|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Журналистлар игътибарына!10.03.2016
Тиздән М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театрының 4-9 апрельдә Камал театрында үтәчәк юбилей гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Әлеге чара 16 мартта 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә (301 бүлмә) була. Катнашалар:
∙ Илфир Илшат улы Якупов – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры;
∙ Павел Леонидович Церемпилов – М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры директоры, Оренбург шәһәренең атказанаган мәдәният хезмәткәре;
∙ Мария Николаевна Рябцева – Оренбург театры сәнгать җитәкчесенең әдәби бүлек буенча ярдәмчесе;
∙ Максим Сергеевич Меденюк – театр артисты, гастрольләрдә уйналачак спектакльләрдә катнашучы.
Матбугат конференциясендә гастрольләргә бәйле фото-видео материаллар һәм спектакльләргә чакыру билетлары таратылачак.
Аккредитация: 8 927 446 45 42, 293 83 18, kamal.press@tatar.ru – Илшат Латыйпов (15 мартка кадәр).
Гастрольләр буенча өстәмә мәгълүмат - Казан: - +79870086660, Оренбург: (3532)776150.
|
Иң күп укылган
|