поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАЗИЗОВ РАФАИЛ

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унберь-еллык уку йортына әйләнгәч тә, Р. Газизов бүгенгә кадәр әлеге мәктәпнең директоры вазифаларын башкаруын дәвам иттерә. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул — сигез китап авторы, туларның бишесе шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала. В. Имамовның «Үзебезнең урам малайлары» дигән кереш мәкаләсеннән тыш, бу китап ахырында шулай ук Р. Газизов иҗатына багышланган башка материаллар — Зөлфәтнең «Шагыйранә иркен сулыш», Р. Шәрәфиевнең «Шагыйрь күңеле серле дөнья», Л. Минһаҗеваның «Хаталар да булмаса...», Айдар Хәлимнең «Кайда син, Рафаил?» исемле мәкаләләре дә урнаштырылган. Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу — болар шагыйрь иҗатының төп-үзәк агымын тәшкил итә.

Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бөре керфекләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 — 636.- 1200.
Җиләкле алан: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1988 — 32 б.— 10 000.
Чөгендер хикмәтләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр 1990.— 32 б.— 10 000.
Хат: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.— 95 б.— 4000.
Түбән оч малайлары: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр 1998.— 1286.— 4000.
Кичер, кичерә алсаң...: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр., 1998.—159 б.— 3000.
Ак болыт: Чәчмә әсәрләр, шигырьләр.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2003.— 224 б.— 1000.
Бүләгем: Шигырьләр.—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003 — 48 б -3000.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ләйлә Минһаҗева. Хаталар да булмаса
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Шагыйрь күңеле - серле дөнья
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хыял күкләрендә ак болыт
Миңнуллин Р. Табигать баласы // Соц. Татарстан. — 1983. — 3 март. Әгъләмов М. Ачык дәрес бирә... шагыйрь // Яшь ленинчы.— 1988.— 12 окт. Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса... // Казан утлары. — 2000. — № 3.— 142—144 б. Хәлим А. Кайда син, Рафаил? // Мәдәни җомга. — 2001. — 14 дек. Гадел Ә. Шагыйрь күңеленең биеклеге// Татарстан хәбәрләре.— 2002.— № 5.

Иҗаты турыңда кайбер фикерләр

Халыкның аһәңе, җыр сулышы — әнә шулар тарта аны шигъри сүзгә, әнә шулар моңландыра, уйландыра.

Минем үземне иң әүвәле Рафаил Газизовның шигырьләрендәге образлар сискәндерде. Бераз сәеррәк тә, яшь Есенинны да хәтерләтә... Әмма — сокландыра! Табигать дөньясын чын авыл баласы гына әнә шундый рәвештә әйтеп бирә аладыр!..
Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1985


Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык — инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Мин үзем дә — авылда аунап үскән малай, ләкин миңа шәһәр культурасы йоккан икән, мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны. Ике генә битлек хикәяләрендә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1998

...Моннан өч ел элек мин Казандагы китап кибетендә очраклы рәвештә генә синең «Кичер, кичерә алсаң...» дигән китабыңны алдым һәм анда шул исемдәге кечкенә повестеңны укып таң калган идем...

Рафаил Газиз — татар әдәбиятында сирәк дәрәҗәдә экспрессия, энергиягә ия булган тел чыганагы. Рафаилне укыганда сәер хәлгә таг буласың: укучы герой, образ артыннан түгел, хәтта алар хакында онытып, «Бу тагын нәрсә әйтер икән?» дип, язучының телә артыннан күзәтә, телен генә «укый» башлый. Тел чын мәгъБ=әсендә үзмаксатка әверелә. Телнең берничә генә сызыты белән ул күренеш һәм образ тудыра...
Айдар Хәлим шагыйрь, прозаик, публицист. 2001

Рафаил Гааизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга менә шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчыкллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хи! әяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң...», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыөтыклары пәйда булды, һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккаттырды.
Вахит Имамев, язучы, 2003

Mинем әдәбиятка килү юлларым

Туып, беришчә мең тапкыр керфек җемелдәтүгә, мин ятим калганмын. Өн тапкыр танкта яну, өч яшеннән тулы ятим килеш кагылып-сугылып үсү әтием Габделшәкүрнең гомерен кыска иткән — ул 33 яшендә гүр иясе булды.

