|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Казанга Самара театры килә20.03.2016
11 һәм 12 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә М.Горький исемендәге Самара дәүләт Академия театры гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләр: «Завтра была война» ("Иртәгә сугыш иде") һәм «Странная миссис Сэвидж» ("Сәер Сэвидж ханым"). 11 апрель, 19:00, Б.Васильев «Иртәгә сугыш иде», 3 сәгать бара, 16+. Спектакльнең геройлары иртәгә сугыш башланачагын, гомерләренең инде бик аз калганлыгын әле белмиләр. Алар укытучылары белән бәхәсләшәләр, гашыйк булалалар, елыйлар, көләләр, шаяралар, ызгышалар - алар әле бөтенләй бала-чага кебек... Сыйныфта булган фаҗига, иртәгәге корбаннарга, батырлыкларга үзенчә әзерлек кебегрәк килеп чыга.
12 апрель, 19:00, Д.Патрик «Сәер Сэвидж ханым», 2 сәгать 20 минут бара, 16+.
«Сәер Сэвидж ханым» комедиясендә тамашачыларны искитмәле драматургия, авантюралар, нечкә юмор, тирән кешелеклелек, чиксез мәгънә, һәм иң мөһиме - үзенчәлекле персонажлар көтә.
Белешмә һәм билетлар алу: 8 (843) 293 03 74
|
Иң күп укылган
|