поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Гыйнвар
  • Дамир Гыйсметдин - язучы
  • Инсаф Абдулла - журналист
  • Борис Вайнер - балалар язучысы
  • Эльмира Кәлимуллина - җырчы
  • Нәҗибә Ихсанова (1938-2021) - актриса
  • Геннадий Прытков - актер
  • Риф Хәйретдинов (1935-2007) - тарихчы
  • Галия Әхмәтова (1954-2015) - язучы
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘТҖАНОВ РОБЕРТ

(1935–2008)

Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә район партия оешмасы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1942 елның салкын кышында әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов 1943 елның маенда сугышта һәлак була), җиде яшьлек Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә – шулай ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына әйләнеп кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы – башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы – җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954–1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә – әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларга языша, шигырьләрен бастыра, ә 1958 елда инде Татарстан китап нәшриятында студент егетнең «Беренче яз» исемле тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1959–1960 уку елында Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Җәмәле (Три Протока) авылының сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Биредә шагыйрь Әстерхан (нугай) татарларының халык иҗатын, җирле фольклорны өйрәнә. Казанга кайткач, Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961–1962) булып эшли. Актерлар белән аралашып, аларның иҗатын өйрәнеп, сәхнә йолдызлары турында очерклар иҗат итә. 1965–1998 еллар арасында Р.Әхмәтҗанов, кыска вакытлы яки озын тәнәфесләр ясый-ясый, көндәлек матбугат басмаларында – «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яңа аваз», «Заман-Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Р.Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте беренче нәүбәттә гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Шигъри форма өлкәсендәге тынгысыз эзләнүләре эзсез югалмый: татар поэзиясендә «Йолдызстан», «Таш аргамак», «Уйна, улым!», «Сәхипҗамал» кебек яңача нигезгә корылган, кыю метафоралар аша сынландырылган яңа поэмалар мәйданга килә. Шагыйрь үз иҗатында төрле метрик үлчәмнәрне кулланып, полифоник аһәң-яңгырашка омтыла. Бу яктан аның «Болгар фрагментлары», «Кар кеше», «Табигатькә җыр», «Сугышка экскурсия» әсәрләре аеруча игътибарга лаек. Иҗатының күтәрелеш еллары әсәрләре Роберт Әхмәтҗановның ярым мистик-фәлсәфи юнәлешле «жәяүле күбәләк» шигъри образы тирәсенә тупланалар. Табигать, туган ил, туган туфрак, бүгенге һәм мәңгелек мотивлар аның иҗатының төп нигезен тәшкил итә. Шагыйрь, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә иҗат итә. Ул татар поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертә («Таш елады», «Гармун турында баллада», «Яралы арыслан» һ.б.). Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар, күрәсең, композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итәдер. Халыкка мәгълүм җырлардан «Саумы, Кояш!» (М.Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Кояшларың белән кил син миңа» (А.Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р.Еникеев музыкасы), «Минутларны ник саныйсың» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр.

1958–2005 еллар арасында Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар («Сабыйлар хоры», «Таң шәһәре» җыентыклары һ.б.). Татарстан китап нәшриятында басылган «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен Р.Әхмәтҗанов 2001 елны Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Шагыйрь 2008 елның 13 маенда Казанда вафат була.

Р.Әхмәтҗанов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Егерменче яз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 47 б. – 4000 д.
Гасырлар юлы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 48 б. – 4000 д.
Синең кояшың: шигырьләр һәм балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 60 б. – 4000 д.
Йолдызстан: шигырьләр, балладалар һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 95 б. – 7000 д.
Кызыл усаклар: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 62 б. – 5000 д.
Еллар яна: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 83 б. – 15000 д.
Сәгать суга: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 111 б. – 3000 д.
Идел-йорт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 160 б. – 3000 д.
Таң шәһәре: поэма һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 112 б. – 6000 д.
Олы юлның җилләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 4000 д.
Сабыйлар хоры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 16 б. – 2000 д.
Хәтер елгасы: шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 320 б. – 5000 д.
Гомер тирәге: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 240 б. – 3700 д.
Орчык җыры: шигырьләр, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 144 б. – 4000 д.
Җәяүле күбәләк: шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 416 б. – 3100 д.
Тургай тәрәзәсе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 294 б. – 3000 д.
Кичке кошлар: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 127 б. – 2000 д.
Җәяүле күбәләк: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Юныс. – Казан: Рухият, 2001. – 431 б. – 2000 д.
Татар иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.
Таш аргамак: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 304 б. – 2000 д.

* * *
Страна июнь: стихи / пер. с татар. – М.: Современник, 1976. – 78 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 156–158 б.
Кукушкин Р. Гомер китабының битләре // Казан утлары. – 1987. – № 1. – 175–185 б.
Гамбәр Н. Җәяүле күбәләк // Казан утлары. – 1995. – № 4. – 87–88 б.
Хәлим А. Шагыйрьнең гомер олаулары // Мәдәни җомга. – 1998. – 3 июль.
Юныс М. Альбатрос язмышы // Казан утлары. – 1999. – № 9. – 134–145 б.
Нигъмәти И. Шигъри әнкәнең сөекле улы // Шәһри Казан. – 2001. – 2 март.
Әхмәтҗанов М. Якты юраулар шагыйре // Мәдәни җомга. – 2001. – 30 март.
Садә Г. Төннәрне көннәр җиңә // Мәгърифәт. – 2001. – 14 апр.
Рәшит Ә. Каләм очында затлы сүз // Ватаным Татарстан. – 2001. – 20 апр.
Зөлфәт. Шул шагыйрьнеңме бүләккә хаккы юк? // Татарстан яшьләре. – 2001. – 24 апр.
Сибат Р. Чык тамчысына сыйган дөнья // Шәһри Казан. – 2003. – 4 нояб.
Батулла Р. Күпер // Ватаным Татарстан. – 2004. – 30 гыйнв.
Әхмәтҗанов М. Татарга уянырга вакыт // Шәһри Казан. – 2004. – 3 сент.
Вәлиев Н., Салихов Р. Роберт Әхмәтҗанов // Н.Вәлиев, Р.Салихов. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ, 2005. – 46–51 б.
Гыйльманов Г. Мәңгелек романтика // Мәгърифәт. – 2005. – 2 апр.
Гадел Ә. Халык үз бөеген зурлады // Шәһри Казан. – 2005. – 15 апр.
Галиев М. Гомер учагы // Казан утлары. – 2005. – № 4. – 146–156 б.
Вәлиулла И. «Романтика – йөрәк канатлары...» // И.Вәлиулла. Һәр шагыйрь – бер дәрья... – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 76–89 б.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar