Эльвира Исламова Татарстанның Мөслим районы Баланны авылында туып үскән.
Бал шифасы
Һәй, тагын булмады бит әле бу! Зәңгәргә буялган капкадан күрше кызы күренгән генә иде, әтисе чакыргач бөтен эш бозылды да куйды. Хәзер кереп китәсе була инде.Чәченә алсу бантиклар куйган матур Фаягөл белән тагын очрашып булмады. Бер генә күрәсе килгән иде, бит очлары чокырайсын өчен шаян сүз әйтеп эндәшәсе, елмайганда биешкән сипкелләренә бер генә күз саласы килгән иде. Кабат чыкканчы капка төбендә тормас инде, кире кереп китәр. Каян хәзер карарга булдылар шул умартаны?! Әтиләре урманга баргач күч җыеп кайткан да, инде менә шул бал кортларын ояга япмакчылар. Сигезенче умарта утыртырга исәпләре.
Бал тәмлелеккә тәмле инде анысы, сүз дә юк. Әсма әбиләре: "Улым, бал ашагыз, җитмеш төрле сырхауга дәва."- ди. Туксанны түгәрәкләп баручы әбигә күз генә тимәсен. Тик, мәшәкате бик күп икән шул корт тәрбияләүнең. Ямьле матур җәй көннәрендә тыз - быз очып йөргән бал кортларын күзәтергә ярата Алмаз. Иртә таңнан кичкә кадәр хезмәттә алар. Каян чамалап очалар диген, барысы да бер якка юл ала. Һич ялгышмый төп йортны табып кире дә кайталар. Укыганы бар, 1 килограмм бал җыю өчен 30 мең умарта корты 75 мең чәчкәгә куна, 40 мең километр юл үтә икән. Ә канатларын секундына 500 мәртәбә җилпеп оча икән үзләре. Менә шулай бөртекләп, тырышып җыйган балда В 13, В 14 һәм тагын бик күп витаминнар бар икән. Әсма әби балны исеннән дә, төсеннән дә, тәменнән дә аера. "Болын балы төрле чәчкәләрдән җыела, тәме йомшак, сихәте күптөрле”, –ди. Люцерна чәчәге йозаклы, тик хәйләкәр кортлар ширбәтне чәчәкнең яныннан суырып җыялар. Ә кура җиләге балын корт гаиләсе кара көнгә ризык дип тутыра. Беренче кисеп алынган кәрәзләрдә шул бал. Юкә балы бик сихәтле, тәме йомшак,грипп булганда, тамак авыртканда, салкын тигәндә файдалы. Карабодай балы караңгы куе төстә, тәме әчкелт, тамакны яндырып дәвалый. Билчән балы бик тәмле, хуш исле. Сукыр кычытканныкы – йокысызлык һәм йөрәк авыруларын, көнбагыш балы ашказаны җәрәхәтен дәвалый.
Балның үзе генә түгел, прополис дип атала торган балавызы да, хәтта умарта һавасы да сихәтләндерү үзлегенә ия икән. Менә шуңа күрә бик яратып тәрбиялиләр дә инде әлеге "асыл кошны". Тик бер начар яклары да бар шул үзләренең – бик каты чагалар. Күзгә чак кына күренә торган без - укларын шундый итеп батыралар, "А - а - а ", дип кычкыруыңнан дөньялар куба.Авыртуы бер хәл, шешеп чыга бит әле ул! Күзе бөтенләй йомылып атналар буена урамга чыгарга оялып йөргәннәре бар Алмазның. Њткән атнада шулай булмадымени?! Әбисе үлән суына манчылган чүпрәк тә, салкын тимер дә куеп карады, булмый гына бит күзне ачып! Ә Фаягөлне күрәсе килә - ә -ә!
Инде менә урамга чыккан гына иде...
Бакчадан керүләренә Әсма әби чәй өстәленә чакырды. Алмазны кире чоланга дәшеп, кулына кечкенә банка белән бал тоттырды. "Улым, Фаягөлебез чирләп киткән икән бит, Фәния апаларыңа шушы балны гына кертеп чык әле"-, диде. Ну, мировой да инде Алмазның әбисе!