поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АКЧУРА ЙОСЫФ

(1876–1935)

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчура (Йосыф Хәсән улы Акчурин) – элекке Сембер губернасының Зөябаш бистәсендә сукно фабрикалары тоткан мәшһүр Акчуриннар токымыннан. Ул 1876 елның 29 ноябрендә туа. Бала чагында әнисе белән берлектә Истанбулга китә. Анда хәрби мәктәптә укып чыкканнан соң, Тралбистә (Триполи) офицер булып хезмәт итә. Солтан Хәмиткә каршы хәрәкәт иткән офицерлар төркеменә («Яшь төрекләр» оешмасына) катнашуда гаепләнеп, 1897 елда кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. 1900 елда, француз офицерлары ярдәмендә сөргеннән качып, Франциягә китә. Парижда Сорбонна университетының юридик факультетын тәмамлый. 1905 ел революциясе көннәрендә Казанга кайта. Гарәп, фарсы, госманлы, француз телләре өстенә, монда кайткач рус телен дә беркадәр үзләштерә. 1905 елның октябреннән чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасының фактик мөхәррире була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих, география фәннәре укыта. Бу турыда рус матбугатында «Мәдрәсәне тизлек белән русның урта мәктәпләре дәрәҗәсенә әйләндерә башлады» дигән сүз була. «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруда якыннан катнаша, татар милли азатлык хәрәкәтенең уң канаты җитәкчеләреннән берсе булып таныла. Русның кадетлар партиясе программасы тарафдары, аның Үзәк Комитетына әгъза итеп сайлана. 1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан кулга алына, шул сәбәпле кандидатурасы сайлау исемлегеннән төшеп кала. Сайлаулар үткәч, чыгарыла. Төрмәдә утырганда «Мәүкуфийәт хатирәләре» («Тоткынлык хатирәләре») дигән әсәрен яза. Әсәр 1907 елда Оренбургта аерым китап булып басылып чыга. Моннан тыш шул чорда аның «Голүм вә тарих», «Диндә иркенчелек» кебек публицистик брошюралары да дөнья күрә. «Шура» журналында, «Вакыт» газетасында актив языша. Язмаларында төрки халыкларның берлеге идеясен, төрекчелек фикерен алга сөрә.

Россиядә реакция чоры башлангач, 1908 елда, Й.Акчура яңадан Төркиягә китә.

Төркиядә Й.Акчура Истанбул шәһәрендә төпләнеп, журналистлык һәм актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам иттерә. Ул – 1911 елда Истанбулда чыга башлаган «Төрк йорды» исемле журналны нигезләүчеләрнең берсе, озак еллар аның мөхәррире вазифаларын үти; «Иттихад вә тәрәкъкый» («Бердәмлек һәм прогресс») партиясенең мәркәз комитетына әгъза итеп сайлана; Россиядә яшәүче төрки-татар халыклары хокукларын яклау комитеты, татар эмигрантлары ассоциациясе, «Төрк учагы» кебек җәмәгать һәм гыйльми оешмаларның башында тора. Егерменче-утызынчы елларда Мостафа Кәмал (Ататөрк) юлбашчылыгындагы төрек милли бәйсезлек көрәшендә якыннан катнашып, бу хәрәкәтнең күренекле идеологларыннан берсе булып таныла. 1923 елдан Төркия парламенты – Бөек Мәҗлес депутаты, президент Ататөркнең дәүләт киңәшчесе. Ул шулай ук югары уку йортларында иҗтимагый фәннәр укыта, күпсанлы гыйльми һәм публицистик хезмәтләрен яза («Тарихи-сәяси дәресләр», «Сәясәт вә икътисад», «Ауропа фикри җәрайәнләре» һ.б.). Аның аерым хезмәтләре француз телендә дә нәшер ителәләр.

Й.Акчура Истанбулда вафат була һәм шәһәрнең Әдернәкапы дигән зираты ихатасында күмелә.

(Соңгы мәгълүматлар 1986 елда Англиядәге Оксфорд университеты бастырып чыгарган «Джамалетдин Валидов. Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китапның инглизчә искәрмә-белешмәсеннән алынды.)

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дамелла Галимҗан әл-Баруди, төрҗемәи хәле. – Казан (?), 1904.
Өч тарыз вә сәясәт. – Каһирә (?), 1904.
Голүм вә тарих. – Казан (?), 1906.
Дин мөназараларында иркенчелек хакында. – Казан (?), 1906.
Тюркизм. – Истанбул (?), 1928.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нигъмәтуллин Э. Тоткынлыкта // Казан утлары. – 1998. – № 7. – 166–175 б.

* * *
Мухаметдинов Р. Зарождение и эволюция тюркизма. – Казань (?), 1996.
Татарские интеллектуалы: исторические портреты. – Казань (?), 2005.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»