|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГЫЙЛӘҖЕВ ИЛДУСШагыйрь Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда – Урсай җидееллык, 1965 елда Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында хәрби хезмәттә була. Армиядән кайтып, 1972–1974 еллар дәвамында Азнакай районы Карамалы авылында партоешма һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәннән соң, ике ел КПССның Азнакай район комитетында парткабинет мөдире вазифаларын башкара. И.Гыйләҗевнең шуннан соңгы хезмәт юлы шул ук райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү вазифалары белән бәйле: егерме ике ел буена ул Балтач, Чалпы, Чемодур, Туйкә авылларында колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт «Актүбәнефть» идарәсе җитәкчесенең авыл хуҗалыгын үстерү буенча урынбасар булып эшләгәннән соң, 1990–1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында секретарь, икенче секретарь вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен үз вакытында ВДНХның көмеш медале, 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1986 елда СССР Министрлар Советының махсус премиясенә лаек була. Ул – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1985–1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты. Хәзерге вакытта төп яшәү урыны – Азнакай районының Туйкә авылында. |
Иң күп укылган
|