|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МИҢНУЛЛИН ФӘРВАЗ
(1934-1994)
Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Татарстан АССРның Арча районы Ишнарат авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1950 елга кадәр үз авылларындагы башлангыч һәм күрше Носы авылындагы җидееллык мәктәптә укый, аннары Арча педагогия училищесында (1950—1954) һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетынң татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954—1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959—1961 елларда Татарстан Язучылар союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961—1964 елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Культура министрлыгының сәнгатм бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елның январенда Ф. Миңнуллинны Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп сайлыйлар. 1978 елның январеннан ул Идарә председателенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә. Ул — 1978 елдан КПСС члены.
Ф. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвекъле, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятча итеп таныта. Хәзер ул — татар әдәбиятының җанлы процессында даими катнашучы, аның үсеш тенденцияләре, ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйтүче актив тәнкыйтьчеләрдән берсе. Ф. Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Әпсәләмовларның аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре, Р. Төхфәтуллин, М. Мәһдиев турындагы иҗат портретлары һәм, ниһаять, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән обзор характерындагы хезмәтләре үзләренең актуаль проблемаларны күтәрүләре, әһәмиятле теоретик күзәтүләре, гомумиләштерүләре һәм оригиналь фикерләре белән кызыклы. Ул —«Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1984) исемле китаплар авторы.
Ф. Миңнуллин гомуми белем мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәржемәсендә Герберт Уэллсның «Күренмәс кеше» («Человек-невидимка», 1979) һәм Джек Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты.
1984 елда Ф. Миңнуллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Ф. Миңнуллин—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Якты юллар: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 152 б. 2500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Тормышчанмы?— Кит.: Әгъзәмов Ф. Яшәү көче. Казан, 1977, 111—119 б.; шул ук мәкалә.—Соң. Татарстан, 1976, 4 янв.
Прозаның гражданлык йөзе: (Бүгенге прозада повесть жанры).— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 112 б. 2000. Тит. битенең эчке ягында: 1983.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986).
Аның турында
Харрас Әюп. Игелекле йөрәк
|
|