поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МУСИН ФЛҮН

(1939–2009)

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Флүн Мөслах улы Мусин 1939 елның 23 февралендә Татарстанның Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч мәктәпне, күрше Күбәк авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957–1962 елларда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Университеттан соң Татарстанга кайтып, бер ел чамасы Казанда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында була, ә 1963 елның маеннан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан – Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) әүвәл – кече, аннары – өлкән фәнни хезмәткәр, хәзерге көндә баш фәнни хезмәткәр булып эшли. 1969 елда «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык, 1983 елда М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында «Татар совет прозасында сәнгатьлелек тәҗрибәсенең күчемле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклый, 1993 елда профессорлык дәрәҗәсен ала. 1987–1999 елларда институтның әдәбият белеме бүлеген җитәкли.

Ф.Мусинның әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлана. Аның тәнкыйди һәм фәнни мәкаләләре республика матбугатында гына түгел, «Правда», «Литературная газета», «Октябрь», «Дружба народов», «Вопросы литературы» кебек үзәк газета-журналларда да басылалар. Галим-тәнкыйтьченең татар әдәбияты тарихын һәм җанлы әдәби процессны максатчан өйрәнү-тикшеренү нәтиҗәсендә барлыкка килгән «Заман сулышын тоеп» (1967), «Тормыш сынавы аша» (1969), «Тарих һәм заман» (1974), «Тормыш координаталары буенча» («По координатам жизни», 1976), «Чорлар багланышы» («Связь времен», 1979), «Чор белән аваздаш» (1983), «Көмеш көзге» (1989) исемле татарча һәм русча китаплары, күренекле татар прозаигы Атилла Расих иҗатына багышланган «Тормыш үзәненнән» монографиясе (1987) фактик материалга бай эчтәлекле, татар әдәбиятының, аерым алганда, проза жанрының үсеш тенденцияләрен, сыйфат үзенчәлекләрен, көчле һәм көчсез якларын конкрет әсәрләр мисалында җентекләп анализланган җитди хезмәтләр буларак кабул ителәләр.

Алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның баш редколлегиясе әгъзасы һәм авторларыннан берсе буларак, Ф.Мусин әлеге фундаменталь хезмәтне басмага әзерләүдә якыннан торып катнаша, аның икенче, дүртенче һәм бишенче томнарындагы гомум әдәби хәрәкәткә һәм аерым әдипләр иҗатына багышланган бүлекләрне яза. Әлеге күптомлыкның алтынчы томында исә ул аның фәнни җитәкчесе һәм төп авторларыннан берсе булып тора. Моннан тыш Ф.Мусин рус телендә дөнья күргән «История татарской литературы нового времени (XIX–начало XX века)» дигән коллектив хезмәтнең (2003) редколлегия әгъзасы һәм авторларыннан берсе. Хәзерге вакытта ул XX йөз татар әдәбияты тарихын яңартып язу эшендә автор һәм редактор буларак катнаша.

Ф.Мусин фәнни кадрлар әзерләү эшендә дә катнашып килә. Аның җитәкчелегендә уннан артык фән кандидаты әзерләнә. Бер үк вакытта ул бу эшкә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы һәм Казан дәүләт университетындагы диссертацияләр яклау советлары әгъзасы буларак та үз өлешен кертә.

Профессор Ф.Мусин фәнни-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнеп килә. Төрле вакытларда Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында татар әдәбияты буенча лекцияләр укый. Дәреслекләр язу эшендә дә катнаша.

Узган гасырның сиксәненче еллары уртасыннан илдә башланган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, бигрәк тә СССР дигән империя җимерелеп, бөтен рухи тормышны буып торган коммунизм идеологиясенең сәхнәдән төшүе, сүзгә-фикергә ирек бирелүе, элегрәк идеология тарафыннан читкә кагылган, зарарлы дип исәпләнгән рухи-мәдәни мирасның, милли казанышларның халыкка кире кайтарылуы әдәбият белгечләре алдына үткәндәге һәм агымдагы әдәби-мәдәни күренешләрне яңача, тарихи-милли чагылышында өйрәнү бурычын куя. Ф.Мусин, әдәбият тарихчысы сыйфатында, бу юлда да башлап йөрүчеләрнең берсе булып мәйданга чыга.

