|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Камал театры хәзер "Telegram"да да бар06.05.2016
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан театрлары арасыннан беренче булып, "Telegram" мессенджерында үзенең каналын ачты. Бүгеннән башлап Камал театрының иң мөһим яңалыкларын рәсми сайт www.kamalteatr.ru аша гына түгел, көндәлек дайджесттан да күзетеп барырга мөмкин. Аның өчен бары тик "Telegram" мессенджерында театрның рәсми каналына @kamalteatr га язылырга гына кирәк. Камал театры интернетның барлык социаль челтәрләрендә дә бар: «ВКонтакте» (@kamalteatr), Facebook (@kamalteatr), Twitter (@kamalteatri), Youtube (@kamalteatr), Instagram (@kamalteatr). Театр группаларына язылучылар саны көннән-көн арта, бүгенге көндә 20 меңнән артык кеше исәпләнә.
"Без заман тамашачысына уңайлыклар тудыру өчен һәрдаим актив эш алып барабыз: билетларны электрон сатуны үстерәбез, интернет-кибетне камилләштерәбез, социаль челтәрләрдәге вәкаләтләрне киңәйтәбез һ.б. «Telegram» мессенджерында театрның үз каналы ачылу – тамашачыга таба тагын бер адым ясау дип саныйм. Без көн саен тамашачыларыбызны театр афишасы белән таныштырып барачакбыз һәм мәдәни өлкәдәге иң мөһим яңалыклар хакында хәбәр итеп торачакбыз", - ди Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.
|
Иң күп укылган
|