|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ЧАТЯшьләр, гадәттә, кайда таныша? Урамда, берәр кичәдә, мәктәп дискотекасында, диярсез. Сез хаклы. Әмма соңгы елларда яшьләр арасында тагын бер танышу урыны модага керде. Ул да булса — интернет. Чат — интернетта реаль вакытта аралашырга мөмкинлек бирә торган хезмәт. Инглизчәдән алынган chat сүзе «гәпләшү» дигәнне аңлата. Авылда көтү куганда, каршы алганда кеше җыелып, «әкият сатып» торган урам чаты бардыр әле. Инглизләрдәге chat,та шуннан килеп чыкмаган микән дип шикләнәм. Һәрхәлдә, интернеттагы чатлар шул урам тыкрыгын хәтерләтә инде. Гадәттә, компьютерчы монда үз исемен ачмый. Исемне кушамат алыштыра. Аны башкача «ник» диләр. Кеше аны үзе уйлап таба. Менә www.chat.kazan.ru чатында аралашучы кайбер кешеләрнең никлары: Маугли, Шайтан-малай, Cool, Кызымка, Клон һ. б. Кызык бит! Телисең икән — исемеңне әйтәсең, теләмисең икән — серле «Мистер Х» булып каласың. |
Иң күп укылган
|