Ул бигрәк тә Г.Исхакыйны «реабилитацияләү» һәм аның мирасын туган иленә кайтару эшендә актив катнаша. Беренче чиратта шушы максатта 1987 елда ИЯЛИдә аның инициативасы белән дә төзелгән рухи мирас комиссиясе рәисе, 1991 елдан татар «Мирас» фонды президенты, шул ук елда җәмәгать башлангычы тәртибендә чыгарыла башлаган «Мирас» журналының беренче баш мөхәррире була. Әлеге фонд җитәкчесе сыйфатында Ф.Мусин Г.Исхакыйның «Зиндан» исемле беренче сайланма әсәрләрен чыгаруны оештыруда, әдипнең унбиш томлык әсәрләрен әзерләп бастыру мәсьәләсен хәл итүдә актив катнаша һәм ул булачак күптомлыкның хөкүмәт карары белән расланган Баш редколлегиясе рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Ф.Мусин Г.Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә үзенең «Гаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (1998), «Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты» (1998) монографияләрен һәм күпсанлы мәкаләләрен багышлый. Аларда ул кайбер гомумметодик мәсьәләләргә дә туктала, аерым алганда, хәзер гомумән әдәбиятны өйрәнүдә тарихилык һәм милли максатчанлык принципларына игътибарны арттыру кирәклеген искәртә. «Татар әдәбиятының хәзерге этаптагы үсеше мәсьәләләре» дигән монографиясендә исә (1998) заман әдәбиятының мөһим мәсьәләләрен яктырта.

Ф.Мусин җитәкләгән татар «Мирас» фонды беренчеләрдән булып төрле җирләргә таралган татарларның Бөтендөнья корылтаен үткәрү идеясен күтәреп чыга. Шунлыктан ул 1992 елда Беренче Бөтендөнья татар конгрессын әзерләү буенча республика оештыру комитеты составына кертелә, ә конгрессның үзендә аның Башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. Конгресс эшендә алга таба да актив катнашып килә.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1991), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995).

Ул 2009 елның 22 сентябрендә вафат була, Киндерле мөселман зиратында җирләнә.

Ф.Мусин – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заман сулышын тоеп: бүгенге әдәбиятыбыз турында / соавт. З.Мәҗитов, Б.Гыйззәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 204 б. – 4000 д.
Тормыш сынавы аша: соңгы еллар татар прозасы турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 214 б. – 1500 д.
Тарих һәм заман: соңгы еллар татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 191 б. – 1500 д.
Чор белән аваздаш: әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 240 б. – 2000 д.
Тормыш үзәненнән: Атилла Расих иҗаты турында монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 104 б. – 1000 д.
Көмеш көзге: әдәби-тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 1500 д.
Гаяз Исхакый: тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 191 б. – 3000 д.
Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия / соавт. З.Хәбибуллина, Ә.Закирҗанов. – Казан: Мәгариф, 2006. – 461 б. – 21500 д.

* * *
По координатам жизни: размышления о современной татарской прозе. – М.: Современник, 1976. – 206 с. – 7000 экз.
Связь времен: об историзме современной татарской прозы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 224 с. – 3500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сверигин Р. Чорлар бәйләнеше // Соц. Татарстан. – 1980. – 16 апр.
Галимуллин Ф. Әдипне кайтару юлында // Мирас. – 1998. – № 11. – 155–158 б.
Бәдигый Х. Тауга менү // Шәһри Казан. – 1999. – 12 февр.
Трофимова С. Исхакый рухын терелтүче! // Мирас. – 1999. – № 7. – 134–136 б.
Ханзафаров Н. Танылган галим // Казан утлары. – 1999. – № 2. – 185–187 б.
Әшрәфҗанов Х. Институтның йөзек кашы // Мирас. – 1999. – № 10. – 73–76 б.
Сәхапов Ә. Исхакыйлар кавемендәге зат // Шәһри Казан. – 2000. – 31 март.
* * *
Рамазанов Г. Связь времен // Лит. газета. – 1977. – 23 февр.
Ахунзянов И. История и современность // Сов. Татария. – 1977. – 5 мая.
Нигматуллин Э. Направление поиска // Сов. Татария. – 1980. – 16 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»