль.
Фәния Хамматова. "Нурлар суга төшә сынып-сынып". Казан, 2012.