поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВ ГАРӘФИ

(1921–1992)

Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә – Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г.Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының I съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М.Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938–1941 еллар арасында бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Аның хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте, яки Зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсен», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителә.

Язучы 1952 елда репрессияләнә.

Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларыннан башлап Г.Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең – кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турында әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалары, серләре белән таныштыра.

Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Г.Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә. Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм аларга карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.

Г.Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк С.Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Н.Кононенконың «Маленькие испанцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Дж. Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.

Ул 1992 елның 15 апрелендә вафат була.

Г.Хәсәнов – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Унике матур: хикәяләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 128 б. – 12000 д.
Җирем-суым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110 б. – 11000 д.
Чү! Сайрар кошым оя тибә...: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 6500 д.
Кошларым – дусларым: парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 71 б. – 15000 д.
Җир ул уртак йортыбыз: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 352 б. – 7000 д.
Елның дүрт фасылы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 30000 д.
Табигать могҗизалары: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 128 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуруллин В. Барыбыз өчен дә кирәкле китап // Казан утлары. – 1973. – № 10. – 179–181 б.
Бәширов Г. Игелекле иҗат // Казан утлары. – 1981. – № 6. – 186–188 б.
Хәким С. Яшьлек дусты // Татарстан яшьләре. – 1981. – 11 июнь.
Сәхапов Ә. Табигать исеменнән // Казан утлары. – 1982. – № 8. – 156–157 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»