поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ГЕОКЭШИНГ

Интернет һәм югары технологияләр яшьләр арасында яңа юнәлешләр, субкультуралар, уеннар тудыра. Флэшмоберлар, толкинистлар, башка шөгыль тарафдарлары үзләренә тиң кардәшләрне нәкъ менә интернет аша табалар. Россия интернетчылары арасында геокэшинг уены әле танылып кына килә. Әмма аның кызыклыгы һәм оригинальлеге күп яшьләрнең игътибарын җәлеп итте.

Хәзинә табу хыялы, мөгаен, һәр кеше күңелендә балачактан ук яшәп киләдер. Алтын һәм көмеш тулы сандыклар турында ничәмә-ничә китап язылды, фильм төшерелгән. Геокэшинг уенының асылы — хәзинә табу. Әлбәттә, сүз алтын-көмеш турында бармый. Геокэшинг тарафдарлары, тартма хәтле контейнерга төрле кирәк-яраклар тутырып, аны җиргә күмеп куялар. Хәзинә шул була инде. Күмелгән урынның координатлары интернет сайтта хәбәр ителә.

Хәзинәне табу өчен, спутник аша эшләүче GPS җиһазы кирәк. Бу нәрсә ярдәмендә Җир шарындагы теләсә нинди ноктаны бик тиз табарга була. Ялгышлык дәрәҗәсе берничә метр булырга мөмкин. Кайбер очракта төгәлрәк мәгълүмат булсын өчен, сайтта «зур имән астында», «елгадан ике метр» дип тә язып куялар. Хәзинә табасы килгән кешегә, GPS җиһазын кулга тотып, юлга чыгасы кала. Бу җиһазның иң арзан дигәне 4 мең сум тирәсе. Уенның шартлары буенча, хәзинәне тапкан кеше контейнерда тамгасын куярга һәм шундагы берәр әйберне үзенә алып, икенче әйберне калдырырга мөмкин.

Әлеге уен Америкадан килә. Башта GPS системасын бары тик хәрби максатларда кулланалар. Аннары, бу навигация коралы киң җәмәгатьчелеккә чыккач, бер американлы шушы уенны интернет кулланучыларга тәкъдим итә. Бүгенге көндә геокэшинг 177 дәүләттә бар. Җир шарында барлыгы ун меңнән артык хәзинә яшерелгән дип исәпләнә. Россиягә геокэшинг 2002 елда килгән. Беренче хәзинәләр Мәскәү өлкәсендә яшерелгән булган. Бездәге геокэшинг үзенчәлекле. Хәзинәләрне бары тик мәдәни, географик, тарихи әһәмияткә ия булган җирләргә урнаштыралар. Бер яктан шушы контейнерны эзлисең, икенче яктан үзең өчен кызыклы экскурсия була.

Татарстанда мәдәни, географик, тарихи урыннар бихисап. Алга таба алар да геокэшинг нокталарына әверелер. Ә бүгенге көндә Татарстан территориясендәге бердәнбер хәзинә Раифа чиркәве тирәсендә яшерелгән булган. Интернеттагы www.geocaching.ru сайтында аның координатлары бирелгән. Шушы ук сайттан алынган мәгълүматка караганда, контейнер эчендә төрле уенчыклар, брелок, Казан картасы, тәгәрмәч ачкычы, каләм, зажигалка кебек кирәкле әйберләр бар.

«Азатлык» радиосыннан программалаучы Булат Фәйзуллин һәм журналист Рәфис Җәмдихан, иренмичә Раифага барып, хәзинәне эзләп тапканнар. Контейнер авып яткан зур агач астына яшерелгән булган. GPS системасы алдамый. Шулай да 15 минутлап эзләргә туры килә. «Моңарчы бу хәзинәне берәү дә ачып карамаган, без беренче булдык», — ди Рәфис. Егетләр контейнердан истәлеккә брелок алып, «Азатлык» радиосы чыгарган компакт-диск һәм открытка калдырганнар. Хәзер үзләре дә бер хәзинә яшерергә җыенып йөриләр. Барып чыкса, Татарстанда геокэшинг уенына мөкиббән яшьләр тагын да артачак.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»