|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. НОУТБУКДөньяда персональ компьютер барлыкка килү бер техник революция булса, ноутбукларны уйлап табу — икенчеседер. Компьютер күп эш башкара, әмма, ни кызганыч, билгеле бер бина эчендә генә. Аның җиһазларын күчереп йөрү шактый авыр. Шулай итеп, җәмгыятьтә күчмә компьютерга ихтыяҗ туды. Бүгенге көндә ноутбуклар яңалык түгел. Аларны күбрәк эшмәкәрләр, түрәләр, җитәкчеләр куллана. Аларның эшләре гел чабуда бит. Ноутбук — инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «куен дәфтәре», «блокнот» дигәнне аңлата. Элек ноутбуклар шыксыз зур һәм авыр булса, хәзергеләре җиңел һәм кечкенә. Кайберләренең калынлыгы хәтта бер-ике сантиметрдан артмый. Ноутбук җитештерүчеләр аны гадәти блокнот үлчәменә калдырмыйча тынычланмас, мөгаен. Йорт телефоны һәм кесә телефоны арасында аермалык нинди булса, компьютер белән ноутбук арасында да аерма шундый. Күчмәлек — бик уңайлы һәм кирәкле нәрсә. Моннан берничә ел элек ноутбуклар компьютерга караганда ике тапкыр кыйммәтрәк тора иде. Аны алу җиңел машина алу кебек булган. Бүген исә алар арзанайганнан-арзаная. Хәзер ноутбук үзенең компьютер аналогыннан бераз гына кыйбатрак тора. Ноутбукны өйдә, эштә, мәктәптә, пляжда, кафеда — теләсә кайда эшләтергә була. Бу бер караганда экономия дә. Әйтик, кемгә дә булса эштә һәм өйдә аерым ике компьютер кирәк булыр иде. Ноутбукның «минуслары»: |
Иң күп укылган
|