Мин аның Германиядән алып кайткан сәгатьләрен, медальләрен чүкеч бе>ән төйгәнгә дә сүз әйтмәгән әтием. Орденнарына исә кулым җитмәгән.

Туган авьцвым Кече Кирмәндә ике йөздән артык чишмә челтери. Һәр адымда тарих аһәңе ишетелә торган таулар, зиратлар, елга буйлары... Монда туып-үсеп тә адәм рәтле кеше булмавың бик зур гөнаһтыр, минемчә, биредә шагыйрь булу мөмкинлеген дә Ходай мулдан биргәндер...

Мине «олы юлга» чыгаручыларым беркайчан да тырбайчылык белән шөгыльләнмәгән, тәкәбберлекне Ходайның иң зур гөнаһ санаганын белеп, һәрдаим тырышлык белән безгә белем биргән укытучыларым — Кече Кирмәннең мәчетләрдән оештырган догалы мәктәбе, Мамадышның 2 нче мәктәбе, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт педагогия институты булды. Әле хәзер дә утырып торган чагын күреп булмаган, безне үзенең яшәү рәвеше, булдыклылыгы белән тәрбияләгән газиз әнием исә һәрвакыт терәк булды.

Ятимлек мине мескен итмәде, киресенчә, һәр эшне үземә башкарырга, әмәлен табарга, имәндәй нык, тал кебек сыгылма булырга өйрәтте. Яшьтәшләрем арасында лидер итте, «Чапай» кушаматы чәпәде. Акыллы фикерләрне, киңәшләрне тыңлаган хәлдә, шуңадыр минем һәрнәрсәгә үз карашым бар, бу миңа тормышымда ышаныч бирә.

Мине йөзләр арасыннан күреп алып, проза китабыма кереш сүз язган олуг зат — Гариф ага Ахунов: «Дөньяда ике могҗиза бар: берсе Чишмә, икенчесе Әлифба дип»,— әйтә иде.

Мин укый белә башлаганнан бирле китапларны «су урынына эчтем», димәк, минем гомеремдә ике могҗиза бергә кушылды. Иң яраткан шагыйрем Такташ иде.

Алтынчы сыйныфта шагыйрь ярлыгын маңгайга ук чәпәп куйдылар. Шулай бервакыт, кара суыртулы каләмле ручкасын иптәш малайларына селтәп җибәреп, тегеләрнең йөзен чуарлаучы Илфат дустымның үзенә дә нык кына эләкте. Ул үкереп елап өенә кайтып китте дә, әнисе Галиябану апаны мәктәпкә алып төшеп, бар «авторитетын» югалтты. Бу вакыйгага багышлап гәзитә чыгардык. Шигыре, әлбәттә, минеке иде:

Үзе уйный, үзе елый,
Үзе кара чәчешә;
Үзенә кара чәчсәләр,
Әнисен алып төшә.

Мамадышта укыганда, район гәзитәсе каршында Шәйхи Маннур исемен йөртүче «Агымсу» иҗат берләшмәсе эшли иде. Мин анда күп йөри алмадым, чөнки мәктәп җыелма командасында шөгыльләнү, Арчага кадәр чаңгы ярышларына бару вакытны күп алгандыр, күрәсең. Ләкин язмаларым басыла килде.

Алты ел Казан университетында уку күп нәрсә бирде. Укуымны тәмамлап, шигырьләрем республика басмаларында күренгәли башлаган бер чорда, мине мәктәп директоры итеп тәгаенләделәр. Авылда яңа мәктәп салу эшенә тотындык. Миңа Мамадыш, Түбән Кама, Казан шәһәрләрен кат-кат урарга туры килде. Шигырь язу онытылды, «кәҗә маен» чыгардылар. План буенча 1980 елда гына төзелә башлыйсы 320 урынлы мәктәпне без, алты ел буена азапланып, Мәскәү олимпиадасы елына ачуга ирештек. Бу зур җиңү иде.

