поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САФИН РАФАЭЛЬ

Исемнәре исемдә

Чын күңелдән башкорт әдәбиятына хезмәт иткән типтәр егете. Татарстанда кайберәүләр, моның өчен аны гаепләгән сыман, башкорт булып кылана, дигәнрәк сүз дә әйтәләр иде. Юк, кыланмады ул. Аның язуы, фикер йөртүе, яшәве башкортча иде. Башкорт җиренә үзен укытканы, үстергәне өчен чиксез рәхмәтле иде. Аның күңеленә, җанына башкорт моңы сеңгән иде.
Мин сагынам аны. Уфага аны сагынып бара идем. Гомеренең соңгы елларында арабыз"*аеруча якын булды. Аның гармун уйнаганын тыңларга бара идем. Тальянда Илдар Юзеев һәм аның кебек уйнаган кешене хәтерләмим мин. Тальянда алар уйнамый, тальян үзе боларга хуҗа иде, алар икесе дә моңнан гына торалар иде. Моңлы баланың бәхете ким була дигәнне ишеткәнем бар. Алар иҗатларында бәхетле булсалар, дөнья, тормыш сикәлтәләрендә аларга нидер җитмәде. Кырыс дөньяга җайлаша белмәделәр алар. Илдар тормышында ул әллә ни сизелмәсә дә, Рафаэль тормышында сизелә иде. Зуррак бәхеткә лаеклы иде алар. Рафаэль үзе кебек үк талантлы актриса белән кавышып, гомер юлыннан бергә атлап барырга теләгән иде, нигәдер барып чыкмады. Бик ярата иде ул аны. Баш бирмәс горур җан булса да, аның исемен ишеткәндә күз карашлары моңсулана иде. Җанына җылылык җитмәде шагыйрьнең. Башкорт җире үзенең Ирәйдек таулары белән аны йолдызларга якынайтса да, мәгыйшәт аны түбәнгә тартып төшерә. Хәтеремдә, бервакыт Рафаэль белән Ирәйдек түбәсенә мендек. Ул анда башкортның моңлы җырларын җырлады. Җыр, таудан тауларга күчеп, кыяларга кунып алып, тау бөркетләренең канаты булып кагынып, яңадан үзебезгә әйләнеп кайта торды. Сихри моң бар иде тавышында. Театрга мөкиббән иде Рафаэль. Шигъри аһәңле пьесалар язды. Башкорт театрлары ул пьесаларны уйнады. Уңыш казандылар. Казандылар дигән сүз - гәҗит сүзе, мин аны махсус кулландым. Башкорт театрлары, романтик стильдә иҗат итсәләр

дә, Рафаэльнең шигъри җанын ача алмадылар. Чөнки пьесаларның моңы тирәндәрәк иде. Мин аның берничә пьесасын Марсель Сәлимҗановка күрсәттем. Берсен аңа хәтта кычкырып укыдым. Тик Марсель кабынмады. «Юк, Туфанюга, аның пьесалары минем өчен түгел, аңа үзенең режиссеры кирәк», - диде. Шунысы гыйбрәтле: нихәтле үгетләп тә, Илдар Юзеевны да куймады ул. «Ул бөек шагыйрь, шигырьләрен яратам, ләкин пьесаларын сәхнәдә күрмим», - дия иде. Мин дә алар драматургиясендә ниндидер ясалмалык сизәм. Ләкин ул ясалмалыкның «гаебен» аларда түгел, үземдә күрәм. Мин логик фикерләү кешесе, шигъри фикер ул башка-чарактыр, аның асылын аңлау бездәйләргә читендер. Хәтерлим Рафаэльнең «Тилекәй» пьесасын миңа укыганын. Очынып-очынып мин пьесаны тыңлаудан бигрәк, Рафаэльнең пьесаны «уйнаганын» күзәтәм, чөнки ул драма әсәрен түгел, шигырь укыды. Пьеса миңа ошап бетмәде. Күңелен төшермәс өчен ошады дидем, ул алдашканымны сизде, елмаеп куйды да кулына тальянын алды, шашып уйнады. Уйнап туктагач: «Син «Тилекәй»не үзең игътибар белән укып чык әле», - диде. Укыдым. «Моңа синең сыманрак «тиле» режиссер табылса, гениаль спектакль булачак, минем сыманрагы куйса, әлләни чыкмастыр», - дидем. Чөнки тилелекнең (сүз психик авыру турында бармый) мең төрле төсмере бар. Шулар арасыннан берсен, иң кирәклесен табарга һәм шуның кебек тилерә белергә кирәк. Бу читен нәрсә.

«Тилекәй» генә түгел, Рафаэльнең бөтен пьесалары да шундыйлар. Мин өметләнәм -Рафаэль һәм Илдар пьесалары үз режиссерларын көтә әле. Рафаэльгә быел 80 яшь тулыр иде. Мин берничек тә аны бу яшьтә күз алдына китерә алмыйм. Исән булса, 80 яшьтә булу аңа килешмәс тә иде. Ул сәламәтлеккә туймады. Ләкин мин аның авыру булуына ышана алмый идем. Андый кеше чирләргә дә, үләргә дә тиеш түгел иде. Сагышлы моң чирле дә була алмый, үлмидер дә.


Туфан Миңнуллин.
"Сәхнә" 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»