поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

НАСЫЙБУЛЛИН МӘГЪСҮМ

(1925-2009)

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның Кукмара районы Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан "coң, ике ел Кукмара МТСының трактор отрядында көйләүче булып эшли, аннары бер ел шул ук районның Сазтамак авылы башлангыч мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның сентябрендә М. Насыйбуллин Совет Армиясе сафларына алына. Башта ул хәрби аэродромда хезмәт итә, аннан, алты айлык хәрби мәктәпне тәмамлагач, кече командир сыйфатында хәрәкәттәге армиягә җибәрелә. Литва ССРны азат итү һәм Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг өчен барган сугышларда катнаша. Армиядә чагында (февраль, 1947) КПСС сафларына керә. 1947 елның июлендә армиядән кайткач, М. Насыйбуллин Сьердловск шәһәрендә икееллык кичке юридик мәктәпне, аннан юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый һәм, Свердловск өлкәсенең Кировград, Югары Тавда шәһәрләрендә— прокурор ярдәмчесе, шул ук өлкәнең Серов, Богданович һәы Сажино районнарында прокурор булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1959 елда ул шулай ук Свердловск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1962—1970 елларда М. Насыйбуллин башта Казакъстан ССРның Күкчәтау өлкәсе прокуратурасында, соңыннан Башкортстан АССР прокуратурасында бүлек прокуроры вазифаларын башкара. 1970—1981 елларда ул Татарстан республика прокуратурасында эшли. Очеркист буларак, М. Насыйбуллинның исеме матбугатта илленче елларда күренә башлый. Гаделлек сагында торучы милиция, прокуратура, суд хезмәткәрләренең катлаулы эшләрен тасвирлаган күп санлы очерклары һәм китаплары белән ул татар әдәбиятындагы документаль проза жанрына яңа темалар, яңа геройлар алып килде. Аның «Конец опасной тропы» дигән беренче китабы русча 1968 елда, «Юрист язмалары» исемле икенче китабы 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә. Аннан, Казанга күчеп килгәч, бер-бер артлы «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел» кебек китап һәм повестьлары басыла. Хокук һәм тикшерү органнарында эшләүче кешеләрнең авыр һәм тынгысыз хезмәт атмосферасын белеп, җентекләп тасвирлау өстенә, ул үзенең әсәрләрендә тормышта очраган җинаять күренешләренең сәбәпләре һәм социаль тамырлары турында да сүз алып бара, социалистик закончалыкны саклауда, теге яки бу шәхесне тәрбияләүдә һәр совет кешесе үзен җаваплы итеп сизәргә тиешлеген искәртә. М. Насыйбуллинның «Алтын алка» һәм «Ярканат» повестьлары милиция тормышына багышланган әсәрләр буенча 1980, 1982 елларда уздырылган республика конкурсында беренче һәм икенче премияләргә лаек булды. Авторның аерым очерк һәм документаль хикәяләре шулай ук «Үрләр дәшә» (1973), «Түбән Кама—яшьлек шәһәре» (1974), «Аек бул, заманга лаек бул» (1974), «Чем живешь, подросток?» (1981), «Әгәр коммунист икәнсең> (1982) һәм башка күмәк җыентыкларда да урын алган. М. Насыйбуллин— 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»