...1976 елда иде микән, без — Кәримулла абзый һәм мин — бензин пычкысы белән утын кисәбез, җәйге ял вакыты. Роза апа сулышына кабып йөгереп төшкән: «Ару-ару кунаклар килде, чакыралар»,— ди. Мендем, күрдем: райкомның икенче секретаре Ганиев Нәҗип Шәкүрович һәм тагын бер олпат абзый басып тора — ап-ак чәчле, үзе киң җилкәле. Нәҗип абый: «Менә Шәйхи Маннурның сине күрәсе килде. Бар, кабинетыңа кереп сөйләшәсезме, мин бакчаңны карый торам»,— диде дә алма бакчасына кереп китте.
Без икенче каттагы директор бүлмәсендә Шәйхелислам ага белән озак кына сөйләшеп утырдык. Инде бу вакыйгага утыз еллап вакыт үткән, тик шулай да кунак абзыйның усаллыгы тагын утыз елга җитәрлек әле. Истә калганнары болайрак булды:

— Нишләп шигырь язуыңны ташладың, энем?

Мин мәктәп салу турында нәрсәдер әйткән генә идем, абзыем сикереп үк торды:

— Син, нәрсә, үзеңнең мәктәп директоры булуың белән масаеп йөрисеңме әллә? Синең кебек директорлар республикада меңләгән алар, бүген үк урыныңа теләсә кемне куярга була. Безгә шагыйрьләр кирәк, татар халкына шагыйрь кирәк. Мин монда дүрт класс белемле авторлар белән азапланам, рәт чыкмасмы дип, ә син университет бетергән башың белән, минем иң зур өметем булган хәлдә, язуыңны ташладың. Их, сине...— дип, үкенечле көрсенеп, бүлмәдән чыгып, агач баскычны шыгырдатып төшә башлады.

Бүлмә ишеген бикләп кунаклар янына чыктым, кая барасың инде. Чәй эчәргә кыстыйм.

— Яңа мәктәбеңне ачканда,— диде Нәҗип ага кырыс кына. Алар шулай китеп бардылар.

Миңа Шәйхи аганың усаллыгы уңай тәэсир итмәде. Әйбәт кенә сөйләшкән булса, шуннан соң ук кабат яза башлаган булыр идем дип уйлыйм. Ләкин Шәйхелислам ага вафат булгач, намус якадан алды һәм шул ук көнне «Шагыйрь мәңгелеккә китеп бара...» дигән баллада яздырды. Мин бу кешегә, якташыма үземне мәңге бурычлы дип саныйм.

Алга таба — шигърияттә ат уйнатып караганда, миңа Зөлфәт бәяләп бетергесез ярдәм итте. Ул мине кешегә санады, аның белән аралашу мине үстерде, дәрт бирде, шигъриятне тоярга ярдәм итте.

Мине Мөхәммәт Мәһдиевнең шәкерте, аның кебек язасың дип, бик кирәкмәстән зурлыйлар. Ләкин мин беркемнән дә үрнәк алып язмыйм. Мин моңа үзем белән булган бер вакыйга аша да нык ышандым кебек.

«Ак болыт» повесте, әйтик, өч тәүлек эчендә язылды һәм һәр тәүлектә унсигезешәр сәгать өстәл янында утырдым. Ручка бармакка батып кереп төшми башлады. Өч тәүлек бернәрсә дә ашыйсы килмәде, бөтен җаным-тәнем янды-көйде. Бу 2002 елның 29—31 декабрьләре иде. Миңа яңа елда бу әсәрне Ходай Үзе бүләк итте.

Алга таба мин язаммы-юкмы, сау-сәламәт яшимме — барысы да Ходай кулында. Моны белгән хәлдә, мин Ходаемның мәрхәмәтенә өмет баглыйм. Иман белән иманлы әсәрләр язарга насыйп итсен дим. Амин!
2004

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.


 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»