Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан АССРның Азнакай районы Балтач авылында туган. 1964 елда Азнакайдагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү-монтаж идарәсендә эшли. 1965—1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли корган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда М. Галиев В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар союзының әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби сотрудник һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли. 1983 елның көзеннән ул — Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укучы.
Марсель Галиев поэзия һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның шигырьләре һәм хикәяләре җитмешенче еллар башында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре коллектив җыентыкка кертелә («Беренче карлыгачлар», 1972). 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алыналар. Поэзиясендә булсын, прозасында булсын, М. Галиев үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора. Бу сыйфатлар аның 1984 елны «Казан утлары» журналында (11 нче сан) басылып чыккан «Нигез» исемле яңа повестена да хас.
М. Галиев —1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Еллар чалымы: Шигырьләр. [Р. Фәйзуллин кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1979.—112 б. 3500. Рец.: Зөлкарнәев Ф.— Казан утлары, 1980, № 7, 174—176 б .; Низамиев Р.— Татарстан яшьләре, 1979, 22 май.
Ул чакта: Хикәя һәм повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 176 б. 15 000. Рец.: Хөсни Ф. Яшьлек — яшеллек кенә түгел!: Яшь талантларга кайгыртучанлык, таләпчәнлек.— Соц. Татарстан, 1976, 3 дек.; Вәлиев Р а з и л. Заман чакыра: Яшьләр прозасы турында уйлану.— Татарстан яшьләре, 1979, 17 февр.; Вәлиев М. Эчке матурлыкка бару.— Соц. Татарстан, 1980, 30 дек.; Галимуллин Ф. Яшьләр юлга чыга.— Казан утлары, 1981, № 8, 140—142 б.; Хөсни Ф. Уйланыр яклар бар...— Соц. Татарстан, 1979, 11 март.
Җиңәсем килде: [Хикәяләр. Кече яшьтәге мәкт. балаларына. Худож. И. Рәхимов] — Казан: Таткитнәшр., 1981.-32 б., ил. 13 000. Рец.: Әгъләмов М.— Казан утлары, 1982 № 9, 176 б.
Ерак урман авазы: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 232 б. 15000.
Ак рәсем: [Шигырьләр. Кече яшьтәге мәктәп балаларына].— Казан: Таткитнәшр., 1984—24 б., 10 000.
Апрель кызы: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.—94 б., 3000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Фәйзуллин Р. Марсель Галиев.— Казан утлары, 1980, № 8, 171 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)