поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӨХӘММӘДИЕВ ЛЕНАР

Татарстан язучылар бергенең интернетта үз сәхифәсе барлыкка килде

Татарстан язучылар бергенең интернетта үз сәхифәсе барлыкка килде. Әмма йөзе, беренче бит урыс телендә ачыла.

Ярты ел элек Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе вазифаларына керешкән Рәфис Корбанның беренче уңышлары күренә башлады. Шушы көннәрдә пәрәвездә оешманың рәсми сайты пәйда булды. Киләчәктә аны даими рәвештә тулыландырып торырга ниятлиләр. Сайтның адресы - www.sptatar.ru.

Моңа кадәр татар әдәбияты заманча технологияләр белән дуслашырга ашыкмады. Бәлки, язучыларның күпчелеге олы буын кешеләре булгангамы, яисә ихтыяҗ юклыктанмы, күпләр бу адымга бармады. Татар язучылары интернетны, әсбапларны, электрон китапларны тулысынча инкяр итеп, кәгазьгә игътибар бирүне кулай күрә иде. Берничә урта һәм яшь буын язучыларыннан тыш, пәрәвездә татарча әсәрләрне табу күпләр өчен шактый авыр.

Бу хакта яшьләр гел әйтеп килә иде. Мәсәлән, бер яшь язучы һәм драматург Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә пәрәвезгә чыгуны замана таләбе дип атады. Соңгы корылтайда да шулай ук ошбу мәсьәләгә тукталдылар. Язучылар каршында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каләм осталарына интернет киңлекләрендә сайтлар, блоглар булдырырга киңәш иткән иде.

Ул вакытта язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Миңнеханов тәкъдимен уңай кабул итте. Хәзер менә эшкә керешкән. Ул язучыларның халык белән аралашып торачагына өметләнә. Рәфис Корбан белдерүенчә, сайтның максаты укучыларны мәгълүматлаштырудан гыйбарәт.

“Хәзерге заман сулышы белән яши торган һәр оешманың сайты булырга тиеш. Язучыларның бигрәк тә! Язучылар алар безнең милләтне кайгыртып иҗат итәләр. Шуңа күрә сайт аша аларның нәрсә уйлап яшәүләре, борчулары ирешелеп торырга тиеш. Сайт беренче чиратта мәгълүмат алу чыганагы булып тора”, диде Рәфис Корбан. 

Киләчәктә сайт кысаларында интернет-кибет тә ачылыр дип көтелә. Шулай ук электрон китапларны да аннан алып булачак.

“Әле бу сайтның башы гына. Тиздән сайтта интернет-кибет, электрон китапханә булдырырга ниятлибез. Укучы үзенә кирәкле китапны безнең сайт аша эзләп таба алачак дип уйлыйм. Бүген интернетның мөмкинлекләре галәмәт күп. Шуңа күрә үзебезнең эшчәнлекне күрсәтү өчен бөтен ысулларны файдаланырга ниятлибез. Китапларны акчалата гына түгел, ә ирекле рәвештә тарату ысуллары да булыр. Гомумән алганда, замана таләпләренә туры китереп эшләнелгән сайт булачак”, ди җитәкче.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлегә сайтның рәвеше әллә ни мактанырлык түгел һәм киләчәге өметле күренми. Беренчедән, аның адресы шик уята. Sptatar.ru адресында урнашуы ук “Союз писателей Татарстана” дигәнгә ачыктан-ачык ишарәли. Язучылар берлегенең күпчелеген татарлар тәшкил иткән оешма өчен үзләрен “Союз писателей Татарстана” дип таныштыру татар җанлы укучыларга бик ошамаска да мөмкин.

Бәлки сайт эшләнелеп бетмәгәнгәдер, сайтка керүгә үк безне урысча зур итеп язылган “Союз писателей Татарстана” дигән язу каршы ала. Түбәнгәрәк карасак, “Главная”, “Новости”, “Члены СП РТ”, “Литжизнь”, “Литафиша” һәм башка туган телдә язылмаган бүлекчәләргә тап буласың.

Рафис Корбан сайтның бу рәвешен үзенчә аңлата. Аның сүзләренчә, сайт ясалганда татар телен белмәгән яшьләр дә исәпкә алынган. Шуңа күрә урысча бүлекчәләр эчендә татарча мәгълүмат ята.

“Хәзерге яшьләр барыбер урыс телен актив кулланалар. Урыс теле бит инде ул республикада да, Русиядә дә халыкара, милләтара аралашу теле булып санала. Шуңа күрә түрәләр дә сайтның татарчасын ачмаячаклар да, укымаячаклар да. Аларның фикерләүләре дә урысча бит. Берәр нинди киңәшмә барганда, итәгатьне саклап башта “Хөрмәтле дуслар” дип татарча әйтү еш күзәтелә”, дип аңлатты бу мәсьәләне язучылар берлеге рәисе.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин интернетның зарары да, файдасы да булырга мөмкин ди.

“Интернет ул безнең дустыбыз да, шул ук вакытта конкурент та, чөнки рухи таянычыбыз һәм юлдашыбыз булган басма китаптан аерыласы килми. Ләкин замананың таләпләренә буйсынмыйча да булмый, шуңа күрә мин үзем икесенә дә игътибарны тигез бүлеп бирергә кирәк дип саныйм. Әлегә язучылар берлеге сайтын күрмәдем. Безнең үзебезнең журналның да сайты бар бит. Бәлки алар бер-берсен тулыландырып торырлар”, дип саный шагыйрь. Равил Фәйзуллин шәхсән үзе китап вариантын сайлый, чөнки кәгазь басма мәңгелек дигән фикердә. 

“Беренчедән, интернет бит ул санакка, электрга тоташкан әйбер Ә китап ул гомерлек юлдаш. Аны үзең белән йөртеп, ерак юлларга алып, теләсә кайда укып була. Минем фикеремчә, интернет яхшы, әмма китапны алыштыра алмый”, ди Равил Фәйзуллин.

Ленар Мөхәммәдиев
Азатлык 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»