|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
ИНТЕРНЕТ
Бу сүзне телевидение, радио, көндәлек матбугат аша күпме ишеткәнебез, күргәнебез бар. Дөньяда миллионнарча компьютер бар. Алар үзара тоташкан. Хәзер уйлап карагыз: Җир шарыбызны нинди зур «үрмәкүч оясы» — пәрәвез каплаган икән бит! Дөрес, без аны күрә алмыйбыз. Әмма ул тормышта, дөньяның үсешендә, кешеләрне бер-берсенә якынайтуда бик әһәмиятле роль уйный. Интернетны тикмәгә генә «глобаль челтәр» димиләр. Европа һәм Азия, Америка һәм Австралия, Африка һәм Океания — барысы да бер үк челтәр белән уралган. Икенче яктан караганда, интернет ул — аерым дөнья. Безгә параллель дөнья. Аның үз шәһәрләре, кешеләре, кануннары, тарихы һәм традицияләре бар.
Җир шарындагы иң зур «үрмәкүч оясы»н, ягъни интернетны кем уйлап чыгарган? Мондый зур «пәрәвез»не кем «үрә» алган?
Компьютерлар борын заманнарда, патшалар хакимлек иткән чорда барлыкка килмәгән. Аларның тарихы әлегә зур түгел. Интернетның «яше» аннан да азрак. Тарих дәреслекләре буенча 1970 еллар башында СССР һәм АКШ мөнәсәбәтләре бик киеренке булганлыгын беләбез. Тарихчылар бу вакытны «салкын сугыш чоры» дип тә атый. Интернетның барлыкка килүе дә шушы чорга туры килә. Америкалылар корабларын, очкычларын, хәрби базаларын бер компьютер челтәренә тоташтырганнар. Шушы гамәлне интернет заманының башы дип санарга була. Дөрес, элек ул алай аталмаган. Безнең көнгә интернет килеп җиткәнче ARPANet, Ethernet кебек челтәрләр булган.
Хәзерге көндә күп кенә оешмалар, заводлар, кибетләр, банклар, мәктәпләр, хәтта аерым кешеләрнең интернетта үз сайтлары бар. Аларны тиз арада эзләп табу өчен, адреслар системасы булдырылган. Без адресны язабыз да нәкъ үзебез теләгән сайтка барып керәбез. Адресларны башкача доменнар дип тә атыйлар (дөрес, домен ул киңрәк төшенчә). Доменнар төрле дәрәҗәдә була. Иң югары дәрәҗәсе сайтның нинди дәүләткә караганлыгы буенча билгеләнә. Әйтик, Россиянең домены — ru. Шушында кергән сайтларны берләштереп, аны рунет диләр («рус интернеты» дигәннән алынган). Татнет дигән төшенчә дә бар (гәрчә Татарстанның әлегә үз домены булмаса да). Татар сайтлары, гадәттә, ru зонасында урын ала. Татар интернетчыларының күбесе Татарстанга да аерым домен булдыруны кирәк саный.
Интернетка тоташу өчен нәрсә кирәк? Беренче чиратта, компьютер, модем һәм телефон линиясе. Дөрес, хәзерге технологияләр модемсыз да пәрәвезгә тоташырга мөмкинлек бирә. Әмма моның өчен компьютерга аерым чыбык килергә тиеш. Болардан тыш, телефон компаниясе һәм провайдер турында мәгълүмат булырга тиеш. Провайдер — интернетка юл ачучы, безгә анда булу вакытын сатучы компания. Глобаль челтәргә тоташу — шактый четерекле эш. Беренче тапкыр моны сезгә таныш компьютерчыгыз эшләп бирә ала. Ә аннан соң инде үзегез теләгән чакта интернетка керә алырсыз.
|
|